+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
4 апрель 2022, 06:15

Бәхет җирне яратудан башлана

Каланы салага алыштырган Айнур Гарифуллинның гаиләсе шуңа ачык мисал.

Бәхет җирне яратудан башланаБәхет җирне яратудан башлана
Бәхет җирне яратудан башлана

Үз эшенә бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып, җанын-тәнен биреп хезмәт итүче кешеләр соклану һәм хөрмәт хисе уята. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәте иң авырлардан санала. “Яшьләр хәзер күбрәк шәһәргә китү ягын карый, шәһәр мохитен үз итә”, дигән фикерләрне еш ишетергә туры килсә дә, авыл тормышын яратучы, аңа береккән, бәхетен шунда тапкан матур гаиләләр дә аз түгел Чакмагышта. Бүген авылда да тырышып, матур итеп дөнья көтеп була.
“Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы терлекчесе Айнур Гарифуллин – нәкъ шундыйлардан. Тормышын авылдан башка күз алдына да китерә алмаучы тырыш хезмәткәр дистә ел гомерен ярат­кан эшенә багышлаган.

Һәр авыл малае кебек үк, Айнур да кечкенәдән әти-әнисенең тырыш хезмәте үрнәгендә эшкә өйрәнеп, мал-туар арасында кайнашып, ярдәмләшеп үсә. Авылда терлек асрамыйча көн күрүне күз алдына китереп тә булмый. Мал-туарын да асрый, бакчасын да гөрләтеп үстерә аларның гаиләсе. Тату, тырыш гаиләдә Айнур – иң өлкәне. Сеңлесе Айсылу — күбрәк әнисенең ярдәмчесе. Кул арасына керә башлау белән үсмер егет бакчада, мал-туар арасында олы ярдәмче була. Балачактан техниканы да үз итә. Әтисе Илдус абыйның колхозда тракторчы булып намуслы эшләвенә инде 40 ел үткән. Еш кына ул улын үзе белән эшкә дә ала торган була. Малай әтисен кызыксынып күзәтә, эшкә өйрәнә.

– 12-13 яшьтән эскерт өеп, җилдертеп тракторда йөреп үскән авыл малае мин. Җир сөрә идем, әтигә ярдәмләшеп, гел аның янәшәсендә булдым. Әнием гомер буе фермада сыер сауды. Әтием, тракторчы буларак, бүгенге көнгә кадәр туган авылында хезмәт сала. Бер сүз белән әйткәндә, гаиләбез белән авыл хуҗалыгы тармагында без. Шулай булгач, терлекчелек минем өчен читен түгел. Авыл тормышына, эшкә сөю, күрәсең, балачактан киләдер, канга сеңгәндер инде, – дип, балачак хатирәләре белән уртаклаша Айнур.

Әйе, сайланган һөнәр кешенең сәләтенә, күңел халәтенә туры килергә тиеш. Хезмәт дөрес сайланган булса, бәхет кешене үзе эзләп таба, диләр. Шулай да яраткан һөнәреңне таба алу – үзе зур уңыш. Айнурга да бу тормышта үз юлын, гомерлек һөнәрен сайлаганчы бераз эзләнүләр аша үтәргә туры килә. Мәктәпне тәмамлагач, 2002-05 елларда Башкортстан төзе­леш колледжының Чакмагыш филиалын тәмамлый. Кулына диплом алу белән армия хезмәтенә алына. Ырынбур шәһәрендә механик-водитель булып хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, булачак тормыш юлдашы – чибәр, белемле, кулыннан барлык эш тә килә торган тиң ярын, Чакмагыш кызы Әлфияне очратып, бәхетле гаилә корып яши башлыйлар.

– Өйләнгәнче Себер якларын да урап кайтырга туры килде. Гаиләле булгач, Стәрлетамакта да аз гына яшәп кайттык. Тик барыбер читтә төпләнеп калу уе булмады – күңел туган якка, авылга тартты, – ди гаилә башлыгы, шул елларны барлап.
– Нигә шәһәрдә калмадык икән, дигән үкенеч бер дә булмадымы? – дип кызыксынам.
– Юк, бернинди үкенеч юк, анда каласым килмәде. Шәһәр тормышы бөтенләй безнең өчен түгел. Хәзер инде ихаталы йорттан, мал-туар, кош-кортларыбыздан башка тормышыбызны күз алдына да китермибез, – ди Айнур.

2011 елда яшь гаилә Чакмагышта иске йорт сатып ала һәм 2012 елның гыйнварыннан Айнур “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында терлекче булып хезмәт сала башлый. Хезмәте каты – җимеше татлы, дигән борынгылар. Уңышка ирешү һәм матур яшәү өчен теләк, тырышлык кирәк. Шуның ачык мисалы – Гарифуллиннар гаиләсе. Айнур терлекчелек тармагында тир түксә, сөеклесе Әлфия озак еллар автомобильләр заправкалау станциясендә оператор булып эшли. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә алар иркен, зур йорт салып керү, каралты-кураны яңарту шатлыгына ирешкән.

–Терлекче өчен яллар да, бәйрәмнәр дә юк. Маллар бала кебек, һәркөн тәрбия сорый. Кирәк булганда – ялын да бирәләр, бер-беребезне алыштырырлык хезмәттәшләребез дә бар. Дөресен әйткәндә, мин эшкә барганда да өйдәгеләргә эшкә барам дип түгел, ә малкайлар янына төшеп менәм, дип сөйләшергә күнеккәнмен.

Ферма безнең урамнан астарак урнашкан. Эшемне яратып башкарам. Озак ял да итә алмыйм мин, ике көннән артык малкайларны күрми тора алмыйм. Ун ел терлекчелек тармагында эшләп, һөнәрнең барлык нечкә­лек­ләренә төшендем, дияргә була. Минем карамакта 70 баш мал. Гомумән, сайлаган һөнәрең сиңа рәхәтлек, канәгатьлек хисе китерергә тиеш, дип уйлыйм. Шул вакытта гына эшең дә гөрләп барачак, – ди язмабыз герое.
Тырыш хезмәткәр бер яшьлек кышлаган башмаклар карый. Аның карамагындагы маллар сәламәт, көр. Ул аларга азык сала, асларын җыештыра, кечкенә балалардай тәрбияли. Барлык хезмәттәшләре, шулай ук ферма мөдире Ранис Мәгалимов, хуҗалык рәисе Зәбир Гыйлемханов белән дә уртак тел табып, бердәм эшли алар.

– Зәбир Фәнил улына да рәхмәтем зур – ул һәр кеше турында хәстәрләп, хәлебезне белеп кенә тора. Кирәк чакта дөрес юлга боручы, киңәшче дә ул безнең өчен. Биредә минем кебек малчылыкта эшләүче яшьләрнең күп булуы – аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Уңган, эшләгән кешенең хезмәтен күрә белә, ярдәм итә. Махсус программа буенча акчалата дәүләт ярдәме алдык. Аның ярдәмендә бөтен уңайлыклары булган менә дигән иркен, яңа өй салып кердек. Эш хакына да зарланырлык түгел, вакытында алып торабыз. Тырышсаң – барысы да була, эштән куркып, чирканып торырга гына кирәкми, – ди яшь терлекче.

Әйе, Гарифуллиннар гаиләсе кул кушырып ята торганнардан түгел, эшкә маһирлар. Тату, ишле гаиләдә ике кыз һәм бер малай үсә. Шәхси ихаталарында алар мал-туар, кош-кортны күпләп асрый. Бакчаларындагы яшелчә-җимешләре дә мул уңыш белән сөендерә. Барлык эшне дә алар бергәләп эшли. Балалары да үзләре кебек эшчән, миһербанлы, өлкәннәрне хөрмәт итә.

Тырышсаң, барысына да ирешәсең икән. Тормышта үз юлыңны табу, хезмәтеңнән тәм һәм ямь табып яшәү – олы бәхет. Кооператив терлекчесе Айнур Гарифуллин – моның ачык мисалы.
Илсөяр Гайсина.
Чакмагыш районы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас