+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 Май 2022, 16:28

Мәйданнарның яртысыннан күбрәге чәчелгән

Алга куелган планның 62 проценты үтәлгән.

Мәйданнарның яртысыннан күбрәге чәчелгән
Мәйданнарның яртысыннан күбрәге чәчелгән

Башкортстан аграрийлары көн саен 130 мең гектарга кадәр чәчәләр. 14 майга алар 1,3 миллион гектарда эшләрне төгәлләгән, бу планның 62 процентын тәшкил итә. Әлеге хакта Республика белән идарә итү үзәгендә узган атналык оператив киңәшмәдә вице-премьер, төбәк авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сөйләде.

- Төбәктә чәчү кампаниясе планлы режимда бара. Узган яңгырлар безгә файдага булды, җир бик тиз дым сеңдерде. Явым-төшем күләме бүген авыл хуҗалыгы культуралары өчен җитәрлек, - дип билгеләп үтте Илшат Фазрахманов.

34 муниципалитетта чәчү кампаниясе экваторны узды инде. Ә Кырмыскалы, Стәрлетамак, Илеш, Авыргазы һәм Әлшәй районнарында планның 85 проценттан артыгы үтәлгән.

Шул ук вакытта Башкортстанда сабанашлык культуралар – 893, майлы культуралар – 363, шикәр чөгендере 34 мең гектарда чәчелгән.

Республика аграрийлары техник паркны яңартуны дәвам итә, шул исәптән лизинг программалары буенча да. Гыйнвар-апрель айларында алар якынча 1 мең авыл хуҗалыгы машинасы һәм 3,4 миллиард сумлык җиһазлар сатып алган. Сатып алулар күләме буенча Авыргазы, Әлшәй, Дәүләкән, Кырмыскалы һәм Чишмә районнары алда бара.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгына иң аз техника сатып алучы муниципалитетлардагы хәлне анализларга һәм, кирәк булса, хуҗалыкларга методик һәм оештыру ягыннан ярдәм күрсәтергә кушты.

– Без һәрвакыт авыл хезмәтчәннәренә иңне куярга әзер. Ә яңа техника аларга нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Фото: mcx.gov.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: