“Умартачылык ассоциацияләре өчен яхшы хәбәрләр. Без үзебезнең «АпиМир» халыкара форумына әзерләнә башлыйбыз. Бу яңалыкны күпләр көтте, мин беләм. Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берничә сөйләшү уздырдык, һәм ул безнең мондый масштаблы чара үткәрүне хуплады. Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы безнең проектлар һәм башлангычлар буенча зур ярдәм күрсәтә, шуның өчен аңа рәхмәтлебез.
"АпиМир" Уфада 8-10 сентябрьдә узачак. Мәйданчыкта галимнәр һәм тикшеренүчеләрнең халыкара конгрессын уздырабыз. Форум илдә умартачылык буенча төп дискуссия, фәнни һәм күргәзмә базасы булачак.
«АпиМир» Русиянең барлык төбәкләреннән һәм безгә дустанә илләрдән бал җитештерүчеләрне, технологларны, галимнәрне, эшкәртүчеләрне җыячак. Чара Башкортстанның бал сәнәгатен, аның экспорт юнәлешен үстерүгә һәм тәҗрибә алмашу исәбенә танылуга ярдәм итәчәк.
Бу чарага әзерлек кысаларында республикада бал һәм умарта продуктларының сыйфатын бәяләү буенча лаборатория эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз. Моннан тыш, Башкорт дәүләт аграр университеты базасында федераль хезмәттәшләр белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә хәзер умартачылык һәм инновацион технологияләр компетенциясен үстерү буенча Бөтенрусия үзәге төзелә. Без әлеге тармакны үстерүгә Алтай һәм Ерак Көнчыгыш кебек башка төбәкләрне дә кертә алабыз”, - дип яза Андрей Назаров “Вконтакте”ды.
Фото: vk.com/wall555400080_388