Берничә ел инде район үзәгендә “Кушнаренконың виноград тәлгәшләре” дигән фольклор бәйрәме дә үткәрелә. Чарага республиканың төрле почмакларыннан килүчеләр арта. Татлы бәйрәмдә һәммәсе дә бар — киң ассортиментка ия виноградлар да, аңардан ясалган шәраблар да. Теләүчеләр аның яшь үсентеләрен дә сатып ала. Әйткәндәй, Кушнаренко винограды планетада әлеге җимеш үскән иң төньяк төбәк булып исәпләнә. Ә аның дистәләгән сорты бөтен Европа һәм Азиягә кадәр таралган.
Биредәге селекция үзәге элекке бакчалар һәм оранжереяләр урынында урнашкан. Җимешле бакчаның бер гасырдан артык тарихы бар. Урындагы бакчачы-галимнәр тарафыннан алма, груша, җир җиләге, карлыган һәм башка җиләк-җимешнең дистәләгән төре уйлап чыгарылган һәм алар бүген дә бакча күрке булып тора.
Әлбәттә, Кушнаренко винограды турында сөйләгәндә иң башта аны биредә үстерүгә нигез салучы селекционер Лидия Стреляеваны зур хөрмәт белән искә алалар.
Лидия Стреляева 1902 елның 7 апрелендә хәзерге Украинаның Мелитополь өлкәсендәге Кизияр авылында туган. Мелитополь шәһәре гимназиясендә белем ала. 16 яшендә үз теләге белән Кызыл Армия сафында хезмәт итә. М. Фрунзе исемендәге Кырым дәүләт университетының медицина факультетына укырга керә. Әмма тиздән белем алуны агрономия факультетында дәвам итә.
Эшчәнлеген Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясендә лаборант булып башлый. Биредә булачак ире белән таныша. Тиздән ире Василий Павловичны Башкортстанга — Кушнаренко бакчачылык буенча тәҗрибә станциясе директоры итеп эшкә җибәрәләр. 1926 елда яшь гаилә Башкортстанга күченеп килә.
Ул вакытларда бу төбәкләрдә яшелчәчелеккә әллә ни игътибар бирелмә-гән була һәм яшь галим шушы юнәлешне үстерүгә тотына. 1934 елда Лидия Николаевнада Кушнаренкода виноград үстерү идеясе туа. Селекция эшчәнлеге өчен ул виноградның Франциядә үстерелгән сортларын сайлый. Тынгысыз хезмәт, шатлык-борчылулар берничә ел дәвам итә. Ниһаять, урындагы климат шартларында уңыш бирергә сәләтле виноград сортын “иҗат итә” ул. Яңа сортларның берсенә сугыш яланында үлеп калган бердәнбер улының исемен — “Александр” дип куша. Белгечләр сөйләвенчә, башка виноград сортларын булдыру өчен нигез итеп “Александр”ны һәм шулай ук, Куйбышев селекционерының да фронтта батырларча һәлак булган улы хөрмәтенә кушылган “Алешенькин” сортларын сайлап алган. Истәлекләргә караганда, Лидия Стреляева үзенең беренче “Башкирский изумруд” сортын 15 ел “иҗат итә”. Алардан соң “Башкирский ранний”, “Балекей” һәм “Юбилейный” сортлары барлыкка килә.
Лидия Стреляева кыска гына вакыт эчендә биредә илдә үрнәкле исәпләнгән өч гектарлы виноград бакчасын оештыра. Аның бу башлангычы республиканың байтак районнарында да Башкортстан виноградларын үстерүгә юл ача.
1951 елда Лидия Стреляеваны Сталин премиясен юллауга тәкъдим итәләр. Бүләкләү документында галимәнең казанышларына зур бәя бирелә һәм илнең Европа өлешендәге төньяк киңлекләрендә һәм Башкортстанда табигый шартларда үсәргә сәләтле виноград төрләре уйлап тапкан бердәнбер селекционер-галимә дип күрсәтелә. Дәүләт шушы хезмәтләре өчен аны Сталин премиясе белән бүләкли. Ул виноградның яңа ун сорты һәм биш элита гибриды авторы була.
Тарихтан белешмә
Соңгы елларга кадәр Башкортстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтына караган Кушнаренко селекция үзәгенең 3,8 гектарында 5 мең төптән артык виноград куагы үсте. Аларның иң беренчеләре Лидия Стреляева тарафыннан 1957 елда утыртылган. Биредә иң зур рекордлы уңыш 1947 елда җыеп алынган һәм ул 10 тоннага җиткән. Соңгы елларда биредә тулай җыем 3-5 тонна чамасы тәшкил итә.
Кушнаренко селекция үзәге галимнәре һәм белгечләре бүген дә бөек галимә башлаган эшне уңышлы дәвам итә һәм урындагы бренд маркасын югары тотарга омтыла.
Әлеге үзәкнең виноградчылык буенча фәнни хезмәткәре Наталья Старцева, мәсәлән, үзенең истәлекләрендә Лидия Николаевна бакчаларының даны республикадан еракларга таралуы турында яза.
— Аларның кайбер сортлары һәр гектардан 10ар тонна виноград бирергә сәләтле. Җиребез генә азрак. Сәнәгать җитештерүендә түгел, ә питомник шартларында шундый уңыш алу — үзәк белгечләренең гомум тырышлыгы нәтиҗәсе. Урындагы һәвәскәрләр бер литр шәраб ясау өчен нибары 3 килограмм виноград сарыф итә. Бу — бик яхшы күрсәткеч, сыйфатын билгеләүче чагыштыру да. Әгәр зур сәүдәгә чыгару мөмкинлеге булса, Кушнаренко шәрабы макталган чит ил эчемлегеннән югарырак та торыр иде әле, — ди ул.
Урындагы селекция сортлары арасында кайсысы яхшырак, дигән сорауга, Үзәк белгечләре барысына да уңай бәя бирде һәм шул вакытта “Александр”, “Башкирский”, “Юбилейный”, “Памяти Стреляевой”, “Карагай” һәм “Находка Стреляева” дигәннәренә ихтыяҗ зур булуын ассызыклады.
БАССРның атказанган агрономы, Дәүләт премиясе лауреаты Лидия Стреляеваның хезмәте Кушнаренкода виноград бакчасы оештыру һәм яңа сортлар уйлап чыгаруы белән генә бәяләнми. Аның Башкортстанның тоташ авыл хуҗалыгын үстерүдәге хезмәте дә зур. Билгеле галимәнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән Кушнаренко селекция үзәгендә аның бюсты куелды. Аны тормышка ашыруда кушнаренколыларның таләп ителгән күләмдәге акчаны тиз арада җыюлары да район халкының бөек шәхескә булган ихтирамы турында сөйли.
Кызганычка каршы, Лидия Стреляева 1987 елның 27 июнендә 85 яшендә фаҗигале рәвештә — газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә зыян күреп һәлак булды.




