Көнбатыш илләре үзләренең сәүдә-икътисади санкцияләре белән Русиянең эчке сәүдә базарында киеренкелек тудырырга тырышкан иде. Яз башында азык-төлек бәяләре дә бераз “сикергәләп” алды. Океан артындагы “дус” абзыйларның мондый санкцияләре бик вакытлы булды кебек. Чөнки, кибеттә җитәрлек, көч түгеп үстерәсе юк, дигән сылтау белән бакчада яшелчә-җимеш үстерүчеләр саны кими башлаган иде. Бәрәңге, кишер, суганның кайсы илдә үстерелгәненнән генә авыз итмәдек бит! Хәзер, аларны импортлау күләме кимегәч, үзебездә дә күбрәк үстерү мөмкинлеген һәм экологик яктан тазарак булуын аңлаучылар да арта. Бәрәңге, башка яшелчәгә соңгы айларда хакларның үсүе беренче карашка авыр кабул ителсә дә, икенче мөһим ягы да бар: аграр предприятиеләр генә түгел, крестьян хуҗалыклары да аны күпләп үстерү, табыш алу турында уйлана башлады.
Кайчан Башкортстанда бәрәңгенең килограммы — 80 (!), орлык суганыныкы 450 сумга җиткәне булды? Әлбәттә, сатып алган кеше өчен кыйммәт, ә аны үстереп сатучыга яхшы керем бу. Билгеле, үзебезнең җирләрдә күпләп үстерелә башлагач, мондый бәяләр дә тарихта гына калыр, дигән өмет бар.
Түбәндәге язма – Башкортстанда суган үстерү һәм аны импортлау күләмен киметү мөмкинлекләре турында. Республика шартларында суган үстерү ни дәрәҗәдә табышлы? Гомумән, Башкортстанның табигый-климатик шартлары суган үстерү өчен яраклымы?
Авыл халкының әлегә кадәр дәвам иткән үпкәсен дә, аптырашлы гаҗәпләнүен дә, ни сәбәптәндер, артык игътибарга алучы булмады. Гомер бакый органик ашланган бакча мәйданында үстерелгән бәрәңге, яшелчә түгел, ә чит илдән кертелгәннәре кибет киштәсендә өстенлек алсын әле! Дөнья базары, көндәшлек принциплары гына сәбәпче микән бу хәлгә? Әллә үзебезгә җитәрлек бәрәңге, яшелчә үстерә алмыйбызмы? Бүген сатуда “икенче икмәк”нең килограммы 70 сумнан артты. Берничә ел элек кенә аны авылда 12-18-20 сум белән җыеп йөриләр иде. Чит илдән кертелгәне үзебездә үстерелгәненең бәясен дә, бәһасен һәм кадерен дә төшерде. Нәтиҗәдә, шәхси хуҗалыкларның чыгарып сату запасы булмагач, бизнесменнар импортланганының бәясен, ике дә уйлап тормыйча, сәгате-көне белән күтәрде.
Авыл халкының Көнбатыш басымына “рәхмәт әйтүе” аңлашыла. Алар, ниһаять, күп нәрсәне үзебездә үстерә алачакбыз, дип өметләнә, ягъни импорт күләмен киметү крестьян хуҗа-лыкларының мөмкинлекләрен арттырачак.
Бу көннәрдә, мәсәлән, кешеләр бакча мәшәкатьләренә чумды. Орлык бәрәңгесе эзләүчеләрнең былтыргыдан күбрәк булуы күзәтелә. Суган утыртучылар да күзгә күренеп артты. Әйткәндәй, орлык суганының килограммы башкала сәүдәсендә апрель башында 220 сум булса, ай ахырына 360 сумга күтәрелде. Ә май бәйрәмнәренә инде ул 450 сумга җитте.
Гомумән, федераль дәрәҗәдә аграр чыганаклар фаразлавынча, алдагы ике елда илнең эчке сәүдә базарында суганга ихтыяҗ кимемәячәк. Ул, беренче чиратта, импорт күләменең кимүе, ә илдәге төрле категориядәге хуҗалыкларның үзебезгә җитәр-лек күләмдә хәзерләп өлгермәве белән аңлатыла.
