Хәзерге чорда да республиканың аграр тармагында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең зур гына өлеше авыл малтабарларына туры килә. Атап әйткәндә, шәхси ярдәмче хуҗалыклар (ЛПХ) — тулай продукциянең 40 процентын, крестьян-фермер хуҗалыклары (КФХ) янә 15 процентын бирә. Аграр сәясәтне үзгәртеп, авылда хуҗалык итүнең кече формаларына игътибар арттырылу нәтиҗәсендә әлеге күрсәткечләрнең янә үсәчәге көн кебек ачык. Монда инде авыл малтабарларына дәүләт ярдәме арттырылу, эшкә дәртләндерү максатында яңа программалар куллану аерым әһәмияткә ия.
Әлшәй районында аграр тармакта кече малтабарлыкны үстерү юнәлешендә бай тәҗрибә туплануын билгеләп үтәсе килә. Хәзерге чорда төбәктә 98 крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара, малтабарлык хокукында 12 шәхси ярдәмче хуҗалык теркәлгән, соңгы биш елда 4 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы оештырылды. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүендә алар үз өлешен елдан-ел арттырып килә. Үткән ел нәтиҗәләре буенча районның тулай аграр продукциясендә КФХлар өлеше — 19, ЛПХларныкы 37 процент тәшкил итә.
Бу урында шундый белешмә дә сорала: район биләмәләрендә 15 эре авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли, алар арасында заманча аграр оешмалардан “Башкортстан бройлеры”, Раевка шикәр заводы, “Башкортстан ит компаниясе”нә караучы дуңгызчылык комплексы да бар. Аларда җитештерелгән продукция күләме тоташ алганда миллиард сумнар белән исәпләнә. Моңардан чыкканда, авыл малтабарлары өлешенең саллылыгы бигрәк тә ачык күренә.
Гомумән, аграр тармакта кече малтабарлыкны үстерүнең социаль-икътисади күзлектән караганда башка отышлы яклары да бихисап. Алар турында Әлшәй районы хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Данир Әхмәдишин мондый аңлатма бирде:
— Авыл хуҗалыгы җитештерүендә моңарчы фермерлар һәм шәхси малтабарлар күпчелектә өстенлекне басучылыкка биреп килде, — диде ул. — Тәүге карашка ук бик тә уңайлы һәм шуңа киң таралган эшчәнлек төре бу. Биләмәгә, яисә сатып җир аласың да, күпмедер техника туплап, иген чәчәсең, яки көнбагыш үстерәсең. Әйткәндәй, фермерлар арасында шикәр чөгендере игү белән шөгыльләнүчеләр дә байтак бездә. Продукцияне күпләп җитештерсәләр дә, мондый типтагы фермер хуҗалыкларында эшләүчеләр саны ишле түгел, чөнки җитештерүчәнле техника булганда механикалаштыру дәрәҗәсе дә югары.
Авыл малтабарлары арасында ишле ат асрап, кымыз җитештерүне җайга салучылар байтак, янә умартачылык киң үсеш алды. Ә менә терлекчелек тармагын үз итүчеләр авыл малтабарлары арасында күп түгел, булганнары да төп юнәлеш итеп ит җитештерүне ала. Гомумән, соңгы чорда сөт фермалары нык азайды, бу фермерлар, шулай ук эре җитештерүчеләр арасында да күзәтелә. Ә бит авылларда шәхси ихаталарда сыер тотучылар шулай ук нык кимеде. Бу юнәлештә хәлне төзәтү өчен район буенча эшлекле чаралар күрелде, әлбәттә. Сөт җитештерүчеләрне дәртләндерү, аларга карата дәүләт ярдәме күрсәтү алгы планга куелды. Хәзерге чорда “Гаилә фермасы” программасы буенча максатлы эш алып барыла. Бу уңайдан шуны да белдерәсем килә: киләчәге өметле тармак бу. Район дәрәҗәсендә сөт терлекчелеген үстерү белән бергә, авылда байтак кына социаль мәсьәләләрне хәл итүгә дә этәргеч бирә ул. Шулар арасында иң әһәмиятлесе — яңа эш урыннары булдыру.
Районның аграр тармагы үсешенә күп көч салган белгеч белән килешми мөмкин түгел. Чынлап та, Данир Әнвәр улы әйтүенчә, авылдагы бәләкәй генә терлекчелек фермасы да күп кенә мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә сәләтле. Гайниямак авылында яшәүче малтабар Илвир Дәүләтшинның сөтчелек фермасы — моңа яхшы мисал. Аның төп белгечлеге — зоотехник. 1994 елда Аксен авыл хуҗалыгы техникумында һөнәр алгач, туган авылындагы “Искра” колхозында зоотехник булып хезмәт юлын башлый, ферма мөдире булып та эшләп алырга туры килә аңа. Бу юнәлештәге бай тәҗрибә алдагы эшчәнлегендә таяныч була, ни өчен дигәндә, 2017 елда терлекчелек тармагында шәхси эшен ачып җибәрә. Шушы максатта элекке колхозның малчылык абзарын сатып ала. Әйткәндәй, малтабарның хәзерге чорда күчемсез төп мөлкәте дә шуннан тора.
Зоотехникның сөт җитештерүгә махсуслашуы табигый, аның фермасында 35 савым сыеры исәпләнә. Әлеге вакытта аларның күпчелеге бозаулаган, әмма савым зур дип булмый, чөнки сөтнең ярыйсы өлеше бозауларга китә. Ә җәйге чорда сөт арта, ул тулысынча дип әйтерлек район үзәге Раевкадагы “Исток” кооперативына тапшырыла. Тәүлегенә 400 килораммга якын озата.
Гомумән, сөт эшкәртүгә махсуслашкан әлеге авыл хуҗалыгы кулланучылар предприятиесе белән эшлекле бәйләнешләр булдыруына Гайниямак малтабары шатланып бетә алмый. Ни өчен дигәндә, бердән, җитештерелгән продукцияне һәр көнне кооперативның сөт ташучы машинасы килеп ала, икенчедән, “Исток” кооперативы әгъзасы буларак, шәхси малтабар Дәүләтшинга тапшырылган сөт хакына ташламалар да каралган, әгәр кредит алу теләге туса, “Исток” банкта гарант булып чыгыш ясый. Эшен заманча таләпләргә ярашлы оештырган, перспективага йөз тотучы малтабар өчен монысы да мөһим.
Әлеге вакытта Илвир Дәүләтшин фермасында 80 баштан артык сыер малы исәпләнә. Җәйге чорда алар аерым төркемнәргә туплана, атап әйткәндә, малларның бер өлеше симертүгә куела, бозаулар исә аерым көтүгә чыгарыла, савым сыерларыннан аерым көтү оештырыла. Монда инде малтабарның төп таянычы — гаиләсе. Җәмәгате Алсу Әгъләнур кызы бухгалтер һөнәренә ия, шуңа да аның хуҗалык эшчәнлегендә исәп-хисапны алып баруы табигый, моннан тыш, сыерларны саву да аның өстендә.
Чагыштырмача яшь булсалар да, Дәүләтшиннар гаиләсендә өч бала үсеп килә. Өлкән кызлары Илвина медицина өлкәсен сайлаган, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә укып йөри. Икенче кызлары быел 9нчы сыйныфны тәмамлый, уллары Исламга исә 10 гына яшь. Әйткәндәй, әти-әниләре үрнәгендә Дәүләтшиннарның балалары да хезмәткә өйрәнеп үсә – кызлар өчен сыер савуның бер кыенлыгы юк, уллары исә яшь малларны көтүдә ярдәмләшә.
Ни генә әйтмә, терлекчелек – күптармаклы өлкә. Атап әйткәндә, кышкы чорга җиткелекле мал азыгы да туплау таләп ителә. Бер сүз белән әйткәндә, печәне-саламы, фураж ашлыгы да кирәк. Шушы максатта малтабар биләмәгә җир алган, анда, нигездә, бөртеклеләрдән арпа үстерелә. Басучылыкны нәтиҗәле итеп техникасыз алып барып булмый, максатка ирешим, дисәң, иген чәчү, аны җыеп-суктырып алуга да техника таләп ителә. Бу өлкәдә кешедән соранып йөри торган хуҗа түгел Илвир – техниканың һәммәсен булдырган. “Беларус” маркалы тракторы, “КамАЗ” автомашинасы, ашлык комбайны да бар. Аларда эшләү өчен кадрлар җиткелекле, алар — авылда яшәүче туган-тумачалары.
— Безнең эшчәнлектә төп таянычыбыз да алар, — ди Илвир. — Сеңелем Рәйлә, мәсәлән, савучы эшен башкара, аның җәмәгате Нурфаяз Габбасов — шулай ук ышанычлы партнерларымның берсе. Фаил һәм Марат Миңнеяровларның агач яру цехлары бар, алар төзелешкә такта материалы белән ярдәм итә. Игеннәрне урып-җыюда, печән хәзерләүдә туганнарны җәлеп итәбез. Сүз дә юк, аларның хезмәтләре түләүле, хәзерге чорда башкача мөмкин дә түгел. Иң мөһиме – бер-беребезгә ышанычны югалтканыбыз юк.
Гайниямак авылы биләмәсе малтабарлыкның кече формалары шактый зур үсеш алган төбәк буларак билгеле. Илвирның абыйсы Риваль Дәүләтшинның, мәсәлән, бу өлкәдә бай тәҗрибәсе бар. Әлеге вакытта ул шәхси ихаталардан сөт җыю белән шөгыльләнә. Әбүзәр Шәйгарданов төбәктә кымыз остасы буларак билгеле. Зиннур Хисмәтуллин агач эшләре буенча белгеч, умарталар ясый.
Сүз дә юк, әлеге чорда авыл малтабарларының җитештерү куәтләре зурдан түгел, әмма алар киләчәккә зур өметләр баглап яши, эшчәнлекне киңәйтү буенча анык планнар кора. Монда инде махсус программалар рәвешендәге дәүләт ярдәменең авыл малтабарларына барып җитүен телисе генә кала.