+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 Май 2022, 12:10

Басу җыры

Ул яз килү белән башланып, кара көзгә кадәр дәвам итә.

Басу җыры
Басу җыры
Авыл халкы өчен иң якын, иң күңелгә ятышлы җыр ул басу җыры. Тракто­рлар гөрелтесе, бүз тургайлар сайравы, башак шавы – болар барысы да авыл кешесе өчен кечкенәдән таныш һәм бу күренешләр, һичшиксез, тормышның дәвам итүе, буразналарга орлык, димәк, киләчәк уңышка нигез салынуы турында сөйли һәм күңелләрне күтәрә.

Краснокама механизаторлары да бу чорны көтеп алды, ниһаять, җир-су кибеп, техника, язгы-кыр эшләрен башлап, басуларга чыкты. Быел районда 16 мең гектарда бөртеклеләр һәм кузаклылар, 14 мең гектарда күпьеллык үлән чәчү көтелә.
Кыр эшләренә “Алга”, “Восход”, “Нур” хуҗалыклары старт бирде. Дым каплату төгәлләнеп, күпьеллык үләннәрне тырмату, уҗымнарны ашлау бара. Күп җирдә чәчү башланды, белгечләр чәчү кампаниясен 20 майга тәмамлауны максат итеп куйды.
“Племзавод-Алга” авыл хуҗалыгы кооперативында апрельнең соңгы көннәрендә чәчүгә төштеләр. Орлыклар инде күптән әзер, алар тиешле чистарту, агулау, эшкәртү үткән.
– Узган елгы корылык өчен март аенда республика бюджетыннан компенсация түләнде, район 10560 мең сум дотация алды, бу акча хуҗалыкларга югары репродукцияле орлык сатып алыр өчен бүленде. Районның 13 хуҗалыгы 250 тонна орлык кайтартты, тагы 300 тонна кайтарасы калды, – ди авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Валентин Никишев.
“Племзавод-Алга”ның узган ел 800 гектар мәйданда чәчүлекләре зыян күргән. Хуҗалыкка 2 миллион сум дотация бирелде, бу акчага алар 100 тонна чәчүлек материалы алган, шул исәптән 75 тонна бодай, 25 тонна арпа кайтарылган. Әлбәттә, җитәкчелек Хөкүмәтнең мондый ярдәменә рәхмәтле.
Басуларда бүгенге көндә 15 берәмлек техника эшли, биредә күпьеллык үләннәрне тырмату, дым каплату эшләре тәмамланган. Нәгыйм Шәймәрданов, Яков Биктубаев, Фларис Хаматов бу эшне зур тырышлык белән башкарган. Алда торган эшләрнең берсе – 500 гектар мәйданда уҗымнарны ашлау. Моның өчен хуҗалык тарафыннан 20 тонна аммиак селитрасы, 20 тонна мочевина сатып алынган.
Кырыгынчы тапкыр чәчү эшләренә тотынган Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Юрий Айдимиров язгы кыр эшләрен вакытында тәмамлар өчен техника да, механизторлар да, орлык та бар, дип билгели.
– Мин биредә 1982 елда эшли башлаган идем, 40 ел сизелми дә үтеп киткән. Күпме чәчелгән, күпме урылган! Быелгы яз башка еллардан әллә ни аерылмый, көннәр җылынып китә алмый, салкын тора. Без иртәнге җиденче яртыда эшне башлыйбыз, кичке сигезләргә кадәр эшлибез, көннәр коры торганда күбрәк эшләп каласы килә, – ди ул.
“Алга”лылар быел 4700 гектар җирне эшкәртәчәк, шул исәптән 2400 гектарда –бөртеклеләр, 1800 гектарда мал азыгы культуралары чәчү көтелә.
Хуҗалыкта кышлату чорын уңышлы тәмамлап, терлекләр дә көтүлеккә чыккан, бер атна эчендә сөтнең күзгә күренеп артуын билгелиләр.
– Ел җиңелдән булмады, мал азыгы кысынрак булды, шунлыктан гадәтидән ике атна иртәрәк көтүлеккә чыктык, –диләр биредә.
Тәҗрибәле һәм булдыклы аграрий – Рифкать Хатмуллин җитәкләгән хуҗалык шундый көндәлек мәшәкатьләр белән яши. Юл өстендә урнашкан басулардан узганда, тырма, чәчкеч таккан тракторларны күреп, күңел сөенә. Тормышыбызның тыныч, имин дәвам итүе күрсәткече, киләчәгебезнең икмәкле булуына гарантия кебек игенченең хезмәте.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: