Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү тулы куәткә бара. Тәү чиратта, техник күзәтү үтәргә кирәк. Ул 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Икенче этап минераль ашламалар кайтару белән бәйле. Заман шартларында алардан башка мул уңышка өмет итү мөмкин түгел. Әлегә 7 мең тоннадан артык минераль ашламалар кайтарылган.
Күп хуҗалыкларда язгы чәчүгә, шулай ук сатуга билгеләнгән орлык материалын чистарту эшләре бара. Урыннарда орлыкларны сортларга аералар, чәчү кондициясенә җиткерәләр.
— Кырмыскалы районында орлык җитәрлек күләмдә әзерләнгән, барлык хуҗалыклар да чәчү материалы белән тәэмин ителгән, — ди авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Руслан Зиннәтуллин.
Моннан тыш, аграрийлар ягулык-майлау материалларын әзерли, хезмәткәрләр штатын комплектлый.
Йөзлекбаевлар чәчүгә әзер!
Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән берлектә, крестьян-фермер хуҗалыкларында да эш гөрли. Яңа Кыешкы авылында эшчәнлек алып баручы Йөзлекбаев-лар хуҗалыгында техниканы көздән әзерләп куйганнар.
— Комбайнны һәм башка эре техниканы көздән ремонтлап куйдык. Әле культиваторларны һәм тырмаларны көйлибез, чәчкечләрне төзәтәбез, — дип каршы алды Рәфил Йөзлекбаев.
Рәфил Рәшит улының бөтен гомере авыл хуҗалыгы белән бәйле. Башта туган колхозында механизатор булып хезмәт салса, хуҗалык таркалгач, берничә кеше берләшеп, пай җирләрендә эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Күпмедер вакыттан һәр гаилә аерым хуҗалык төзи. Рәфил Йөзлекбаевның өлкән улы Радик авылда эшләргә теләк белдерә, шулай итеп “Радик Йөзлекбаев” крестьян-фермер хуҗалыгы барлыкка килә. Хуҗалык җитәкчесенә аның әтисе һәм энесе Рәмзил зур ярдәм күрсәтә, менә инде дистә елга якын гаилә эшен алар бергәләп уңышлы тартып килә. 270 гектар мәйданда арпа, бодай, карабодай, арыш чәчәләр. Шулай ук кайбер елларда көнбагыш һәм чөгендер дә чәчеп караганнар. Мәйданнарын киңәйтү мөмкинлеге турында уйланалар, барып чыкса, бу культураларны үз басуларына кайтарырга ниятлиләр.
Узган ел мул уңыш белән сөендергән. Арыш һәм карабодайны тегермән комбинатына тапшырсалар, бодай белән арпаны авыл халкына саталар. Алар күпләп кош-корт асрый, шуңа ашлыкка ихтыяҗ зур, ди Рәфил Рәшит улы. Ә менә солы белән саламны узган ел Сибай, Бөрҗән, Баймак якларыннан килеп алганнар.
Агымдагы ел уңышы өчен орлык та җитәрлек күләмдә салынган. Бодайның элиталы сортын чәчәчәкләр. Әлеге вакытта орыкларны чистарту һәм әзерләү эшләрен Филүс Гайнуллин башкара.
Техника да сынатмый. Чәчү мәйданнарын киңәйткәндә, әлбәттә, куәтле техника кирәк булачак. Аны исә Кабак авылы янында ачылган “Кировец” җәмгыятеннән алырга планлаштыралар.
— Үзебездә җитештерелгән техника алсаң, яхшырак. Ватылган очракта алмаш частьлар эзләп йөрисе түгел, “Кировец” үзе хезмәтләндерә дә, — ди Рәфил Рәшит улы.
Әлегә хуҗалыкта үзләренең “Т-150”, ике “МТЗ”, ике “ДТ” тракторлары, “ЗиЛ” һәм “КамАЗ” машиналары, “Нива” комбайны бар. Тагылма агрегатлар белән дә тулысынча тәэмин ителгәннәр: тырмалар, культиваторлар, чәчкечләр, печән чапкыч, сабан... – кыскасы, читтән техника җәлеп итмиләр.
Отышлы юнәлеш
Терлекчелек белән дә актив шөгыльләнә башлаган Йөзлекбаевлар. Үтәгән авылындагы фермада 30 баш сыер, 50гә якын ат, 70 баштан артык сарык асрала. Әлегә малларны ит өчен тотсалар, киләчәктә сөт юнәлешен үстерү, кымыз, казылык ясау турында уйланалар. Ә итне сату белән проблема юк, ди фермер.
Үтәгән авылында урнашкан фермада дүрт кеше хезмәт сала, көзге-язгы сарык йоны алу чорында авыл хатын-кызларын да җәлеп итәләр. Әле күптән түгел йон ала торган заманча машина сатып алганнар, димәк, эшләре тагын да җиңеләячәк.
Әлбәттә, яхшы уңыш алуның төп шартларының берсе – басуларны ашлау. Моңа кадәр дә җирнең уңдырышлыгын арттыру өчен ел саен минераль ашламалар кертеп килсәләр, хәзер инде, фермалары булгач, борынгы ысулны кулланырга – басуга тирес чыгарырга карар иткәннәр. Шуңа алдагы чәчү сезонына гербицидлар гына алырга уйлап торалар.
Эшче кулларга да кытлык кичерми Йөзлекбаевлар. Техника паркында Мәхмүт Сәйфетдинов, Мәхмүт Байгилдин, Динар Батталов, Фәнис Гайнуллин, Айрат Әбделманов техниканы тикшерүгә әзерлиләр. Бу егетләр чәчү башлану белән һәркайсы үзенең техникасына утырып, басуга чыгачак. Кышкы чорда фермада хезмәт салган Руслан Садыйков та комбайн штурвалы артына утырачак.
Рәфил Рәшит улы әйтүенчә, басуларның күп өлеше ышык урында урнашкан, анда җир соңрак өлгерә. Әлегә һава торышының ничек буласын әйтеп булмый, шулай да җаваплы чорга ныклы әзерлек белән керергә кирәк.
— Көннәр яхшы торсын, иң мөһиме — илләребез тыныч булсын, ә игенчеләр сынатмас, — ди ул.
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.