27 апрельдә Федоровка районына чираттагы баруыбыз биредәге күпчелек хуҗалыкларда язгы чәчү эшләренең ныклап башланып торган һәм көннән-көн көчлерәк үсеш алган чорына туры килде.
— 14 апрельдә дым каплатуга һәм күпьеллык үләннәрне тырматуга чыксак, 18 апрельдә чәчүгә төштек. Шул рәвешле, 200 гектарда солы чәчүне тәмамлап, хәзер җир өлгергән саен эш темпларын арттыра барып, бүген менә 100 гектар мәйданда арпа чәчәбез, — дип каршы алды, ерактан киң басуны иңләп килүче заманча куәтле чәчү комплексы таккан “К-742” тракторына күрсәтеп, “Азат” җәмгыяте җитәкчесе Азат Әминев.
Азат Вахит улы белдерүенчә, хуҗалык чәчү кампаниясенә, һәрвакыттагыча, һәр җәһәттән тулы әзерлек белән килгән. Башкача булырга мөмкин дә түгел. 9185 гектар чәчүлек мәйданнарына ия хуҗалыкта язгы кыр эшләрен иң кыска агротехник срокларда — 10 майга тәмамлау бурычы куялар. Ә моның өчен, билгеле, техника җиткелекле, төзек һәм заманча, аларны иярләүчеләр һәркайсы үз эшенең остасы булырга, орлык, ашлама, ягулык-майлау материаллары белән дә бернинди дә өзеклек булмаска тиеш. Хәер, боларның барысын да республика күләмендә үрнәк итеп куярлык дәрәҗәдә хәстәрләү “Азат” хуҗалыгында инде еллар дәвамында күркәм традициягә әверелгән.
— Уҗым бодае 1200 гектарны биләсә, язгы бодайны 3100 гектарда чәчәчәкбез. Янә дә 300 гектарны — арпа, 200 гектарны — солы, 2000 гектарны көнбагыш биләячәк. Аерым хәл-шартларга бәйле карабодайга ихтыяҗ артуын исәпкә алып, байтактан игелмәгән бу культураны да быел 500 гектарда чәчәргә карар иттек. Димәк, үзебезнең карабодай да бездә җитәрлек булачак, — дип, быелгы чәчүлекләр структурасы һәм андагы үзенчәлекләр белән таныштырды Азат Вахит улы.
Көнбатыш санкцияләренә бәйле ашлама һәм орлыклар белән тәэмин ителештә авырлыклар булмадымы, дип тә кызыксындым хуҗалык җитәкчесеннән.
Азат Әминев белдерүенчә, ил һәм республика күләмендә күрелүче күләмле ярдәм чаралары нәтиҗәсендә, бу өлкәдәге барлык мәсьәләләр дә уңай хәл ителгән. Аерым алганда, хуҗалыкта 900 тонна ашлама тупланган. Шул рәвешле бүген чәчелүче һәр гектарга 103 килограмм ашлама кертелә. Орлык сатып алу мәсьәләсендә дә хуҗалык әллә ни авырлыклар кичермәгән. Аерым алганда, элгәре, мәсәлән, көнбагыш орлыгын чит ил җитештерүчесеннән алган булсалар, быелдан үзебезнең сортларга күчкәннәр. “Русиядә җитештерелгән орлык арзангарак та төште”, — ди бу җәһәттән Азат Вахит улы. Башка культуралар буенча исә үзләрендә үстерелгән һәм инде күп еллар дәвамында сынатмаган, югары уңыш белән сөендергән орлык чәчәләр.
— Техниканы төзекләндерү, ягулык-майлау материаллары туплауга бәйле дә бернинди дә өзеклек булмады. Хөкүмәткә рәхмәт, шул исәптән язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 50 миллион сумлык льготалы кредит алдык. Бу — бик зур ярдәм, безгә ул ниятләгәннәрнең барысын да тулы куәтендә тормышка ашыру мөмкинлеге бирә, — ди Азат Әминев.
