+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 Май 2022, 22:37

Авылларны үстерү - төп бурычларның берсе

Бу җәһәттән республика илдә алдынгы урыннарны били.

Авылларны үстерү - төп бурычларның берсе
Авылларны үстерү - төп бурычларның берсе

Бүген Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Хөкүмәт утырышында "Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын тормышка ашыру турында фикер алыштылар.

Андрей Назаров ассызыклаганча, программаны гамәлгә ашыруда Башкортстан Русиянең башка төбәкләре арасында уңай күрсәткечләргә ия.

– Бездә авыл халкы өлеше зур - 40 процент тирәсе. Шуңа күрә авылда тормыш сыйфатын күтәрү - стратегик мөһим сәяси бурычларның берсе булып тора. Без авыл территорияләрен төзекләндерүгә, гражданнарның торак шартларын яхшыртуга, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен квалификацияле белгечләр белән тәэмин итүгә юнәлтелгән дәүләт программасы чараларында актив катнашабыз, – диде Андрей Назаров.

Премьер-министр соңгы ике елда республикада 433 гаилә торак шартларын яхшыртуга субсидияләр алуын билгеләп үтте. 100гә якын гаилә найм килешүе буенча бирелә торган йортлар төзи алган. Авыл территорияләрен төзекләндерү буенча 90 проект гамәлгә ашырылган. 14 километрдан артык юл салынган, 33 километр газүткәргеч һәм 18 километран артык суүткәргеч үткәрелгән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: