+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 Май 2022, 12:06

Бергә эшләгәндә эш карышмый!

Ике буын Чурбаевларның гомум тырышлыгы белән җитештерү куәтләрен елдан-ел арттыра баручы гаилә фермер хуҗалыгы.

Бергә эшләгәндә эш карышмый!
Бергә эшләгәндә эш карышмый!
Федоровка районында иң куәтле фермер хуҗалыкларының берсе булган Чурбаев Фәнзил Фәйрүз улының крестьян-фермер хуҗалыгына тәү тапкыр гына килүебез түгел. Моннан унбер ел элек аның әти-әнисе Гөлсинә һәм Фәйрүз Чурбаевлар нигез сал­ган хуҗалык заманында ике мең башка кадәр каз үрчетеп сату белән дә, традицион терлекчелек белән дә шөгыльләнде. Соңгы берничә елда исә бүген инде өлкән Чурбаевларның махсус белемле, заманча фикер йөртүче һәм базар ихтыяҗын тирәнтен аңлаган уллары Фәнзил Чурбаев җитәкләгән хуҗалык ныклап торып үсемлекчелектә һәм елкычылыкта махсуслаша.

Бу килүдә гаилә башлыгы Фәйрүз Чурбаев безне аеруча балкып, шатлык тулы йөз белән каршы алды. Шулай булмый, кайсы юнәлештә дә эшләре уң бара фермер хуҗалыгының. Унбер ел элек арендага алынган 80 гектар җирдә эш башлаган булсалар, бүген чәчүлек мәйданнарын 1230 гектарга җиткергәннәр. Аның 230 гектарын былтыр гына алганнар. Техника паркы да берничә ел элек булгандагы белән чагыштырганда күпкә тулыланган. Мәсәлән, без килгәндә хуҗалык басуларын ике “Беларус”, ике К-700, бер “Алтай” тракторлары иңли иде. Орлык-ашламаларны “КамАЗ” һәм “ЗИЛ” машиналары өзлексез ташып тора. Аларның икенчесе заманча төягеч белән җиһазландырылган. Ягъни орлык-ашламаларны төяү һәм чәчү комплексларына бушату эшендә кул көче бөтенләй диярлек кулланылмый, бар да автоматлаштырылган.
Әмма унбер ел элек җәмәгате белән тәвәккәлләп эш башлаган Фәйрүз Чурбаев, беренче чиратта, болар өчен генә дә түгел, ә улларының гаилә эшен күтәреп алып, тагы да нәтиҗәлерәк дәвам иттерүләренә куанып бетә алмый. Әнә бит өлкән уллары Фәнзил Чурбаев барлык хуҗалык эшен үз кулларына алып, чын мәгънәсендә заманча яшь җитәкче үрнәген күрсәтә. Барлык документларны тиешле дә­рәҗәдә һәм дөрес итеп тутырып, язгы кыр эшләрен үткәрү өчен 4 миллион 150 мең сум кү­ләмендә ташламалы кредит юллаган, җитәрлек күләмдә ашлама, ягулык-майлау материаллары һәм аерым культуралар буенча орлык кайтартуны хәстәрләгән. Әйткәндәй, быел хуҗа­лыкта 82 гектарда игеләчәк карабодай орлыгының да суперэлита сортын алганнар. Авыл хуҗа­лыгы өчен былтыргы катлаулы елда да Чур­баевларның һәр гектардан уртача 22 центнер уңыш алуга ире­шүендә дә яшь җитәкченең роле зур. Шул рәвешле 2020 елда МТЗ-82 тракторын алсалар, былтыр техник паркны Т-4 тракторына гидравлик тырма, башка кирәкле техника һәм агрегатлар белән тулыландырганнар. Шунысы сөенечле: чын басу батырлары әтисе Фәйрүз һәм абыйсы Фәнзил Чурбаевлар үрнәгендә бүгенге көндә Мәләвез индустриаль колледжында белем алучы Марсель Чурбаев та ныклап торып хуҗалык йөгенә җигел­гән. Быелгы чәчү кампаниясендә ул МТЗ-82 тракторында практика үтә һәм чын басу батыры чыныгуын ала.
– Улларым җир эшен белеп һәм яра­тып үскәнгә, хуҗалык йөгенә бил­дән җигелгәнгә күрә дә эшләребез уң бара. Быел, мәсәлән, безнең хуҗалык басуларында 143 гектарда – солы, 266 гектарда – бодай, 189 гектарда – ар­па, 82 гектарда – карабодай, 295 гектарда көнбагыш үстереләчәк. Һәр гектарга 100 килограмм исәбеннән ашлама кертелде. Шуңа да ел уңай килеп, мул уңыш үстереп алуыбызга зур өметләр баглыйбыз, – диде Фәйрүз Чур­баев эшләр торышы белән тыныштырып һәм уллары белән горурланып.
Ул арада безнең янга басу читенә чыгып туктаган чәчү комплексларын хезмәтләндерүче механизаторлар Рамил Вәлитов, Илнур Кадергулов, Алик Якупов, энесе Марсель Чурбаев белән фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәнзил Чурбаев та килеп җитте.
– Егетләр дә, техника да сынатмый – барлык эшләр дә оешкан төстә бара. Шуңа май бәйрәмнәре тәмамлануга чәчүнең дә очына чыгарбыз дигән ышанычта торабыз. Бар да без ниятләгәнчә бара, – диде ул зур канәгатьлек белән.
Яшь җитәкче ниятләгәннәрдән, алдагы елда горчица культурасын игәргә дә исәп тоталар. Моның өчен СЗ-5,4 чәчкечен һәм “Заря” агу сиптергеч агрегатын сатып алу буенча эш җәелдерелгән. Фәнзил Фәйрүз улы билгеләвенчә, базарда зур сорау белән файдаланылучы горчица алдагы чорда хуҗа­лыкның чәчүлекләр структурасында төп культураларның берсенә әвере­лергә мөмкин.
Елкычылык өлкәсендә дә Чурбаев­лар мөһим һәм колачлы бизнес-проектны тормышка ашыру өстендә эшли. Әлегә елына 3-4 баш кына елкы малын иткә озата барып, бүген алар хуҗа­лыкта атлар санын 75 башка җит­кергәннәр. Максатлары исә – бияләр санын тотрыклы рәвештә 100-120 башка җиткереп, ит эшкәртү цехы оештыру, шул рәвешле үзләрендә җитеш­терелгән саф, экологик яктан чиста һәм сыйфатлы елкычылык продукциясе белән якын-тирә базарларны яулау. Бу максатта алар берничә төрдәш предприятиенең эш тәҗрибәсен өйрәнгән дә инде һәм үзләренең производствосын да шул нигездә оештыру идеясе белән яна.
– Әлеге стратегик максатны мотлак тормышка ашырачакбыз. Әмма ул куәтләргә чыгу өчен тагын 2-3 ел вакыт кирәк булыр, дип уйлым. Шуңа да максатка якынаю өчен безгә алдагы чорда үсемлекчелек юнәлешендә дә, елкычылык өлкәсендә аеруча тырышып эшләргә кирәк, – диде киләчәккә эш планнары белән уртаклашып Фәнзил Чурбаев.
Һәр җәһәттән булдыклы һәм уңган, бердәм, киләчәккә карап эш итүче Чурбаевлар гаиләсе ниятләгәннәрнең барысы да, һичшиксез, тормышка ашар дигән изге теләктә калыйк! Иманыбыз камил, үсемлекчелектә дә, елкычылык өлкәсендә дә аларның яулыйсы үрләре алда әле! Чөнки алар һәр эштә дә бергә һәм бердәм!

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ.
Федоровка районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: