+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 апрель 2022, 10:25

Дым барда ашыгырга кирәк!

Язгы басуга беренчеләрдән булып “Урал сәүдә компаниясе” механизаторлары чыкты, биредә уҗымнарны өстәмә тукландыру киң колач алды. Алдынгылар үрнәгендә бу эшкә башка хуҗалыклар да тотынды. Уҗым басуларын эшкәртү иртә бөртеклеләр чәчүгә туфрак әзерләү белән бергә алып барыла.

Дым барда ашыгырга кирәк!
Дым барда ашыгырга кирәк!

Тоташ алганда, район буенча уҗым культуралары торышы борчылу тудыра, ни өчен дигәндә, былтыр чәчелгән мәйданнарның яртысыннан күбрәген (56 процент) яңадан чәчәргә туры киләчәк. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шушы максатта җиткелекле күләмдә орлык һәм минераль ашламалар тупланган.
Бөртекле культураларны быел 45 мең гектарга якын мәйданда үстерү планлаштырыла. Бу былтыргы чордан чак кына азрак, чөнки чәчүлекләр структурасына үзгәрешләр кертелгән, атап әйткәндә, карабодай мәйданнары арттырылган. Әлеге культураны район буенча 675 гектарда чәчү каралган.
Сабанашлык бөртеклеләр 35 мең гектар тирәсе, шуның 20 мең гектарга якынында бодай үстерү күздә тотыла. Чәчүлекләр турында сүз чыккач, янә шунысы күзгә ташлана: соңгы елларда районда солы мәйданнары сизелерлек артты. Быел, мәсәлән, бу культураны 2600 гектарда чәчү планлаштырыла, ягъни былтыргыдан мең гектарга диярлек күбрәк. Моның сәбәбе төбәктә елкычылыкның кискен үсеш алуына бәйле.
Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында атлар санын арттыручылар ишәйде. Вил Гыймалетдинов хуҗалыгына да турыдан-туры кагыла бу. Вил Гәрәй улы — Әлшәй төбәгендә бай тәҗрибәле фермерларның берсе, аның биләмәгә алган җирләре — 2 мең гектар тирәсе. Чәчүлекләр структурасында солы мәйданнары да ныклы урын алган. Яңа Сәпәш авылы янындагы басуда ул 80 гектарда үстереләчәк. Фермерның улы Вилдан биредә яңа уңышка нигез салу белән мәшгуль. Егетнең хезмәт дәрте ташып тора, техникасы да яңа. “Джон-Дир” маркалы чәчү комплексы үткән елда гына алынган, быел беренче сынавын тота. Вил Гыймалетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгында язгы чәчүгә янә ике агрегат җәлеп ителгән. Механизаторлар Наил Гобәйдуллин һәм Җәвит Тураянов идарә иткән чәчү комплекслары көйле эшли. Туфрак дымлы чакта басуларны чәчеп калдырырга тырыша игенчеләр.
Сабанашлык культураларыннан бодай һәм арпаны күпләп игүче хуҗалыклардан “Раевка” һәм “Заря” җәмгыятьләрендә барча техника басуларга чыкты. Дым каплату һәм туфрак әзерләүне тиз арада төгәлләп, агрегатлар чәчүгә кереште.
Мәгълүматлардан күренүенчә, район буенча бөртеклеләр 27 апрельгә 8 мең гектарда чәчелгән дә инде. Эш планына ярашлы, бер тәүлектә район буенча сабанашлык культураларын 2 мең гектарда чәчү каралган һәм график әлегә төгәл үтәлеп килә.
Районда терлекчелек тармагы үсеш кичерә, шуңа бәйле мал азыгы культураларына да игътибар зур. Мәсәлән, күпьеллык үлән басулары 7 мең гектарны били. Бу мәйданнар тырматылып, аларда үсемлекләрне өстәмә тукландыру үткәрелгән.
Табигать шартлары әлеге чорда игенчеләр файдасына, шуңа басуларда эшләр кызу бара. Район буенча кыр эшләрендә 180 трактор катнашуы көтелә, моннан тыш, тагылма инвентарь һәм агрегатлар сыйфатлы ремонт үткән. Кыскасы, язгы кыр эшләрен оешкан төстә һәм билгеләнгән вакытта үткәрү өчен барча мөмкинлекләр тудырылган.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: