Анда Башкортстан буенча “Россельхознадзор” идарәсе җитәкчесе урынбасары Ришат Котлымәтов эшчәнлекнең ничек оештырылуы турыда сөйләде. Чарага чакырылган “БашИнком” предприятиесенең әйдәүче фәнни хезмәткәре Илфат Хисамов бал корты гаиләләренең продуктлылыгын арттыру һәм бал сыйфатын яхшырту өчен яңа буын прибиотик кушылмаларны куллану нечкәлекләре турында сөйләде.
Умарталыкларны урнаштыру, урманнарны химик эшкәртү мәсьәләсе дә борчый умартачыларны. Моңа кагылышлы сорауларга “Урманчылык идарәсе”нең Архангель урманчылыгы җитәкчесе Андрей Зайцев ачыклык кертте. Архангель районы ветеринария станциясе начальнигы Венер Хаҗиәхмәтов Башкортстан фәнни-җитештерү ветеринария үзәгенең күчмә лабораториясе республика умартачыларының бал кортлары авыруларын һәм балын тикшерү максаты белән үзенең эшчәнлеген башлавы, шулай ук белгечләрнең районга килүе хакында да әйтте. Шунысын да әйтергә кирәк: алар бал кортларын вируслы, инвазион һәм бактериологик авыруларга тикшеренүне бушлай үткәрә.
Әлбәттә, умартачылар авыл хуҗалыгы предприятиеләренең басуларны агулы химикатлар белән эшкәртүенә борчыла. Бу мәсьәләгә ачыклык кертеп, “Үзәк” МТСының Архангель районы буенча идарәчесе Урал Яхшыбаев агымдагы елда рапс һәм көнбагыш чәчүлекләренең кайда урнашуы турында мәгълүмат җиткерде. Шулай ук пестицидлар һәм агрохимикатларның хәвефсез кулланылышы турында да әйтеп үтте.
Тәҗрибә уртаклашу өчен җыелышка Иглин районының умартачылар җәмгыяте рәисе Фәнил Галләметдинов та чакырылган иде. Алексей Трапезников җитәкчелегендәге “Архангель балы” умартачылар ассоциациясе дә актив катнашты.
Җыелыш нәтиҗәләре буенча якын арада хәл ителергә тиешле мәсьәләләр һәм алдагы чорга планнар билгеләнде.
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.