"Башкортстанда импорт аналогларын тулысынча алыштырачак агротехниканы күпләп җитештерә башлаячаклар. «АртАгро» компаниясе, «Уфа» индустриаль паркының беренче резиденты, моның өчен яңа җиһазлар сатып алды.
«АртАгро» ашлык чистарту корылмалары җитештерә, алар элек Русиягә чит илдән генә кайтарылган. Шулай ук монда орлыклар өчен Русиядә бердәнбер гравитацион өстәлләр җитештерү каралган. "Уфа" индустриаль паркыннан станоклар инде Русия төбәкләренә - Волгоград һәм Новосибирскка озатыла. Казахстанга поставкалар әзерләнә.
Моңарчы биредә мондый агротехниканың бердәнбер данәләре чыгарылды. Яңа җиһазларны эшләтеп җибәргәннән соң, үзебезнең станоклар күпләп җитештерә башлаячак.
"Уфа" индустриаль паркы резидентлары салым преференцияләре, ташламалы аренда ставкалары, инфраструктурага тиз тоташтырылу мөмкинлеге ала. Һәм без республикада инвесторлар өчен тудырылган шартларның шундый яхшы нәтиҗәләр бирүен күрәбез. Индустриаль паркларны, алгарышлы үсеш территорияләрен, махсус икътисади зоналарны үстерү буенча эшне без, һичшиксез, дәвам итәчәкбез”, - дип яза Радий Хәбиров “ВКонтакте”да.
Фото: vk.com/radiyhabirov