

"Бездә азык-төлек сәнәгатенә ярдәм итү программасы эшли. Һәм безнең предприятиеләрнең ышанычлы рәвештә алга баруы бик күңелле.
Юкка гына Бәләбәй сөт комбинатының "Голландия" сыры "Роскачество"ның бәяләү нәтиҗәләре буенча иң сыйфатлы продуктлар бишлегенә кермәде. Русия Хөкүмәте кушуы буенча "Россельхознадзор" һәм "Роспотребнадзор" белән берлектә уздырылган тикшеренүләр нәтиҗәсендә экспертлар илебездә 30 предприятиедән "Голландия" маркалы сырның иң яхшы җитештерүчесенең берсе булуын таныды.
Предприятиенең үзе турында бераз сөйлим. Бәләбәй сөт комбинаты - Русиядә каты сыр чималы җитештерүчеләрнең иң зурларыннан берсе. Предприятиедә 37 төрле чимал, 3 төрле акмай һәм 2 төрле спред җитештерелә. Ай саен комбинат 1000 тонна сыр сата, аны бөтен ил буенча, Краснодардан алып Владивостокка кадәр, сатып алырга мөмкин, продукцияне Казахстанга да экспортлыйлар", - дигән бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.