+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
20 апрель 2022, 04:59

Импорт... дөрес туклануга комачаулый

Башка илләрдә органик ризыкка өстенлек бирелә, ә бездә?

Узган гасырның туксанынчы елларына кадәр илебезнең сәүдә базарларында чит ил ризыклары әллә ни күренми иде әле. СССР таркалганнан соң, илнең яңа хакимнәре өчен халыкны туклану продуктлары белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин итә алмау проблемасы туды. Ихтимал, “ач халыкның ачуы яман”, дигән гыйбарәне истә тотып, ашыгыч рәвештә импорт “капкалары”н киңрәк ачарга булдылар. Сыйфат дәрәҗәсе өчен беркем дә җавап бирмәгән һәм моңа кадәр русиялеләр бөтенләй дә күрмәгән йөзләрчә төрле азык-төлек киштәләребезне яулый башлады.
Ниһаять, русиялеләр соңгы елларда нинди азык белән тукланулары турында уйлана башлады. Сөйләмебездә хәтта “органик”, “натураль ризык” дигән терминнарны куллана башладык. Ә хәл, чыннан да, мактанырлык түгел иде. Аз чыгымлы азык җитештерү максаты белән басуларга таратылган химик ашламаларның кеше сәламәтлеге өчен зыянлы булуын да галимнәр хәзер яшерми. Әлбәттә, химик ашлама дигәч, аларның барысын да агулы дип уйларга ярамый. Гомумән, илебездә табигый шартларда һәм ниндидер өстәмә химик матдәләр “ярдәменнән” башка үстерелгән, җитештерелгәненә өстенлек бирелүгә гаҗәпләнәсе түгел. Чөнки Русия әле булса басучылыкта, мәсәлән, шушы “химик бәйлелек”тән тулысынча котыла алмый. Шундый саннарга игътибар итик: Русиядә булган барлык сөренте мәйданнарның нибары 0,3 проценты гына “органик” җитештерү өчен яраклы, ягъни, химия корбаны булмаган. Ә Евросоюз илләрендә бу күрсәткеч 10 процент чамасы тәшкил итә.
Русиялеләр органик, ягъни, натураль продукция белән туклануга ничек карый? Сәламәт туклануны күз уңында тотканда, кемнәр җитештергәне ышанычлырак?

Шундый чорлар да булды бит: илдә азык-төлек кытлыгы тугач, кулда талон булган очракта гына кибеттә нәрсәдер алуга өмет итә идек. “Океан артында”гы дуслар вакытында яр­дәмгә килмәгән булса, бәлки, җәм­гыятьтәге киеренкелек тагын да хәтәр­рәк юнәлеш алган булыр иде. Еллар узгач шуны да аңладык: чит ил байлары безнең базарны нигездә үзләрендәге үтмәс ризыклары белән тәэмин иткән икән.
Байтак еллар дәвамында күзәтеп киләм: чит илләрнең аграр җитеш­терүчеләре хәтсездән органик про­дукциягә өстенлек бирә башлады һәм, хәтта, экологик яктан пычранмаган чә­чүлекләрне башка илләрдән сатып яисә арендага алырга теләүләрен дә яшермәделәр.
Белешмә. Дөньяда органик продукциягә ихтыяҗ арту беренче чиратта кешеләрнең сәламәт тормыш һәм дөрес туклануга юнәлеш алуы белән аңлатыла. Рәсми чыганакларга караганда, органик продукция буенча дөнья базарында АКШ беренче урында: аларның өлеше 50 процентка якын тәшкил итә. Әлеге базарда Евросоюз илләре — 35, ә Кытай 10 процентны били. Исемлектә, шулай ук, Бөек Британия һәм Швеция дә бар.
Билгеле, соңгы елларда дөнья күләмендә таралган коронавирус чире барлык илләрдә дә органик продук­циягә ихтыяҗ артуга китерде. “Россельхозбанк” мәгълүматлары буенча, мәсәлән, узган елда органик дөнья базары үсеше 12 процентка артып, 140 миллиард долларга җитте. Якынча исәпләүләр буенча, шулай ук, үткән елда Русиядә органик продукция базары әйләнеше 12 миллиард сумнан арткан.
Югарыда телгә алынган банкның тармак экспертизасы Үзәге җитәкчесе Андрей Дальнов сүзләренә караганда, илебездә органик продукция базары­ның импорт продукциясен алыштыру һәм шул ук вакытта экспортны үстерү мөмкинлекләре зур. “Экологик продукция җитештерүгә күчүдә яисә аграр җитештерүне шушы юнәлеш буенча үзгәртүгә аеруча фермерларның һәм зур булмаган аграр предприятие­ләрнең мөм-кин­лекләре зуррак”, — дигән фикердә чиновник. Экологик яктан чиста продукция турында сүз алып барганда, билгеле, Русиянең ашлык, майлы культуралар, кузаклыларны экспортлауны арттыруын күз уңында тотарга кирәк.
Дөрес, соңгы елларда Көнбатыш илләренең сәяси генә түгел, сәүдә-икътисади мәсьәләләре буенча да хезмәттәшлекне чикләве Русия аграрийлары алдына яңа сынаулар куймакчы. Әмма бу хәлне дә вакытлыча дип кенә кабул итәргә кирәк. Чөнки дөнья күләмендә азык-төлек белән тәэмин итүдә глобаль проблемалар туганда бер вакытта Русияне берничек тә дөнья базарына керүдән читләш­тереп булмаячак.
Русиянең үз халкы органик продукциягә ни дәрәҗәдә өстенлек бирә?
Шулай булачагы билгеле иде инде аның: ниһаять, русиялеләр химик яисә башка юл белән эшкәртелмәгән, экологик яктан чиста җирдә үстерел-гән азыкка өстенлек бирә башлаган. Ул бигрәк тә мегаполисларда һәм зур шәһәрләрдә күзәтелә. “Россельхозбанк”ның ай ярым элек кенә ил буенча үткәргән сорау алу йомгаклары шундый нәтиҗә биргән. Әлеге чарада катнашкан һәр икенче респондент бүген фермер хуҗалыклары продук­циясенә өстенлек бирүне сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһим өлеше, дип бәя биргән.
Белешмә. Алынган мәгълү-мат­ларга караганда, русияле-ләрнең 41 проценты туклану продуктлары сатып алганда, беренче чиратта аның составына, натураль булуына һәм сыйфатына игътибар итә. Сорау алуда катнашучыларның 28 проценты өчен — аның бәясе, 20 проценты өчен — бренды, ә 12 процент сатып алучыга продуктның ни дәрәҗәдә тәмле булуы мөһим­рәк.
Белгечләрнең фикере дә игътибарга лаек. Пандемия һәм аңа бәйле яшәештәге чикләүләр кешеләрне натураль ризык белән күбрәк тукланырга, сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итүче факторларга игътибар бирергә кирәклеген аңларга ярдәм иткән.
“Россельхозбанк” экспертлары­ның берьяклы гына нәтиҗә ясамаганнары шик уятмый. Бу очракта, билгеле, фермерлар җитештергәненә өстенлек бирелүен күз уңында тотам. Сорау алуда катнашучыларның 44 проценты бары тик әлеге категориягә караучы берәмлекләр продукциясенә өстенлек бирүен белдергән. Ә эре агрохолдинглар ни сәбәпле беренче түгел дигән сорауга да җавап гади: биредәге яңа технологияләр гадәттә “химия” белән бәйле.
Кагыйдә буларак, урындагы, ягъни, үзебездә җитештерелгән продукция импорт белән чагыштырганда күпкә өстенрәк. Димәк, импорт яшелчә-җимешләренең дә ерактан китерелүе­нә карамастан, ни өчен озак саклануы­ның сәбәбен русия­леләр дә аңлый башлагандыр.
Белешмә. Урында җитеш­те­релгәннең сыйфатлырак булуын дәлилләүче тагын бер мәгъ­лүмат. Респондентларның 60 проценттан күбрәге үзебездә җитештерелгәннең һич тә чит илдәгедән калышмавын белдер­гән, ә 33 проценты берсүзсез үзебезнеке өстенрәк, дип бәялә­гән һәм бары тик 6 процентка якыны гына аңлы рәвештә импортны алу яклы.
Русиядә аграр тармакта органик продукция җитештерү буенча пилот проектлар кабул ителгән иде һәм анда Башкортстан да катнаша.
— Органик продукция җитештерү өчен катгый таләпләр бар, — ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Мөмкин­лекләребез барланды, ил күләмен­дәге мөһим аграр чараны тормышка ашыру өчен алшартлар җитәрлек. Иң мөһиме: республикада моңа кадәр бернинди химик эшкәртүгә дучар ителмәгән авыл хуҗалыгы җирләре бар. Аларның гомум мәйданы 200 мең гектардан арта. Экологик яктан саф мәйданнар нигездә республи­каның төньяк-көнчыгыш һәм Урал аръягы районнарында урнашкан. Мондый продукция җитештерүдә әлбәттә, фермер хуҗалыкларына өмет зур...
Белешмә. Башкортстанда соңгы 10 елда тулай аграр җи­теш­терүдә фермер хуҗалыкла­ры өлеше 2,5 тапкыр артып, 15 процентка җитте. Шул ук вакытта, шәхси хуҗалыклар җи­теш­тергәне әлеге күләмдә 40 процентка якынлаша.
Аграр белгечләр фикеренчә, фермер һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән аграр продукция, эчке сәүдә базарында натураль ризыкларга ихтыяҗ арткан хәлдә, башкортстанлыларны нигездә тәэмин итәргә җитә. Әмма мәсьәлә шунда: кайсы продукциянең экологик яктан чиста булуына һәм кайда җитеш­терелүенә үзебез кайчан җитди игътибар бирә башларбыз?

Олег Төхвәтуллин.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас