

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы гаилә фермаларын үстерү грантларына конкурста катнашуга гаризалар кабул итә башлый.
Агымдагы елда әлеге юнәлеш буенча грант ярдәме лимиты республикада 230,2 миллион сум тәшкил итә.
- Без авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне һәм эшкәртүне үстерергә теләгән фермерлык хуҗалыкларына зур өметләр баглыйбыз, - дип билгеләде республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Нәкъ менә шундый инициативалы авыл эшкуарларына ярдәм итү өчен «Гаилә фермасы» грант программасы гамәлгә ашырыла дә инде. Конкурста җиңүчеләр үз планнарын уңышлы тормышка ашыра алырлар һәм бу республикада азык-төлек продуктлары җитештерүне үстерүгә ярдәм итәр дип ышанам.
Гаилә фермасын үстерүгә грант крестьян (фермер) хуҗалыкларына һәм шәхси эшкуарларга 30 миллион сумнан артык булмаган күләмдә бирелә, әмма дәгъвачы проекты йомгаклау бәясенең 60 проценттан артыгы түгел.
Гаризалар 2022 елның 12 апреленнән 25 апрельгә кадәр Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 106 адресы буенча эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (347) 218-05-64; 8 (347) 218-05-26.