+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
25 апрель 2022, 11:30

Чәчү башланды!

Язгы кыр эшләре 44 районда старт алды.

Чәчү башланды!Чәчү башланды!
Чәчү башланды!

Башкортстан игенчеләре чәчү кампаниясен башлады. Бу хакта республика белән идарә итү үзәгендә атна саен уздырыла торган оператив киңәшмәдә төбәк авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов хәбәр итте.

22 апрельгә язгы кыр эшләре 44 районда башланган инде - дым каплаталар, уҗымнарны тукландыралар, күпьеллык үләннәрне тырмалыйлар. 15 муниципалитетта - иртә өлгерә торган бөртекле культуралар, тугыз районда көнбагыш чәчәргә керештеләр.

- Төбәктә бөртеклеләр узган ел дәрәҗәсендә сакланган - 1,72 миллион гектарда. Шул ук вакытта без бодай, арпа һәм тары җирләрен арттырдык, - диде Рамил Нуриәхмәтов.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, хуҗалыкларның орлык белән тәэмин ителеше 96 процентка җиткән. Шулай ук ашламаларның планлы күләменең 85 процентын да туплаганнар.

Төбәктә чәчү кампаниясе өчен кирәкле бөтен техника әзерләнгән. 9 меңгә якын трактор техник тикшерү узган инде, бу - планның 75 проценты. Техника паркын тулыландыру исәбенә кырларга, 2021 елга караганда, 150 тракторга күбрәк техника чыгачак. Туфрак эшкәртү агрегатлары саны - 170 берәмлеккә, чәчү комплекслары саны 140 берәмлеккә арткан. 2022 елның беренче кварталында аграрийлар барлыгы 1,9 миллиард сумлык 585 авыл хуҗалыгы техникасы сатып алганнар.
Башкортстан Башлыгы республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллективына һәм муниципалитетлар хакимиятләренә чәчү кампаниясен оештырган өчен рәхмәт белдерде.

- Сез бик яхшы әзерлек үткәрдегез һәм игенчеләр язгы кыр эшләренә тотынды, - диде Радий Хәбиров. - Хуҗалыкларның яңа авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуны дәвам итүе сөендерә. Барыбызга да уңышлар телим!

Фото: ufa.rbc.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас