+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 Май 2022, 15:10

Язның бер көне елны туйдыра!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә пост урнаштырган.

Язның бер көне елны туйдыра!
Язның бер көне елны туйдыра!

"Беренче Май бәйрәмнәрендә безнең аграрийларга эш күп булды. Соңгы тәүлек эчендә генә дә республикада 120 мең гектардан артык җир чәчелде. Язгы чәчүне барлыгы 520 мең гектардан артык мәйданда башкардык, бу - безнең планнарның дүрттән бер өлеше.

Башкортстанда - биш климат зонасы, аларның һәркайсында язгы чәчү график буенча бара. Әгәр республиканың төньягында, Яңавыл һәм Аскын хуҗалыкларында чәчү башлана гына икән, көньяктагы кайбер районнарда ул экваторны узды. Авыргазы һәм Кырмыскалы районнарында сабанашлык культуралары өчен билгеләнгән мәйданнарның яртысыннан артыгын чәчкәннәр, Әлшәй һәм Мәләвез районнарында да бу күрсәткечкә якынаялар.

Хезмәтчәннәребезгә рәхмәт. Яхшы һава торышы һәм уңышлар телим! Ел уңышлы булсын", - дип яза Радий Хәбиров "ВКонтакте"да.

Фото: vk.com/wall413272232_796911

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: