-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 Май 2022, 09:41

“Фәкать яңгыр көтәбез!”

Мөһим кампанияне һәр җәһәттән җитди әзерлек белән каршы алган Федоровка районының “Линар” хуҗалыгында шулай диләр.

“Фәкать яңгыр көтәбез!”
“Фәкать яңгыр көтәбез!”
Федоровка районының “Линар” хуҗалыгына баруыбыз коры һәм җилле көнгә туры килде. Урман буйларында әле кар ятуга карамастан, көчле җил, чакрымнарга сузылган тигез басулардагы туфракны киптереп, өермә уйната. Мондый хәл-шартларда, аңлашыла, булачак уңыш язмышын көннәр генә түгел, хәтта сәгатьләр дә хәл итә. Шуңа да “Линар” хуҗалыгы уңганнары, басуларның өлгерешенә карап, дым очып югалганчы орлыкларны тизрәк җир куенына салып калырга тырыша.

— Быел язгы кыр эшләрен 13 апрельдә башладык. Күпь­еллык үләннәрне тырмату, ашлау, дым каплату кебек эшләр инде артта калды. Бүген тулы куәтенә чәчү кампаниясе бара. Аерым алганда, 350 гектарда — ашлыкка, 191 гектарда мал азыгына солы, 450 гектарда ар­па, 400 гектарда бодай, 1500 гектарда көнбагыш, 50шәр гектарда судан үләне һәм люцерна чәчү бурычы тора. Быел, шулай ук, мал азыгы өчен амарант культурасы орлыгын сатып алдык. Аны 60 гектарда чәчәчәк-без. Тәҗрибә күрсәтүенчә, кукуруз белән кушып биргәндә, бу төр мал азыгы сыерларның сөт җитештерүчәнлеген күпкә арттыра, — дип, эшләр торышы белән таныштырды хуҗалык җитәкчесе Вилнар Скрынников.
Әйтергә кирәк, 2017 елда 3,5 мең гектар мәйданда эш башлаган җәмгыять биш ел эчендә сөрентеләрен 4,3 мең гектарга җиткергән. Быел янә дә 204 гектар сөрелми яткан җирләрне әйләнешкә кертеп, чәчүлекләрен 4,5 мең гектарга җиткерү максаты куя “Линар” җәмгыяте уң­ганнары.
— Былтыргы ел безнең өчен бик катлаулы булды. Коточкыч корылык аркасында ниятләгән уңышның бер өлешен генә ала алдык. Аның нәтиҗәләре уҗым­нарның чыгышында һәм торышында да сиздерде. Шуңа төп өметне язгы культураларга баглыйбыз һәм дүрт күз белән диярлек җылы, көчле яңгырлар явып үтүен көтәбез. Ә югары уңыш алу өчен үзебездән таләп ителгәннең барысы да төгәл эшләнде һәм эшләнә, — ди Вилнар Скрынников.
Хәер, моның шулай булуы, җәм­гыять җитәкчесе әйтмәсә дә, күзгә бәреп тора. Мөмкин­лек­кә карап, шактый зур күләмдә ашлама сатып алынган һәм ул алдан хәстәрләнгән югары кондицияле орлык белән бергә җиргә кертелә. Әйткәндәй, көн­багыш һәм кукуруз орлыгының быел чит илдә җитештерелгәнен түгел, үзебездәге орлыкчылык хуҗалыкларыннан алынганын чәчәчәкләр. “Үзебездә үстерел­гән орлык арзангарак та төште”, — ди бу уңайдан рәис. Калган культуралар буенча исә алдынгы хуҗалык җитәрлек күләмдәге һәм тиешле кондициядәге орлыкны үзләрендәге чәчү материалыннан көздән үк хәстәрләп куйган.
Хуҗалыкның техника паркы да һич зарланырлык түгел. Без килгәндә хуҗалык басуларын заманча чәчү комплекслары таккан ике “К-700” һәм ике “Т-150” тракторлары иңлиләр иде. Җәмгыять җитәкчесе янә дә ике “Беларус” һәм бер “ДТ-75” тракторының тырматуда булуын, иртәгәсен исә тагын бер “К-700” тракторының көнбагыш басуына керәчәге турында белдерде. Кыскасы, биредә техника белән тәэмин ителештә бернинди дә проблема юк. Ни өчен дигәндә, хуҗалык җитәкчелеге аларны яңартуга иң җитди игътибар бирә. Бу җәһәттән иң катлаулы саналган 2021 елда да янә бер дискатор сатып алу хәстәрен күргәннәр.
Әлеге куәтле техникаларда эшләүче үз һөнәренең осталары булган басу батырлары да, чын мәгънәсендә, ут уйната. Бу җәһәттән Вилнар Викторович алдынгы механизаторлар Марс Заһидуллинны, Андрей Акимовны, Виктор Шаровны, Фәнзил Тәбәбиловны, водительләр Сергей Пашинны, Әхмәт Тимербаевны, Фаяз Рәхимовны, ындыр табагында орлыкларны агулаган Наил Тәтегәчевны аерым мактау сүзләре белән телгә алды. Баш инженер Рим Рәфыйковка, баш агроном Эльвир Тусмәтовка, пешекчеләр Галина Евдокимовага һәм Лариса Машинага да рәхмәтләре чиксез рәиснең.
Әйткәндәй, баш агроном Эльвир Тусмәтовны басу батырлары Рамил Ишембәтов һәм Әхмәт Тимербаев белән без солы чәчелүче басуда кызу эш өстендә очраттык.
— Барлык эшләр дә оешкан төстә бара, яңгырлар гына булсын! — дип, рәис әйткән сүзләр­не кабатлады алар да.
Хәер, яңгырлар бу хуҗа­лыкта үсемлекчелек өчен генә түгел, шушы көннәрдә җәйге лагерьларга чыгарылган сыер көтүлекләре өчен дә кирәк. Ни өчен дигәндә, 2017 елда 560 баш малдан башланган хуҗа­лык көтүен быел ел ахырына Вилнар Викторович 1000 башка җиткерү максаты куя. Ә моның өчен, аңлашыла, табигый көтү-лек­ләрдә үлән күкрәп үсү таләп ителә, кышка мал азыгын мулдан хәзерләү өчен дә мотлак яңгырлар кирәк. Алга карап эш итүче хуҗалыкның аксымга бай мал азыгы культурасы игә башлавының да үз сере бар. Әле, нигездә, сөтчелек тармагын алга сөрүче хуҗалык якын чорда ит җитештерү юнәлешендә дә колачлы эшчәнлек җәелдер­мәкче.
— Бүген хуҗалыкта 230 баш савым сыеры һәм ит токымлы 98 баш сыер асрала. Якын чорда янә 30 баш абердин-ангус токымлы тана кайтачак. Безнең максат — ел ахырына кадәр әлеге токымлы маллар үрчетүгә махсуслашкан токымчылык ху­җа­лыгы статусы алу. Тагын ике-өч елдан — әлеге токымлы сыерлар санын хуҗалыкта 300 башка җиткерү, — ди Вилнар Скрынников.
Хәер, әлеге вакытта да “Линар” хуҗалыгы ел саен 100 баш чамасы малны иткә озата. Хуҗа­лыкта ит юнәлеше яңа үсеш баскычына чыкканнан соң, әлеге күрсәткеч тә бермә-бер артачак, дип исәп тоталар. Бер үк вакытта, көн саен Мәлә­вез сөт заводына 1,2 тонна сөт сатучы хуҗалыкка бу юнәлеш тә ярыйсы гына тере акча китерә. Шуңа да ике юнәлешне дә саклау һәм үстерү ягындалар хуҗалыкта.
Иртә культураларны чәчүне исә “Линар” хуҗалыгы уңган­нары шушы көннәрдә тәмам­лар­га исәп тота. Аларның әйткән теләкләренә кушылып, җылы яңгырлар да озак көттермәс, дип юрыйсы гына кала.
Илдар Фазлетдинов.

Федоровка районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: