"Принципиаль аерма - быелгы чәчү күпкә кыйммәтләнде. Ул якынча 20 миллиард сум тәшкил итәчәк, бу операцион чыгымнар - орлыклар, ашламалар, запас частьләр сатып алу, хезмәт хакын арттыру гына. Безнең исәпләүләр буенча, чәчү эшләре ахырына кадәр 22,5-23 миллиард сумга кадәр артырга мөмкин. Кызганычка каршы, бу сумма бер килограмм продукциянең үзкыйммәтендә чагылачак. Шул ук вакытта тармактагы перспективалы инвестицияләргә өметләрне киметә", — дип белдерде ЦУРда, "Аңлатабыз. Башкортостан» проекты кысаларында Илшат Фазрахманов.
Шул ук вакытта республиканың кайбер хуҗалыкларында язгы чәчү башланды инде. Ә күпчелек районнарда чәчү кампаниясенә актив әзерлек бара гына әле.
Аграр ведомство башлыгы аңлатып узганча, басуларда кар эрегәч, иң мөһиме - уҗым культураларын тукландыру. Алар республикада 300 мең гектарга якын мәйданда чәчелгән, алга таба дым каплату эшләре бара.
Хәзерге вакытта Куергазы, Күгәрчен, Мәләвез, Зианчура районнарында һәм Урал аръягы районнарында язгы кыр эшләре актив алып барыла. Шул ук вакытта Аскын, Краснокама, Яңавыл һәм төньяк-көнчыгыш районнарында әле кар ята.
"Бездә биш климат зонасы бар. Шуңа күрә мөмкинлек булган урыннарда эшкә керештеләр. Сүз уңаеннан, Мәләвез районы аграрийлары солы чәчә башлады инде", - дип өстәде Илшат Фазрахманов һәм узган елгы корылык авыл кешеләренең шактый запасларын бетерде, дип билгеләде.
Экспертлар исәпләп чыгарганча, алдагы инвестицияләргә, инфраструктурага, тагын да сыйфатлырак технологияләр сатып алуга сарыф ителергә тиешле 26-30 миллиард сум тирәсе табыш алынмый калган.
"Алынып бетмәгән акчаны бүген без өстәмә рәвештә ташламалы кредитлар рәвешендә бирәбез. Кайбер авыл хуҗалыгы продукциясе дә кыйммәткә төште, чөнки аның күләме азрак булды. Өстәвенә, хәзер дым юк, көзен дә юк иде. Туфрак, губка кебек, барысын да сеңдерә. Шуңа күрә без яңгырлар явар дип өметләнәбез", - диде авыл хуҗалыгы министры.
Фото: башинформ