Әлеге вакытта “Азат” хуҗалыгы басуларын заманча чәчү комплексы таккан “К-700”, “К-740”, “К-742” маркалы куәтле тракторлар иңли. Аларны иярләгән алдынгы механизаторлар Степан Селяев, Тәлгать Дашкин, Анатолий Михайлов, берөзлексез орлык һәм ашламаларны ташып, төяп торучы “КамАЗ” водительләре һәм хезмәтләндерүчеләр Олег Асабин, Василий Евдокимов, Иван Сальников, Павел Никитин һәм башкалар бу көннәрдә, чын мәгънәсендә, көнне төнгә ялгап эшли. Ә инде хуҗалыкның Югары Явыш бүлеге идарәчесе Алмаз Гобәйдуллин, Новоселка бүлеге инженеры Евгений Данилов һәм, әлбәттә, җәмгыять җитәкчесе Азат Әминев үзе басудан кайтып та кермиләр, дисәк тә арттыру булмастыр. Хуҗалыкта басу эшләре торышы белән танышкан арада моңа үзебез дә кат-кат шаһит булдык. Әле генә хуҗалык җитәк-чесенең һәм аның урынбасарларының машинасы эш барган басуга чаба, икенче мизгелдә инде алар ындыр табагына килеп, орлык һәм ашлама мәсьәләләрен хәстәрли, ул арада йомышы төшеп, район үзәген дә урап кайта.
— Көне елны туйдыра торган вакыт бит. Халык та: “Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне”, — дип белми әйтмәгән. Йөгерергә, эшләргә, тырышырга кирәк. Әйткәндәй, быел ел уңай килеп, мал азыгын да былтыргыдан күбрәк хәзерләрбез, дигән ышанычта торам. Юкса, былтыр корылык аркасында ел накысрак булды. Әмма сынатмадык, кышлатуны уңышлы үткәреп, бүген көн саен Мәләвез сөт заводына 4,5 тонна сөт озатабыз, — диде Азат Әми-нев, үсемлекчелектән терлекчелектәге хәлләр торышына күчеп.
Шунда ук хуҗалык җитәкчесенә 2300 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 820 савым сыеры асралучы хуҗалык ни өчен соң әле сөтне үз заводында эшкәртми, ә Мәләвезгә сата, дигән сорауны бирдем. Баксаң, моңа кадәр дистәгә якын төр сөт продукциясе җитештергән “Азат” җәмгыятенең сөт заводы әлеге вакытта ремонтка туктаган икән. Аны җитди төзекләндереп һәм иң заманча корылмалар урнаштырып, сентябрь аенда эшкә кушарга ниятлиләр. Заманча җиһазландырылган завод эшкә кушылганнан соң, биредә сөт, кефир, катык, каймак, май гына түгел, сөттән башка ихтыяҗ белән файдаланучы бик күп төр продукция дә җитештереләчәк.
— Кичә савым сыерларының беренче көтүен, 450 баш малны җәйге лагерьга чыгардык. Атна-ун көн эчендә, симертүдә булганнарыннан тыш, башка маллар да җәйләүгә күчереләчәк. Яшел үлән күзгә күренеп күтәрелә. Җәйләү чорында безнең хуҗалыкта тәүлеклек савым күрсәткече, гадәттә, 8 тоннага җитә. Быел да шуннан ким булмас дип уйлыйм. Һәрхәлдә, терлекчеләр дә, савучылар да шушы күрсәткечкә чыгу максатында барлык көчен салып эшли, — диде Азат Вахит улы.
Хуҗалык икътисадының ныклы булуы, биредә һәр җәһәттән киләчәккә йөз тотып эшләүләре турында шул да сөйли: аграр тармак өчен гаять катлаулы булган үткән елда да монда 22,5 миллион сумлык “Уникорд” маркалы ашлама һәм агу сиптергеч агрегат, 4,5 миллион сумлык “Хорш” культиваторы сатып алганнар. Бу җәһәттән, “Азат” җәмгыяте уңганнары өчен генә түгел, республиканың гомум аграр тармагы өчен дә ел былтыргыдан күпкә уңышлырак булыр һәм алар иң глобаль проектларны да тормышка ашыра алыр дигән изге теләктә калыйк!
Хәерле сәгатьтә!
Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.