+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
10 апрель 2022, 18:11

"Ялалов" - орлык үстерә, "Агыйдел"дә терлекләр мул

Язгы чәчүгә дә күп калмады. Илеш районы хуҗалыкларында техника әзерлек сызыгына куелган.

"Ялалов" - орлык үстерә, "Агыйдел"дә терлекләр мул"Ялалов" - орлык үстерә, "Агыйдел"дә терлекләр мул
"Ялалов" - орлык үстерә, "Агыйдел"дә терлекләр мул

Илеш районы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасы язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Төбәкнең агросәнәгать комплексы карамагында булган 400 берәмлек тракторның 330ы чәчүдә катнашачак. Шуларның нибары 23е генә чит илнеке, калганнары үзебездә җитештерелгән. 271 берәмлек чәчкечнең 38е – чәчү комплексы. Чәчүдә катнашачак механизаторлар укулар үткән.

Барлык тагылма агрегатлар да 100 процентка әзер. Районда булган техника кыр эшләрен үз көчләре белән, читтән техника җәлеп итмичә, кулай агротехник вакыт эчендә башкарып чыгарга мөмкинлек бирә.

Чәчү чорына 810 тонна дизель ягулыгы таләп ителә. Бүген аның 681 тоннасы бар. Хуҗалыкларда ягулык-майлау материаллары туплау бара.

 

“Ялалов” крестьян-фермер хуҗалыгында эшләр икеләтә кызурак бара. Әтисе башлаган эшне дәвам итүче Илдар Ялалов хуҗалыкның төп эш юнәлешен – орлык җитештерүне саклап кына калмыйча, тагын да киңәйткән. Соңгы елларда орлык җитештерү барышы тулысынча яңартылган, биналар реконструкцияләнгән, хуҗалыкта ел саен 12 миллион сумлык техника һәм җиһазлар сатып алына. Быел орлык чистарту машинасы алынган. Шуны да ассызыклый Илдар Фирдәвис улы, хуҗалык техниканы тулысынча үз исәбенә яңарта.

Быел 1200 гектар сөренте мәйданнарның 412 гектарына – бодай, 400 гектарына – арпа,  250 гектарына – карабодай, 100 гектарына солы чәчеләчәк. Узган корылыклы елда гектар куәте бераз түбәнрәк булса да, керем барлык чыгымнарны каплатырга җиткән. Фермер 12 кешегә даими нигездә эш бирә.

Шуны да әйтергә кирәк, Ялалов фермер хуҗалыгында ел саен демонстрацион чәчүлекләр үстерелә, авыл хуҗалыгы культураларының төрле сортлары төбәк шартларына җайлашуын, югары уңыш бирү мөмкинлекләрен билгеләү буенча сынаулар үтә. Хуҗалык Башкортстан, Татарстан, Ульяновск өлкәсе авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтлары белән эшли. Җитештерелгән орлыкны республика хуҗалыклары сатып ала. Бүген яңартылган складларда әзер орлык капчыкларга тутырылган һәм хуҗалыклардан килеп алуны көтә.

Гомумән алганда, районда 11 хуҗалыкның югары репродукцияле орлыклар җитештерү һәм сату буенча сертификатлары бар. Бүген орлыкларның 7340 тонна яңа преспективалы сортлары сатуга чыгарылган.

 

Әлеге фермер хуҗалыгының ут күршесе – “Агыйдел” җәмгыятендә техниканы чәчү чорына әзерләү буенча эшләр төгәлләнеп килә. Хуҗалык җитәкчесе урынбасары Альмир Әюпов сүзләренә караганда, техника күбесенчә лизинг ысулы белән алына. Быел “БТЗ-243К” тракторы кайтарылган.

5 мең гектар чәчү мәйданнарының төп өлешен – 1900 гектарын – бодай биләячәк. 839 гектарына – арпа, 461 гектарына – кукуруз, 320 гектарына – рапс, 90 гектарына борчак чәчеләчәк. 630 гектарда – берьеллык, 550 гектарда күпьеллык үләннәр үсәчәк.

Хуҗалыкта терлекчелек тармагы үсеш алган. 1600 баштан артык кара-чуар токымлы мөгезле эре терлекнең 442се – савым сыеры. Аена уртача 2436 центнер сөт сата. Аны литрын 26 сумнан “Илешсөт” җәмгыяте кабул итә.

Коллективта даими нигездә 70кә якын кеше хезмәт сала.

Район хуҗалыклары хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен тулы әзерлек, көр күңел белән каршылый.

Резеда НУРТДИНОВА.

Автор фотолары.

Рәсемнәрдә: “Орлык продукциясе заказчыларга озатырга әзер”, – ди “Ялалов” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илдар Ялалов.

“Агыйдел” җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Альмир Әюпов, баш инженер Радмир Нигъмәтуллин, агроном Марат Әдеһәмов.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас