+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 Май 2022, 10:50

Тук бөртекләр яхшы шытым бирсен!

Чакмагыш районында язгы кыр эшләре киң колач белән бара.

Тук бөртекләр яхшы шытым бирсен!
Тук бөртекләр яхшы шытым бирсен!
Чакмагыш районында 5 майга чәчеләчәк мәйданнарның биштән бер өлешендә, ягъни 13193 гектарда эшләр башкарылды. Иң күп мәйданнар “Базы” җәмгыятенә (4691 гектар), “Үзәк” машина-технологик станциясенең Чакмагыш филиалына (1509), “Заря” (1325), “Герой” хуҗалыкларына (1127), һәм “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозына (930 гектар) туры килә.

“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында җир мәйданнарының өчтән бер өлешендә диярлек бу эшне тәмамларга өлгергәннәр дә инде. Биредәге язгы культуралар чәчү өчен бүленгән 2446 гектарның 530ында – арпа, 100 гектарында солы, 50 гектарында берьеллык үлән чәчелгән. Басуларда куәтле“К-744” һәм “Джон Дир” тракторларына тагылган “Феат”, “Джон Дир” чәчү комплекслары эшли. Аларның тәүгесен Айнур Әһәлетдинов хезмәтләндерә. “КамАЗ” машинасында Иршат Хәмәтдинов гербицидлар белән эшкәртелгән орлыкны һәм минераль ашлама өзлексез китереп тора, ә комплексны хуҗалык уңганы Глүз Фазлетдинов заправкалый. Чәчелгән мәйданнарны “МТЗ-82.1” тракторына тагылган кәтүкләү агрегаты белән булдыклы механизатор Илдар Галимханов тыгызлап бара. “Джон Дир” чәчкечен Фәнүр Сәлимов хезмәтләндерә. Аңа орлык һәм ашламаны “КамАЗ” йөртүче Әхәт Әһәлетдинов ташый, чәчкечне заправкалау – Ранис Галиев җаваплылыгында.
– Егетләр тырыш, һәркайсы үзеннән таләп ителгәнне яхшы аңлап, күңелен салып эшли, – ди хуҗалык идарәсе рәисе, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәсүл Фәйрүзов. – Мөһим агротехник алымнар төгәл үтәлеп, чәчүне оптималь вакытта тәмамларга тырышабыз, барлык шартлар да тудырылган.
Сабан тургайлары сайравына техника гөрелтесе дә кушылып, игенчеләр көне елны туйдырыр мәлдә олы җаваплылык тоеп эшли. Тырышлыклары көзен келәтләрдә буралар тулылыгы белән аклансын, дип телибез.

Фәнис Әмирханов.
Чакмагыш районы.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: