+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 Май 2022, 18:44

"Агротуризм"да катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлаячак

Гаризаларны 16-20 майга кадәр тапшырырга мөмкин.

"Агротуризм"да катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлаячак
"Агротуризм"да катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлаячак

Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Агротуризм» грантларына конкурста катнашуга гаризалар кабул итүне игълан итә.

Авыл туризмын үстерү проектларына кече аграр бизнес вәкилләре ярдәм алачак.

Мондый проектлар туристларны кабул итү һәм тирә-юньдәге территорияләрне төзекләндерү өчен биналар төзүне яисә ремонтлауны, күңел ачу инфраструктурасын булдыруны, туристик һәм башка җиһазлар, кирәк-ярак сатып алуны үз эченә ала.

Фермерлар 10 миллион сумга кадәр грантка исәп тота ала.
Сумма үз кертемнәренең күләменә бәйле.

Гаризалар кабул итү: 2022 елның 16-20 мае.

Барлык сораулар белән Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк:
Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 106. 9.00-18.00 сәгатьләрдә (ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш).

Белешмәләр өчен телефоннар:
8 (347) 218-05-64; 8 (347) 218-05-26.

Фото: fingazeta.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: