Күптән түгел башкалабыз Уфада үткән ХХХII Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе республиканың аграр тормышындагы мөһим вакыйга булып тора. Мәртәбәле күргәзмәнең 30 еллык тарихындагы традицияләргә тугры калуын гына түгел, эшлекле чаралар белән елдан-ел баетылуын, аның кызыксынучан була баруын ассызыкларга кирәк. Экспертлар фикеренчә, аграр форум эре аграр җитештерүчеләр мәнфәгате белән генә чикләнмәде, ә авылдагы кече бизнесның җитештерүдәге проблемаларын күз уңында тотып оештырылуы белән дә үзенчәлекле. Көндәлек тормышыбызга үтеп кергән механикалаштыру һәм автоматлаштырудан тыш, санлы технологияләргә күчү казанышлар белән хәбәрдар булуны таләп итә. Әйтергә кирәк, Уфа форумының максаты да шуңа юнәлтелгән иде.
Әлбәттә, Башкортстандагы күргәзмә югары дәрәҗәдә оештырылды һәм моны федераль аграр ведомство башлыгы урынбасары Андрей Разин да билгеләде. Республика аграрийлары өчен форумның тәгаен файдасы нәрсәдә? Чара аграр галимнәр күзлегеннән караганда ничек узды? Халыкара күргәзмә йомгакларыннан соң нинди нәтиҗәләр ясарга һәм кайсы юнәлешләргә игътибарны көчәйтергә тиешбез?
Шушы һәм башка сораулар белән без Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рәзит Нурлыгаяновка мөрәҗәгать иттек.
— Мондый дәрәҗәле чаралар, билгеле, зур җаваплылык белән оештырыла, – дип башлады ул сүзен. Минемчә, ул, беренче чиратта, республика аграрийлары өчен сынау да булды, чөнки, күргәзмәдә тәкъдим ителгән яңа техника һәм җиһазлар үрнәгенең күбесе Башкортстан җитештерүчеләренеке иде. Анда катнашучы төбәкләрнең географиясе киңәюе дә республика казанышлары белән кызыксынырга теләүчеләрнең артуын күрсәтте. Пандемия һәм дөньядагы икътисади кризис шартларында чит ил компанияләренең катнашуы чикләнсә дә, аның каравы, илебездәге заводларның байтагы быел үзләрен иркенрәк күрсәтү мөмкинлегенә ия булды.
Форумның ни дәрәҗәдә мөһим һәм киң масштаблы булуын анда федераль министрлык җитәкчелеге һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның катнашуы да дәлилләде. Республика җитәкчелегенең зур игътибар белән техника һәм азык-төлек җитештерүчеләр белән танышуы гына түгел, ә алдынгы технологияләргә, терлекчелек комплекслары өчен тәкъдим ителгән яңа җиһаз үрнәкләренә игътибар итүе дә читтә калмады. Радий Фәрит улының “СОКО” компаниясе һәм “Кубань” калибрлау заводы вәкилләре белән аралашуы да республика өчен эзсез калмас, дигән фикердә мин. Алар, Башкортстан хуҗалыкларына соя һәм кукуруз орлыклары сату белән генә чикләнмичә, бу культуралардан бай уңыш алуны тәэмин итүче яңа техно-логияләр дә тәкъдим итә. Безнең тотрыксыз климатик һава шартлары өчен аларның тәҗрибәсе аеруча мөһим. Узган корылыклы елда, мәсәлән, бөртеклеләрнең төшеме түбән булуы да безнең катлаулы һава шартларына яраклашкан культуралар белән тиешле дәрәҗәдә эш итмәвебезне күрсәтте.
Авыргазы районының “Салават” кооперативы кукурузны бөртеккә үстереп, узган елда, мәсәлән, һәр гектардан 40 центнер уңыш алды. Ә “Дока” сортлы сояның гектар куәте 15 центнерга җитте. Алдынгы технологияләрнең үзенчәлеге белән форумдагы очрашуда республика Башлыгын хуҗалык җитәкчесе Василий Федоров таныштырды. Радий Фәрит улы, шулай ук, әлеге аграр хуҗалыкта көнбагыш мае сыгу технологиясе белән дә танышты. Әйткәндәй, биредә сояны орлыкка үстерү белән дә уңышлы шө-гыльләнәләр. Башкортстан Башлыгында кооперативның әлеге юнәлештәге эшчәнлеге кызыксыну уятты һәм җәй айларында кукуруз һәм соя плантацияләрен карарга хуҗалыкка шәхсән барып танышачагын әйтте.
Дөрестән дә, бүгенге шартларда республика, мөһим азык-төлек продукциясен үз ихтыяҗлары өчен генә җитештерү белән чикләнмичә, аны читкә сату максатын да күз уңында тотарга тиеш. Ә инде кукуруз һәм соя киләчәктә аграр җитештерүчеләрнең керемен арттырырга һәм тышкы базарны үзләштерергә ярдәм итүче отышлы культуралар булып тора. Форум кысаларында республика җитәкчелегенең мондый тәҗрибәгә игътибар итүе башка хуҗалыклар өчен дә үрнәк булсын иде.
“Инком” компаниясе тәкъдим иткән заманча биологик препаратларның да аграрийлар игътибарыннан читтә калмаячагына ышанасы килә. Кайчандыр басуга минераль һәм хәтта органик ашламаны да чамасыз кертү белән мавыгып алган идек. Әмма бүген караш тамырдан үзгәрергә тиеш. Мәсьәләнең икътисади ягына гына түгел, ә аның экологик нәтиҗәләренә, җирне ни дәрәҗәдә фәнни нигезләнгән таләпләр буенча ашлавыбызга да игътибар кирәк. “Инком” компаниясен чит илләрдә дә яхшы беләләр. Санкция шартларында үзебезнең аграр хуҗалыкларның телгә алынган предприятие белән хезмәттәшлеген нәтиҗәлерәк оештыруга өмет зур.
Башкортстан галимнәре соңгы елларда республиканың игенчелек тармагына нинди яңалыклар тәкъдим итә, дигән сорау куйганда, әлбәттә, җир эшкәртүдәге һәм үзебезнең климат шартларына яраклаштырылган яңа сортлар уйлап табу белән генә чикләнмәвен ассызыклыйсы килә. Глобаль үзгәрешләр чорында авыл хуҗалыгы халыкны азык-төлек белән тәэмин итүче тармак буларак кына кабул ителми.
Соңгы елларда тармакны климатның җылына баруына зур йогынты ясаучы факторларның берсе итеп тә кабул итәләр, ягъни әйләнә-тирәне пычратучы чыганак булып тора. Дөнья күләмендә торган проблемаларның берсе – авыл хуҗалыгының парник газларын чыгаруын киметү юлларын табу. Билгеле, ул игенчелек, терлекчелек, урман хуҗалыгы һәм башка тармаклар эшчәнлеге белән берлектә комплекслы өйрәнүне таләп итә. Парник газларын киметүгә юнәлтелгән технологияләр бар. Урманнарны тергезү, җирне тирән сөрмичә эшкәртү, азот тәэсирен киметү, терлекчелек калдыкларын эшкәртү белән бәйле проблемаларны фәнни нигездә өйрәнеп хәл итү дә шулар исәбендә.
Әлеге максатларга ирешү юнәле-шендәге казанышларның берсе — карбон полигоннары оештыру. Ул тәгаен бер җир мәйданында углекислый газ концентрациясен билгеләүче датчиклар урнаштырудан гыйбарәт. Кызганычка каршы, Русия әлегә, башка илләр белән чагыштырганда, мондый технологияне куллану буенча артта кала. Әйтик, дөньяда алга киткән аграр илләрдә ул 800 ноктада булса, Русиядә 15кә дә җитми. Аграр форумда республика Башлыгы галимнәр тәкъдим иткән әлеге технология белән кызыксынды һәм үзебездә булдыру тәкъдимен хуплады. Аны Уфа нефть техник университеты һәм Башкорт дәүләт аграр университеты галимнәре тормышка ашырачак. Әлбәттә, бу тәкъдимне мин, аграр чара шартларында артык күренмәсә дә, мөһим карар дип исәплим.
Башкортстанда аграр җитештерүдәге барлык категориядәге берәмлекләрне дә үстерү өчен шартлар бар. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән стендлар да, фермер һәм шәхси хуҗалыклар тәкъдим иткән продукция төрлелеге дә шуны күрсәтә. Әйткәндәй, авылда кече бизнес та 1990 еллардагыдан шактый аерыла. Алар бүген камил һәм мобиль техника белән тәэмин ителә. Күргәзмәдә кече аграр бизнес өчен яңа техника үрнәкләренең зур урын алуына игътибар иттем. Димәк, авылда ихтыяҗ бар. Гомумән, элек, нигездә, эре аграр хуҗалыкларга кирәклесе күбрәк иде. Мондый күргәзмә, техника эшләүче предприятие вәкилләре белән аралашу аеруча фермерларга файдалы булды дип уйлыйм.
Халыкара форум, әлбәттә, Русиянең ышанычлы партнерлары саклануын да күрсәтте. Белоруссия һәм Кытай компанияләре дә бездән “буш кул” белән китмәгәннәрдер дигән фикер калды. Чөнки әлегә кадәр дә илдә аларда җитештерелгән техника-товарларга сорау бар иде. Киләчәктә хезмәттәшлекнең тагын да үсәчәге фаразлана.
Иң мөһиме — Уфада узган аграр форум Русия машина төзүчеләренең ни дәрәҗәдә куәтле булуын раслады. “Россельмаш”, “Кировец” кебек исеме дөньяга билгеле компанияләрнең катнашуы чарага мәртәбә өстәде. Республикадагы авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләрнең дөнья маркасына ия куәтле предприятиеләр белән бер мәйданчыкта булуы, тәҗрибә уртаклашуы, һичшиксез, файдалы булыр.
Башкалабызда узган мөһим аграр чара — республикадагы авыл хуҗалыгы сәясәтенең дөрес юлдан баруына ачык мисал. Без үзебезнең көчле булуыбызны күрсәттек. Шунысын ассызыклыйсы килә: Башкортстан бүген үз халкын үзендә җитештерелгәне белән тулысынча тәэ-мин итеп кенә калмый, ә аны тотрыклы рәвештә читкә сатуны да арттыра бара. Агросәнәгать күргәзмәсе республикага үз мөмкинлекләрен барлауда һәм хез-мәттәшлек җепләрен ныгытуда зур адым булды.
Олег Төхвәтуллин язып алды.