Башкортстан — Русиянең Идел буе федераль округында экспортка юнәлеш тоткан иң зур төбәкләренең берсе. Республиканың аграр тармак буенча тышкы икътисади эшчәнлеге “Халыкара кооперация һәм экспорт” федераль программасы кысаларында тормышка ашырыла. Соңгы елларда агросәнәгать тармагы предприятиеләренең, кече һәм урта бизнес берәмлекләренең казанышлары халыкара сәүдә мәйданчыкларында киңрәк урын ала башлады. Башкортстанның экспортлаучы компанияләре соңгы
елларда дөньяның 120гә якын иле белән хезмәттәшлек итте.
Шунысы да игътибарга лаек: Башкортстан экспорт мөмкинлекләрен үстерүне аграр сәясәттәге мөһим юнәлеш буларак билгеләде. Һәм, әйтергә кирәк, республика 2020 елда Русиядә иң беренчеләрдән булып экспортны үстерүгә булышлык итүче яңа икътисади инструмент куллана башлады. Ул чимал булмаган энергетика продукциясе җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүче малтабарларның әлеге эшчәнлектәге чыгымнарының бер өлешен субсидияләүне үз эченә ала. Экспертлар республиканың тышкы икътисади эшчәнлегендәге аграр экспорт юнәлеше куәтләренең зур булуын билгели.
Әлбәттә, соңгы елларда дөньякүләм сәүдә мөнәсәбәтләренә тискәре йогынты ясаган пандемия һәм Көнбатыш илләренең басымы элекке хезмәттәшлек мөмкинлекләрен берникадәр сүндерер кебек иде.
Аграр экспорт мәйданында үз урынын алган Башкортстан өчен дә әлеге шартлар җитди сынау булып тора. Әмма Русия тышкы бәйләнешләрен яңа дуслар, сәүдә базары исәбенә ныгытачак. Башкортстан Хөкүмәте исә алдагы 3-4 елда экспорт күләмен ике тапкыр арттыру бурычын куйды.
Дөньяда халыкара хәл киеренке. Пандемиядән соңгы яшәешебезне дә җайга салып өлгермәдек, АКШ канаты астында булган Европа илләре Русиягә төрлечә басым ясый башлады. Безнең энергия чыганакларыннан баш тартып, бәлки, бераз вакыт, кем әйтмешли, “утын ягып” та яшәрләр. Ә менә дөнья халкын азык-төлектән мәхрүм итеп булмый. Әлбәттә, АКШ моңа кадәр Русияне дөньякүләм сәүдә базарында азык-төлек поставкалаучы буларак кына кабул итә иде, ә соңгы елларда ул безне төп көндә-ше буларак күрә башлады. Европа илләренең Русия белән хезмәттәшлек итүдән баш тартуларын таләп итүе дә — шуның ачык мисалы. Бу хәлләрдән соң Русиянең экспорт мөмкинлекләре кимерме, дигән сорау туа. Әлбәттә, юк. Берничә көн элек кенә федераль чиновникның бик кыю фикере яңгырады: тышкы сәүдә базары АКШ һәм Европа илләре белән генә чикләнми. Ел башына булган мәгълүматлар буенча, мәсәлән, Русиянең авыл хуҗалыгы продукциясе дөньяның 160тан артык иленә озатыла иде. Якын Көнчыгыш, Көнчыгыш һәм Көньяк Азия, Африка, БДБның күпчелек илләре ике яклы хезмәттәшлек җепләрен нинди сәяси шартларда да ныгыту ягында.
Башкортстанда аграр экспорт күләме узган ел йомгаклары буенча аеруча рекордлы булды һәм шул вакыттагы бәяләр буенча 328,8 миллион доллар тәшкил итте. Шул рәвешле, республика аграрийлары 167 миллион доллар күләмендә куелган еллык планлы индикаторны арттырып үтәде.
— Әгәр өч ел элек республика чит илгә, нигездә, чимал озатса, үткән елдан без, өстәмә бәясе югары булган продукцияләр сатуга өстенлек бирдек. Быелдан аграр экспорт үсеше май-жир продукциясе, эшкәртү сәнәгате ризыклары, шулай ук, ашлык, ит һәм сөт продукцияләрен күбрәк сату белән бәйле. Шул ук вакытта, без, чимал һәм продукцияне күбрәк җитештерү бурычын куйганда, иң тәүдә республикада яшүчеләр ихтыяҗыннан чыгып эш итәргә тиеш. Әмма экспортны үстерүгә һич тә игътибар кимергә тиеш түгел. Мисал өчен, республика үсемлек маен башкортстанлылар ихтыяҗыннан 7 тапкырга артыграк җитештерә. Сүз дә юк, әлеге һәм эчке сәүдә базарын тәэмин итүдән артып киткән продукцияләрнең кайберләре экспорт өчен әзерләнергә тиеш. Һәрхәлдә, хәзер аграр хуҗалык җитәкчеләренең күбесе эчке һәм тышкы сәүдә конъюнктурасын өйрәнеп эш итә, — ди республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Белешмә. “Россельхозцентр”ның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, быел беренче кварталда да экспорт эшчәнлеге элекке темпны саклаган. Елның тәүге өч аенда Башкортстан аграрийлары 52 мең тонна ашлык һәм аның эшкәртелгән продукциясен чит илгә озаткан. Оешма тарафыннан ерак һәм якын чит илләр белән сәүдә хезмәттәшлеге кысаларында 929 фитосанитар сертификат бирелгән.
Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Германия, Бельгия, Дания, Латвия, Норвегия, Азәрбайҗан, Грузия, Төр-кия һәм Үзбәкстанга 52 мең тонна бодай, арпа, җитен, карабодай, сафлор (майлы үсемлек), рапс, арыш һәм бодай оны, чөгендер түбе озатылган. Әлбәттә, аларның бер өлеше Европа илләренең дөньядагы соңгы вакыйгаларга бәйле безнең илгә булган санкциясенә кадәр экспортланган иде. Шуңа, әлегә кадәр үз халкын Русиядән алынган туклану продуктлары белән тәэмин иткән аерым илләрнең иртәгәсе язмышы ничек булыр — фаразлавы авыр.
Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән кабул ителгән гомумдәүләт проектларының ил үсешенә һәм аның чит илләр белән хезмәттәшлеген ныгытуга зур йогынты ясавы бәхәссез. Авыл хуҗалыгы тармагында аның яңартылган һәм хәзер “Халыкара кооперация һәм экспорт” дигән юнәлеше тормышка ашырыла. Әлеге аграр документ кысаларында аның “Башкортстанда АПК продукциясе экспорты” дигән төбәк проекты кабул ителде. Аграр экспертлар фикеренчә, гомумдәүләт проекты илебездә агросәнәгать тармагын үстерүгә генә түгел, шулай ук, авыл тормышын яхшыртуга, җитештерүчеләрнең дөнья базарына чыгуына да зур этәргеч бирде. Ил күләмендә кабул ителгән проектның төп максаты — 2030 елга кадәр агросәнәгать продукциясе экспортын 47,1 миллиард долларга җиткерү.
Белешмә. Узган елда Русия 37,7 миллиард долларлык агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлады. 2020 елда әлеге күрсәткеч 30,5 миллиард доллар иде. Үсеш 23,6 процент тәшкил итә. Натураль үлчәмгә салганда, барлыгы 71,1 миллион тонна продукция чит илгә озатылган. Иң күп сатып алучы — Евросоюз илләре. Экспортта аларның өлеше 4,7 миллиард доллардан күбрәк.
Русиягә каршы санкция шартлары дәвам итүгә карамастан, Башкортстанның халыкара сәүдә мөнәсәбәтләре тотрыклылыгын саклый. Бу турыда елның беренче кварталындагы экспорт эшчәнлеге мәсьәләләре каралган киңәшмәдә Тышкы икътисади сәүдә һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева белдерде.
— Бигрәк тә Русия белән еллар дәвамында ике яклы хезмәттәшлеге ныгый барган дус илләр белән товар әйләнеше яхшы, – диде министр. —Кытай, Белоруссия һәм Казахстан белән элемтәләр ышанычлы. 2016 елдан Башкортстанның БДБ илләре белән сәүдә мөнәсәбәтләре уңышлы дәвам итә. Төркиядә, Казахстанда һәм Беларусь Республикасында Башкортстан вәкиллекләре ачылу да шуны күрсәтә. Май аенда шундый ук вәкиллекнең Үзбәкстанда ачылуы да зур өметләр вәгъдә итә. Кытай Республикасы белән икътисадның берничә юнәлешендә сәүдә итү яхшы нәтиҗәләр бирә. Республика аграрийлары тәкъдим иткән көнбагыш маена, кузаклы культураларга, түкләргә (жмых), шикәр һәм арпага чит илдә ихтыяҗ зур.
Русия Хөкүмәте аграр хуҗалыкларга чит илләр белән хезмәттәшлекне арттыруга булышлык итүче карар кабул иткәннән соң, эре агрохолдинглар гына түгел, фермерлар арасында да дөнья сәүдә базары таләпләренә җавап бирүче продукция җитеш-терүгә омтылучылар саны артты. Әлеге документ чит илгә озатылган продукцияне сертификатлауга бирелгән субсидиягә дәгъва итүче предприятиеләр өчен зур этәргеч булды. Моңа кадәр тышкы сәүдәгә продукция озатучы үзе генә субсидия алган булса, яңа карар буенча хәзер аграр продукцияне экспортлаучы арадашчылар белән эшләгән очракта да дәүләт ярдәмен алачаклар.
Республиканың аграр ведомствосы башлыгы белдерүенчә, гомумдәүләт проекты, беренче чиратта, Башкортстанның аграр җитештерүендәге потенциалны ачарга, аны үстерүгә этәргеч бирде һәм экспорт белән шөгыльләнүче хуҗалыкларның арта баруы безнең җитештерү генә түгел, ә сәүдә итәргә өйрәнә башлаган базар шартларындагы көндәшлектә үз урыныбызны табуыбыз турында сөйли.
Узган ел авыл хуҗалыгы өчен аеруча катлаулы булды. Бу турыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең узган елдагы эшчәнлеге буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайдагы отчетында ассызыклап әйтте. Радий Фәрит улы, шулай ук, республика алдында эшкәртү сәнәгате күләме буенча федераль округта тәүге “өчлек”кә керү бурычы куелуын да билгеләде. Монысы аграрийларга экспорт өлешендә эшкәртелгән продукция күләмен арттырырга кирәклеген дә күрсәтә. Әйткәндәй, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүдә Башкортстан федераль округта 2020 елда алтынчы урында булса, узган елда бишенче баскычка күтәрелде.
Заман һәм вакыт яңа бурычлар гына түгел, яңа сынаулар да куя. Әмма илдә, республикада максатлы дөрес аграр сәясәт алып барылуы теләсә нинди каршылыкларны бердәмлек һәм максатчанлык белән җиңәргә ярдәм итәчәгенә шик юк.
Олег Төхвәтуллин.