+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
19 апрель 2022, 04:34

Ветеринар саклык чаралары төгәл үтәлсен!

Чакмагыш районы хуҗалыклары алдына яңа бурычлар куелды.

Ветеринар саклык чаралары төгәл үтәлсен!Ветеринар саклык чаралары төгәл үтәлсен!
Ветеринар саклык чаралары төгәл үтәлсен!

Район хакимиятендә крестьян-фермер хуҗалыкларының узган елдагы эш йомгаклары һәм алда торган бурычлар буенча җитди сөйләшү булды. Чарада район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев һәм аграр тармак белән бәйле төрле оешмалар җитәкчеләре катнашты.

— Русиядә, гомумән, республикада эпизоотик хәл катлаулы булып кала, — диде район ветеринария станциясе начальнигы Радмир Ямалиев. — Әмма районда хәл начар түгел, төрле йогышлы чирләргә каршы торуга юнәлтелгән барлык чаралар да үткәрелә. Соңгы 20 елда, мәсәлән, районда бернинди куркыныч авырулар да ачыкланмады.
Шулай ук, район ветеринария станциясе начальнигы терлекчелек белән ныклап шөгыльлә­нүнең табышлы, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗның аеруча зур булуын билгеләде, мал асрауда яңа санитария-ветеринария кагыйдәләрне аңлатты.
— Рәсми мәгълүматлар буенча, — диде Радмир Ямалиев, — соңгы вакытта республикага төрле төбәкләрдән терлекләрне рөх­сәтсез һәм ветеринар таләпләрне төгәл үтәмичә кертү очраклары күзәтелә. Бу республика һәм район территория­сенә йогышлы авырулар тарату хәве­фен арттыра.
Мәгълүм булуынча, сыер маллары арасында лейкоз чире таралуга юл куймау, диагностик, башка чикләүләр һәм чаралар үткә-рү­нең яңа ветеринар кагыйдәләре турындагы закон 2021 елның 1 гыйнварыннан көченә керде. Шулай ук, терлекчелек белән шөгыль­ләнүче барлык хуҗалыкларда да биологик калдыкларны утильләштерү өчен крематорлар булырга тиешлегенә аеруча басым ясалды.
— Малларны авыр чирләрдән ветеринария хезмәте генә коткарып кала алмый, монда фермерлар, күмәк хуҗалыклар, халык белән бердәм эшчәнлек алып бару мөһим. Читтән мал кайтаручылар ветеринария хезмәте бе­лән мотлак рәвештә бердәм эшләргә тиеш. Районга читтән рөхсәтсез мал кертүгә юл куярга ярамый. Терлек кайтарганда таләп ител­гән ветеринар саклык чараларын үтәүне, барлык сорау­лар буенча ветеринария хезмә­тенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйм, – диде Радмир Ямалиев.
Чәчү чорында агротехник таләпләр турында “Россельхозүзәк” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Чакмагыш районындагы филиалы начальнигы Ира Садыйкова сөйлә­де. Ул язгы кыр эшләрендә ашламаларны дөрес куллану, орлык агулау, чәчү орлыкла­рының сыйфаты буенча аңлатмалар бирде һәм безнең шартларда кайсы сортлар­ның отышлы булуы, үсемлекчелек белән шөгыль­ләнүче фермерларны тармактагы яңалыклар белән таныштырды.
“Чакмагыш мәгълүмат-консультация үзәге” предприятиесе директоры Ирек Тангатаров крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшкуарларның 2021 елдагы эшчәнлеге, агымдагы елдагы бурычлары һәм быел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә нинди дәүләт ярдәме каралуы турында тулы мәгълүмат җит­керде.
— Бүген районда 58 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Алар карамагында җир бар. Узган ел әлеге категориядәге хуҗалыклар тарафыннан бөртекле һәм кузаклы культуралар 3370 гектарда чәчелде. Тулай җыем — 63354,3 центнер, ә уртача уңыш һәр гектардан 20 центнер тәшкил итте. Элекке еллар белән чагыштырганда, күрсәткеч зур түгел. Әмма коры һава шартларында, фермерлар фикеренчә, канәгать­ләнерлек. Корылыклы ел булуга карамастан, элита орлыклар чәчкән фермерлар да аз түгел, — диде район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Ихсанов.
Шулай ук, узган елда шикәр чөгендере 1035 гектарда казып алынган. Уңыш һәр гектардан 260 центнер тәшкил итә. Бүген крестьян-фермерлар карамагында 468 баш сыер малы, шуның 203 башы — савым сыеры, 20гә якын ат, 7896 баш кош-корт, 427 баш сарык һәм кә­җә, 488 умарта күче исәпләнә.
Белешмә. Агросәнәгать комплексын үстерүдә хуҗалыкларга федераль һәм республика бюджетларыннан бүленгән дәүләт ярдәме мөһим роль уйный. 2021 елда район хуҗалыклары 333 миллион сум­нан артык субсидия алган, бу, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 94 миллион сумга күбрәк. Ә крестьян-фермер хуҗа­лыкларының төрле юнәлешләр буенча алган субсидиясе 16568 мең сумга җитте.
Аграр җитештерүне үрнәкле оештыручылар да аз түгел. Крестьян-фермер хуҗалык­лары башлыклары һәм шәхси эшкуарлар Урал Исхаков, Гали Хаҗиев, Резеда Кадергулова, мәсәлән, әлеге очрашуда үз хуҗалык­лары эшчәнлеге, тәҗрибә һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Чара ахырында район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев авыл биләмәләре башлыклары, хуҗалыклар җитәк­че­ләре һәм депутатларга мөрәҗәгать итеп, килеп туган проблемаларны бергә хәл итәргә чакырды. Әлбәттә, чарада язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча эшлекле сөйләшү булды. Район башлыгы язгы кампаниядә барлык көчне һәм игътибарны тиешле агротехник таләпләрне төгәл үтәү, чәчү эшләрен оптималь һәм кыска вакытта башкару, техника һәм корылмаларны сакчыл куллануның мөһим булуын ассызыклады.
Җыелышның ахырында агросәнәгать комплексында озак еллар намуслы эшләгән өчен берничә кеше район хакимиятенең Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары белән бүләк­ләнде.

Илсөяр Гайсина.
Чакмагыш районы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас