

"Республиканың көньяк районнарында кар тизрәк эри, һәм анда инде дым капларга һәм күпьеллык үләннәрне ашлап калырга ашыгалар. Белгечләр раславынча, карлы кышка карамастан, туфракта дым күп түгел һәм аны мөмкин кадәр күбрәк саклап калу өчен тырышырга кирәк.
Зилаер районында 200 гектар чәчүлек җирләрендә эшләрне төгәлләделәр, ә Мәләвездә 170 гектар күпьеллык үләннәрне ашламалар белән тукландырдылар. Әбҗәлил һәм Куергазы районнарында кыр эшләре башланды.
Исегезгә төшерәм, быел сабан чәчүе 2 миллион гектар мәйданда булачак. Бөтен авыл хуҗалыгы сезоны дәвамында һава торышы яхшы булыр һәм көз көне без яхшы уңыш алырбыз дип ышанам", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.