+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
27 апрель 2022, 17:15

Башкортстанда быел аграрийлар 1,9 миллиард сумлык техника сатып алган

22 апрельдә Башкортстан аграрийлары чәчү кампаниясенә керештеләр. Язгы кыр эшләрен республиканың 44 районында башладылар.

Башкортстанда быел аграрийлар 1,9 миллиард сумлык техника сатып алганБашкортстанда быел аграрийлар 1,9 миллиард сумлык техника сатып алган
Башкортстанда быел аграрийлар 1,9 миллиард сумлык техника сатып алган

15 муниципалитетта - иртә өлгерә торган бөртекле культуралар, тугыз районда көнбагыш чәчәргә керештеләр. Хуҗалыклар 14 мең гектардан артык солы, арпа, бодай, борчак, көнбагыш һәм шикәр чөгендере чәчтеләр. Аграрийлар 285 мең гектар мәйданда дым каплатты, уҗымнарны тукландырды, күпьеллык үләннәрне тырмалады.

"Бөртекле культуралар орлыклары белән республика, тулаем алганда, 100 процентка тәэмин ителгән. Аграрийлар минераль ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары белән тәэмин ителгән, запас булдырылган, - дип билгеләп үтте Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Чәчү кампаниясе башланыр алдыннан Русия Хөкүмәте аграрийларга ярдәмне киңәйтте. Шулай итеп, федераль бюджеттан бөртеклеләр җитештерүчеләренә 10 миллиард сум акча бүленгән. Кризиска каршы чаралар пакеты кабул итү нәтиҗәсендә, республикада язгы кыр эшләренә федераль һәм республика бюджетларыннан 2 миллиард 634 миллион сум юнәлтеләчәк. Бу узган ел дәрәҗәсеннән 500 миллион сумга күбрәк.

"Бу карарларның һәркайсы илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү өчен зур әһәмияткә ия. Кешеләргә үзебезнең сыйфатлы продуктларны сайлау мөмкинлеге булырга тиеш", - диде Премьер-министр Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас