+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
19 апрель 2022, 04:36

Яңавылда техник тикшерү тәмамлана

Яңавыл районында авыл хуҗа­лыгы тармагында 226 берәмлек техника исәпләнә, бүгенге көндә алар­ның 99 проценты техник тикшерү үткән.

Яңавылда техник тикшерү тәмамланаЯңавылда техник тикшерү тәмамлана
Яңавылда техник тикшерү тәмамлана

— Техниканың әзерлеге яхшы, 71 проценты файдалануга рөхсәт алды, калганнары да тиз арада сафта булачак. Бүгенге көндә проблема шул гына: запас частьләргә хаклар бик нык үсеп китте. Ярый әле хуҗаларның булдыклысы ремонтны алдан башлап, кирәк-яракны элекке бәяләр белән алып калган. Хуҗалыкларда, нигездә, үзебезнең ил техникасы, иномаркалар берничә хуҗалыкта гына бар.
Техник тикшерүнең мөһимлеген һәркем аңлый, шуңа җаваплылык та югары. Аеруча “Восток”, “АГРО-М”, “Дружба” хуҗалыклары яхшы әзерләнгән, — ди Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңавыл районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Булат Йосыпов.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас