Басуларга чыгарыр өчен ашламалар әзер, хуҗалыклар элита орлыклар белән тәэмин ителгән.
Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рәдиф Әкъсәнов сүзләренә караганда, быел районда чәчүлек җирләрен арттыру көтелә.
Әлеге вакытта дым каплату, күпьеллык үләннәрне тырмату һәм уҗымнарны ашлау тәмамлану стадиясендә.
Районда 16 мең гектарда - бөртеклеләр һәм кузаклылар, 14 мең гектарда күпьеллык үлән чәчү көтелә.
Башлап "Алга", "Восход" хуҗалыклары басуларга чыкты, бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да язгы кыр эшләре белән мәшгуль.
Автор: Гөлнара Гыйлемханова.