-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 Май 2022, 23:55

Ат асрау – файдалы эш

Ат – кешенең тугры дусты һәм ярдәмчесе. Элек-электән кешеләр аны үзләренең күптөрле хуҗалык эшләрендә файдаланган. Шуңа атлар, бал һәм курай белән беррәт­тән, республикабызның визит карточкасы булып тора.

Бу шөгыль үзенең тамырлары белән башкорт халкының тарихи үткәненә барып тоташа. Һәм, вакыт үтсә дә, аның белән кызыксыну кимеми. Архангель районында атларны байтак шәхси ихаталарда асрыйлар. Ат үрчетүчеләр саны артканнан-арта бара. Шунысы куанычлы, башлыча, бу эш белән атларны бәләкәйдән бар күңеле белән яраткан кешеләр шөгыльләнә. Күптән түгел Валентиновка авылында башкорт токымлы атларны үрчетү белән шөгыльләнәчәк фермер хуҗалыгы ачылды. Әлегә Исакаевлар хуҗалыгында 60тан артык баш токымлы ат исәпләнә. Маллар барлык мөһим ветеринар-санитария чараларын һәм диагностик тикшеренүләрне үткән.
Киләчәктә Рәфисә Ягафәр кызы һәм Әхмәр Әнвәр улы атлар санын арттырырга планлаштыра – гаилә фермасын үстерү өчен Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан грант алуга документлар әзерли.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: