+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 Май 2022, 17:42

"Гаилә фермасы" конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

Программа буенча дәүләт ярдәменең гомум суммасы 259,7 миллион сум тәшкил итте.

"Гаилә фермасы" конкурсында җиңүчеләр билгеләнде
"Гаилә фермасы" конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында 2022 елда "Гаилә фермасы" грантларына конкурста җиңүчеләрне билгеләделәр. Программа буенча дәүләт ярдәменең гомум суммасы 259,7 миллион сум тәшкил итте.

Конкурста катнашу өчен барлыгы 53 гариза кергән. Проектларны яклау өчен конкурс комиссиясе каршына 34 дәгъвачы кертелгән, аларның 28е сайлап алынган. Процедураны республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы "ВКонтакте" рәсми каналында турыдан-туры эфирда трансляцияләнде.


- 2дән 26 миллион сумга кадәр грантларны республиканың төрле почмакларыннан төрле фермер хуҗалыклары алачак,-диде Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - "Гаилә фермасы" программасы буенча дәүләт ярдәме хуҗалыкларны үстерүгә, киңәйтүгә, ә бу продукция җитештерүне арттыруга һәм республикада яңа эш урыннары булдыруга юнәлтелгән.

Гаилә фермасын үстерү өчен грантлар крестьян (фермер) хуҗалыкларына һәм шәхси эшкуарларга – 30 миллион сумнан артмаган күләмдә, әмма проектның йомгаклау бәясенең 60 проценттан да артмаган күләмдә бирелә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: