+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
15 апрель 2022, 12:50

Күрше төбәктә кишер чәчәргә чыкканнар

Кишер үстерүчеләр моның серен үзләренчә аңлата.

Күрше төбәктә кишер чәчәргә чыкканнарКүрше төбәктә кишер чәчәргә чыкканнар
Күрше төбәктә кишер чәчәргә чыкканнар

Күрше Татарстанның Буа районы Аксу авылында инде икенче көн кишер чәчәләр. Биредә ел саен кар эреп бетәр-бетмәс кишер утырталар икән.

 

Бу турыда “Татар информ” агентлыгы хәбәр итә.



Кишер үстерүчеләр моның серен үзләренчә аңлата. Алар сүзләренчә, болай булганда орлыкка яхшы, корылык булса да, тишелеп чыга.



Билгеле булуынча, бу яшелчә кыраудан курыкмый, үсентеләре 4 градуска кадәр салкыннарга чыдам. 

 

Фото: donagroservis.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас