Кукурузны дөнья күләмендә игенчелек тармагында мөһим культура буларак кабул итәләр. Мал азыгы сыйфатында гына түгел, ә бөртеккә үстерү аны куллану мөмкинлекләрен арттыра. Төньяк Европа илләрендә киң таралган бу культураның соңгы елларда глобаль азык-төлек проблемаларын хәл итүдәге әһәмияте үсү күзәтелә. Рәсми мәгълүматларга караганда, узган елларда дөньяда кукурузның бөртеккә җыелган тулай уңышы беренче урынга чыкты һәм 905 миллион тонна тәшкил итте. Шунысын да ассызыклап әйтергә кирәк: соңгы 100 ел дәвамында аның тулай җыемы 9 тапкырдан да күбрәккә артты.
БМОның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек оешмасы, шулай ук, АКШның барлык культураларны фәнни нигездә районлаштыруны өйрәнү белән шөгыльләнүче департаменты мәгълүматлары буенча, дөньяда кукуруз җитештерү һәм аны күпләп куллана башлау 2013 елдан күзәтелә. Күпчелек илләрдә аның мәйданнары гына зураеп калмады, ә аны заманча игү технологияләре дә яңара башлады.
Русиядә кукуруз үстерүгә нинди әһәмият бирелә? “Басулар патшабикәсе”н игү мөмкинлекләрен Башкортстан аграрийлары ни дәрәҗәдә куллана?
Шушы һәм башка сораулар белән без Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рәзит Нурлыгаяновка мөрәҗәгать иттек.
— Узган гасыр дәвамында кукуруз игүгә караш бөртөрле генә булды дип булмый. Еш кына ил башлыкларының аграр сәясәткә мөнәсәбәтенә дә бәйле булды ул. Шунысы куанычлы: соңгы унъеллыкларда әлеге басу культурасына мөнәсәбәтнең уңай якка үзгәрүе күзәтелә. Мин моны басучылыкта җир хуҗаларының нинди культураны чәчәргә кирәклеген үзаллы хәл итә башлавы нәтиҗәсе дип кабул итәм. Шулай ук, кукурузның мал азыгы өчен мөһим культура булуын аңлаучылар да арта.
“Росстат” мәгълүматларына караганда, 2019 елда илдә кукуруз мәйданы 2,6 миллион гектарга якынлашты. Бу — алдагы еллардан 3,2 тапкырга күбрәк дигән сүз. Әлбәттә, мәйдан зурлыгы, тулай җыем арту илебездә бу юнәлештә селекция эшчәнлегенең дә яңа дәрәҗәгә күтәрелә башлавы турында сөйли. Галимнәрнең эзләнү-тикшеренүләре нәтиҗәсе буларак, гибридларның продуктлылыгы артты, аларның тиешле җылылык җитмәгән шартларда да яраклашып үсү мөмкинлеген көчәйтте. Мисал өчен, Германиядә узган гасырның кырыгынчы елларында тәгаен сорт урынына аның гибридларын куллану кукурузның продуктлылыгын ике тапкырга күтәрде.
Тарихи белешмә. Кукурузны бөртеккә үстерү аеруча 1920 еллар башындагы корылык шартларында үзенең мөһимлеген күрсәтте. Идел буе төбәгендә, мәсәлән, бөртекле культуралар уңышы бөтенләй булмаганда кукурузны бөртеккә үстерү ачлыкка дучар булучылар санын киметергә ярдәм итте. 1920 елның 13 сентябрендә “Правда” гәзитендә корылыклы елда кукурзны бөртеккә үстерүнең ашлыкка караганда отышлырак булуы турында фәнни мәкалә дөнья күрә. Әлеге язма белән танышканнан соң, Владимир Ленин СССР Дәүләт планы рәисе Г. Кржижановскийга ашыгыч рәвештә илдә кукуруз мәйданын арттыру һәм әлеге культура буенча фәнни-тикшеренү юнәлешен үстерүгә бәйле чаралар эшләргә әмер бирә.
Бу эш Башкортстанда да уңышлы башлана. 1920 еллар ахырында Миловка авыл хуҗалыгы техникумы профессоры Скоробогатов республикадагы беренче “Миловка” сортлы кукуруз уйлап чыгара. 1930 елда Дүртөйле дәүләт сорт участогында “Бурлей-Каунти” сорты һәр гектардан — 43,3, 1933 елда — 34,3, ә корылыклы 1940 елда уртача 22,5 центнер уңыш биргән. 1936 елда кукурузның “Миловка” сорты Чишмә районының “Яңа тормыш” колхозында, шулай ук, һәр гектардан 25 центнер төшем белән куандырган.
Кызганычка каршы, шушы чорлардан соң Башкортстанда кукуруз үстерүгә әһәмият кими башлый. Бары тик сугыштан соңгы елларда гына Башкорт Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре әлеге культураның яңа сортлары буенча эшли башлый. Бу өлкәдәге казанышлар, әлбәттә, исеме дөнья күләмендә билгеле селекционер-галим Васих Хангилдин белән бәйле. Ул әлеге культураның “Чишминская-1”, “Чишминская-3”, “Чишминская-7” һәм тагын берничә төрле гибридын уйлап чыгара. Яңа сортлар өлгергән, сыйфатлы орлык бирә һәм алар арытаба хуҗалыкларда бөртеккә һәм силос өчен чәчелә башлый.
Илдә һәм Башкортстанда кукурузны силос өчен һәм бөртеккә үстерә башлауга ныклап 1950 елларда гына тотындылар. Ул чорларда кукуруз үстерү сәясәте аграр тармактагы иң зур казаныш буларак кабул ителгәне дә хәтердә. Әлеге культураны үстерүчеләр һәм аңардан зур уңыш алучы хуҗалыклар, механизаторлар аерым игътибар белән макталды. Республикада хәтта “Башкорт АССРның иң яхшы кукуруз үстерүчесе” дигән танытма да булдырылган иде.
Әмма илдәге үзгәрешләр һәм авыл хуҗалыгы тармагына “заманча караш” формалаштыру кукурузга игътибарны янә киметте. Бары тик 1980 елларда гына бу культураны интенсив технология белән игә башладылар. Бу заманның да үз рекордлары, геройлары булды. Яңа технологияләр кертелү, ниһаять, аграр хуҗалыкларның да онытылган культурага уңай мөнәсәбәтен кайтарды.
1998 ел. Мәләвез районының Салават исемендәге һәм Илеш районының “Урожай” колхозында (мин ул чакта соңгысында хуҗалык рәисе идем) “Кейс” комбайннарында 100әр гектарда кукуруз уңышы бөртеккә җыеп алынды. Аннары өч ел дәвамында без кукурузны орлыкка гына үстереп, рекордлы уңыш алуга ирештек. Башка өстенлекләре дә булды. Уңышны җыеп алганнан соң җирдә калган сабаклары кышын кар тотарга ярдәм итте, аннары без ул мәйданны пар җире буларак эшкәрттек.
2001 елда кукуруздан соң чәчелгән мәйданда арышның “Чулпан” сорты һәр гектардан уртача 62 центнер уңыш бирде. Ассызыклап әйтергә телим: чәчү әйләнешенә кертелгән кукуруз җирне минераллар белән туендыруда зур роль уйный. Җирне азот белән баету хуҗалыкта һәр гектардан 50 центнердан артыграк кукуруз бөртеге алу мөмкинлеге бирәчәк, ә азот һәм фосфор белән туендырганда, ул 60 центнерга якынлашачак.
Мәгълүм булуынча, узган елда басучылык өчен дә вегетация чоры корылыкка туры килде. Шул ук вакытта, җир яңа технология нигезендә эшкәртелгән очракта һәм кукурузның безнең климатик шартларда яраклаштырылганына өстенлек биргәндә, кукурузны бөртеккә үстерү үзен аклый. Аларның кайсы сортларын һәм гибридларын сайларга, әлбәттә, аграр галимнәр һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
Башкортстанда узган елда бөртеккә үстерелгән кукуруз мәйданы — 15 мең гектар чамасы, ә һәр гектардан уртача уңышы 30,8 центнер тәшкил итте. Шуны да билгеләргә кирәк: үткән елда бөртеклеләрнең уртача гектар куәте 13,5 центнердан артмады, ягъни кукуруздан ике тапкыр азрак тәшкил итте.
Әлеге чагыштырудан нинди нәтиҗә ясарга була? Минемчә, республика аграрийлары кукуруз мәйданын күбрәк мал азыгы хәзерләү максаты өчен түгел, ә аны товарлыклы кукуруз бөртеге (ашлыгы) алу өчен игәргә тиеш. Сәүдә базарында ихтыяҗ зур. Аны сатып та керем алуны арттырып булачак.
Мондый мисал Самара өлкәсендә бар. Күпчелек хуҗалыклар, мәсәлән, терлекчелек тармагы белән бөтенләй шөгыльләнми, ә кукурузны бөртеккә үстерүдән зур табыш ала. Билгеле, мин һич тә бүгеннән республикада терлекчелек тармагына игътибарны киметергә кирәк, дигән фикер белдермим. Ә бары тик кукурузны бөртеккә үстереп тә аграр предприятиеләр керемне аз алмый, дип әйтергә теләвем. Икенчедән, “басулар патшабикәсе” ышанычлы мал азыгы да. Ә терлекчелек продукциясенә сорау үзебездә дә, тышкы сәүдә базарында да зур.
Дөньяда, илдә соңгы айларда дәвам иткән вакыйгалар да шуны дәлилли: терлекчелек һәм кошчылык предприятиеләре өчен катнашазык җитешми башлады. Русиядә аның байтак өлеше әлегә кадәр чит илдән сатып алына иде. Көнбатыш илләренең басымы терлек, кош-корт өчен азыкны үзебезнең илдә җитештерүне арттыру таләбен куйды. Һәм шундый шартларда катнашазык җитештерүдә кукурузның да мөһим өлеш алуын күз уңында тотып, мин аны бөртеккә үстерүгә караш тагын да җитдирәк булырга тиеш, дигән фикердә. Безнең илдә кукуруз импортын алыштыру мөмкинлекләре дә, алшартлар да бар.
Әйтергә кирәк, кукурузны бөртеккә үстереп, без фураж бөртеген (ашлыгын) алуны арттыру белән генә чикләнмәячәкбез, ә аерым төр бөртекле культуралар “киеренкелеген” дә киметә алачакбыз. Мин, беренче чиратта, бодай һәм арпаны күз уңында тотам. Шунысы да мәгълүм булсын: кукуруз уңышы җыеп алынганнан соң төрле ашлама микъдары башка культуралар белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк кала.
Узган елның августында Авыргазы районының “Салават” кооперативы басуында сояны һәм кукурузны бөртеккә үстерү тәҗрибәсе, аның нәтиҗәлелеге буенча республика семинары үтте. Биредә аны игүдә иң камил технологияләр күрсәтелде. “Кубань” калибрлау заводы вәкилләре аграрийларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Әлеге хуҗалыктагы һәм республиканың башка аграр предприятиеләрендәге уңай тәҗрибәләрнең һич тә игътибардан читтә калмасына ышанасы килә. Билгеле, кайбердә бөртекне киптерү агрегатлары җитешми, дип тә әйтергә мөмкиннәр. Галимнәр уңышын җыеп алу белән кукурузны консервантлар кулланып консервларга тәкъдим итә. Ул арытаба мал азыгы өчен дә сыйфатлы компонент булып хезмәт итәчәк.
Әлбәттә, кукурузның барлык сортлары да сыйфатлы бөртек бирә алмый. Чәчкәндә бигрәк тә иртәрәк өлгергәннәренә өстенлек бирергә кирәк. Башкортстан шатларында, мәсәлән, аның “Кубань” дигән сорты үзен аклый. Бу сорт республиканың байтак хуҗалык-ларында үзен яхшы яктан күрсәтте.
Кукуруз гомер бакый игенчелектә үзен “басулар патшабикәсе” буларак танытты. Һәм онытылып барган дәрәҗәле исемен ул кабат кайтарачак әле, дип уйлыйм. Чөнки бүген без кукурузны бөртеккә күбрәк мәйданнарда һәм үзебезнең галимнәр тәкъдим ителгәнен күбрәк чәчә алабыз икән, ул илнең аграр тармагы өчен генә түгел, ә бер үк вакытта импортка бәйлелекне киметергә һәм азык-төлеккә бәйсезлекне көчәйтергә дә ярдәм итәчәк.
Олег Төхвәтуллин әзерләде.