Белешмә: Соңгы ике елда Русия чит илләрдән һәр елны 210 мең тонна чамасы башлы суган импортлаган. Күрсәткеч 2019 елдагыдан 26 мең тоннадан күбрәк. Аны иң күп поставкалаучы илләр – Мисыр, Кытай, Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркия.
Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, башлы суган ил буенча иң күп мәйданда Волгоград, Әстерхан, Ставрополь крае, Саратов һәм Ростов өлкәләрендә үстерелә. 2020 елда илдә башлы суганның тулай җыемы 1,7 миллион тоннадан артып киткән иде. Бу, аннан алдагы елдагы белән чагыштырганда, 4 процентка күбрәк. Гомум күләмдә шәхси хуҗалыклар өлеше 33,1 процент тәшкил итә.
Мәгълүм булуынча, Русиянең Азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү доктринасында экспорт күләмен арттыру һәм, киресенчә, илнең эчке сәү-дәсендә импорт өлешен киметү бурычы билгеләнде. Әйтергә кирәк, соңгы айларда чит илләрнең икътисади басымы Русиядә аграр җитештерүдәге эчке мөмкинлекләрне нәтиҗәлерәк куллануга этәргеч бирде. Экспертлар фикеренчә, шул исәптән суган үстерү тармагына да элекке данын кайтарырга ышанычлы юл ачылды.
Хәтсез еллар элек Башкортстан илдә суган җитештерүдә әйдүче төбәкләрнең берсе иде. Совет чорында, мәсәлән, Иглин суганы Башкортстан бренды дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Аны Мәскәү, Ленинград, Себер, Ерак Көнчыгыш һәм хәтта Европа ярминкә-ләрендә көтеп алалар иде. Иглин районы “Победа” колхозының суган үстереп сатудан алган еллык кереме 100 мең сумга якынлашканы да хәтердә. Ул вакытлар өчен бу бик күп акча исәпләнә иде.
Кызганычка каршы, яңа гасыр башланган чорлардан республикада әлеге яшелчәне үстерү үз дәрәҗәсен, әһәмиятен югалтты. Суганның яңа сортларын булдыру юнәлешендә эзләнүләр чикләнде. Тармак министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, урындагы хәзерләүчеләр канторалары да суганның товар йөзен саклау, югары уңыш бирүче суган сортларына өстенлек бирү таләпләрен төгәл үтәмәде.
Заманында “Кызыл таң” гәзитендә шул ук районның Калтыман, Алаторка һәм Балтика авыл Советлары җирләрендә яшәүчеләрнең башлы суган үстерүләре турында бик күп язмалар дөнья күрде. Берничә елдан аларның да, суган плантацияләреннән баш тартып, җитештерүнең башка юнәлешләренә күчү шаһитлары булдык. Менә шулай данын югалтты хәтсез еллар элек Куба халкы да яратып алган Иглин суганы.
Гәзиттә Башкортстанда суган җитештерү мәсьәләләрен күтәрергә этәргеч биргән тагын бер сәбәп бар. Ике ел элек Стәрлетамак районында иҗади командировкада булганда миңа исеме ил күләмендә суган үстерү остасы буларак киң билгеле атаклы “Йолдыз” колхозы рәисе Вәрис Хәйретдинов белән очрашу форсаты тиде. Аннары төрле сәбәпләр белән суган темасы ничектер онытылып торды. Дөресрәге, проблеманы тирәнрәк, төплерәк өйрәнү һәм республикада бу өлкәдә эшләүче белгечләрнең фикерләрен ишетү теләге бар иде. Без очрашкан вакытта пандемия дә, чит ил басымы турында да хәбәр юк иде әле.
— Орлык – товар, һәм ул даими соралучы товар. Чит илләрдә моны күптән яхшы аңлаганнар һәм сатарга өйрәнгәннәр. Кызганычка каршы, безнең республикада күп хуҗалыклар орлык җитештерүне тотрыклы керем чыганагы итү, кассаларны шуны сатып тулыландыру урынына, аны чит илләрдән сатып алуны өстен күрәләр. Орлыкны үзләрендә җитештереп, күбрәк акча алып булу турында уйламыйлар да. Аяныч хәл, безнең республикада басучылыкта культуралар арасында чит ил үрнәкләре өстенлек итә. Бу проблема тармак җитәкчеләре өчен генә түгел, ә орлыкчылык өлкәсендә эшләүче галимнәр өчен дә мөһим, – дигән фикерләрен теркәп куйганмын Вәрис Габдрәшит улының.
Белешмә. Башкортстанның эчке сәүдә базарында башлы суганга еллык ихтыяҗ 10-12 мең тонна чамасы тәшкил итә. Әлеге вакытта кибетләрдә, нигездә, Саратов өлкәсендә үстерелгән һәм Казахстаннан, Үзбәкстаннан импортланган суган өстенлек алган. Ел башында сәүдә нокталарында башлы суганның килограммы 35-40 сум торса, май-ның тәүге ункөнлегендә сату бәясе уртача 65-70 сумга җитте.
Данлыклы “Йолдыз” колхозы тәҗрибәсе турында искә төшерү дә очраклы түгел. Вәрис Хәйретдинов җитәкчелек иткән елларда хуҗалык яшелчә үстерү белән таныла. Башка культуралар янәшәсендә суган үстерү дә зур табыш китерә. Әйткәндәй, 1998 елда колхоз, шул чордагы бәяләр белән исәпләгәндә, 8 миллион сумлык суган саткан. Бу культураны җитеш-терү буенча “Йолдыз”, шул рәвешле, Русиядә беренче урынга чыга.
Тарихи белешмә. Хуҗалыкка яңа җитәкче килгәч, биредә кайсы яшелчәнең иң зур табыш бирүен ныклап өйрәнә башлыйлар. Менә шунда суганның иң файдалы культура булуы ачыклана. “Йолдыз”да аның барлык өч төрен дә үстерәләр: кара суган, орлык һәм аш суганы. Шулар арасында иң отышлысы орлык суганы дип табыла. 1999 елда, мәсәлән, эре суган гектарыннан 60 центнер уңыш бирсә, орлык суганы 150 центнерга җитә. Ул 40 гектарда үстерелде.
Вәрис Габдрәшит улы белән республикада суган үстерүнең өстенлекләре турында озак кына сөйләшеп утырганыбыз хәтердә калган. Җитәкче республикада бу мәсьәләгә карата игътибар җитешмәве турында борчылуын яшермәде. Суганның, шул исәптән башка яшелчә культураларының, ни рәвешле чит илдән кайтарылуына һәм аның үзебездәгедән арзанрак бәягә сатылуына да аптыравын белдергән иде. Ул вакытта әле санкция һәм башка икътисади чикләүләр турында сүз дә юк иде, югыйсә.
Бүген, совет чоры белән чагыштырганда, аграр хуҗалыклар ничек яшәргә, нәрсә үстереп, табышны күбрәк алып булачагын үзләре хәл итә. Ә менә Вәрис Хәйретдиновның бөлгенлеккә төшкән хуҗалыкны кабул итеп алгач, суган үстереп кенә “аякка басып булачак”, дигән фикергә килүе башта райком җитәкчеләрендә “шок” тудыра. Төплерәк фикерле рәисләр ашлык, ит-сөтне күбрәк җитештереп дөнья көтәргә тырыша, ә “Йолдыз” колхозы суган белән баерга өметләнә, имеш. Талач авылын баеткан, данга күмгән суган шөгыленең ничек башланып китүе турында җитәкченең истәлекләрендә бик матур тасвирлана.
Шул истәлекләрдән бер өзек:
“Бу табышлы тармакка тотынуның башы болай булды. 1970 елның октябрь аенда Стәрлетамакта районның партия-хуҗалык активы утырышы бара иде. Миңа сүз бирәчәкләрен алдан ук әйткәннәр иде. Мин урак эшләренең ничек тәмамлануы турында сөйләгәч, сүзне икенчегә бордым. Мин әйтәм, авылда 1400 кеше яши, 300гә якын йорт бар. Җиребез аз, чөгендер табыш бирми. Аның урынына суган үстерә башласак, ничек булыр икән? Зал тын калды.
Аңлыйсыздыр, бу бит югарыдан килгән күрсәтмәләргә, партия сәясәтенә каршы килү дигән сүз. “Куда ты гнешь?” — дип урыннан реплика ташлаучылар да булды.
Мин һаман үземнекен дәвам итәм. Башлы, эре суган турында сүз алып барам. Дәлилләү өчен тирә-яктагы химия, нефть химиясе заводларында эшләгән эшчеләрнең организмнарында тупланган зарарлы матдәләрне таркату өчен елына 14-16 килограмм суган ашарга кирәклеген дә әйттем. Аны махсус әдәбияттан укыган идем.
Эштән алсалар алырлар, утыртмаслар әле, дип, бер башлагач, туктамадым. Бүгенге бу колхозның киләчәге юк. Минем урынга башка кеше килсә дә бик авыр булачак, халыкның көнкүреше начар. Минемчә, крестьян тырышып эшләргә һәм матур итеп, мул тормышта яшәргә хаклы. Тамагы да тук булсын, йортын да салсын, машинасын да алсын. Моның өчен хуҗалыкка матур табыш бирүче бер тармак кирәк. Ми-немчә, ул – суган, дидем.
Яз көне минем исемгә югарыдан партия күрсәтмәсе килеп төште. 100 гектар мәйданда суган чәчәргә! Алга берьюлы берничә проблема килеп басты. Нәрсәдән башларга? Орлык та юк, тәҗрибә дә. Бары тик теләк кенә бар. Ул чакта Иглиндә һәм Раевкада суган үстерәләр иде. Шул язны орлык табып, зур гына мәйданда суган игә башладык. Чөгендер чәчмәдек. Уңыш беренче елда ук матур булды. Акрынлап эшләр көйләнә барды. Тәҗрибә тупланды, техникасын да сатып ала башладык. Иң мөһиме — көткән өмет акланды: колхоз кассасына миллионлаган сум акча керә башлады. Халыкка матур эш хаклары түләдек. Авылда җиңел машина алучылар, зур йортлар салучылар күбәйде. Талач авылы үзенең икенче яшьлеген кичерә, күзгә күре-неп төзекләнә башлады. Социаль объектлар, мал абзарлары төзелде, юллар, күперләр ныгытылды, асфальт түшәлде...”
Башкортстан үзенең элекке “суганчы республика” дигән данын кайтара алырмы? Аграр белгечләр дә, экспертлар да бер фикердә: дәүләт ярдәме һәм сәүдә базарында ихтыяҗ булса, әлбәттә, моңа ирешеп булачак. Башкорт дәүләт аграр университеты галимнәре, мәсәлән, 2012 елда данлыклы Иглин суганы сортын тагын да камилләштереп тергезү эшенә тотынган иде.
– Кубага кадәр күпләп экспортланган Иглин суганы “югалу”ның төп сәбәбе аны үстерүнең кыйммәткә төшүендә дигән фикердә мин. Чөнки яңа икътисади мөнәсәбәтләргә күчкән чорда камил технологияләр җитешми иде. Шул сәбәпле, суган җитештерү кыйммәткә төште һәм бу, үз чиратында, аның бәясе артуга китерде. Иглин суганын импорт алыштырды...
Яңа тәкъдим ителгән сорт “Иглинский-2” дип атала. Тикшеренүләрдән күренүенчә, ул яхшы уңыш бирә, озак вакыт сыйфатын югалтмый саклана. Яңа сортның климат үзенчәлекләренә дә бирешмәве ачыкланды. Корылыклы һава шартларында да, артык дымлы булганда да бирешми торган сорт. Галим буларак, шуны да ассызыкларга телим: урындагы җитештерүчеләргә дәүләт яклавы җитешми. Ул галимнәргә дә кирәк, чөнки, яңа сортны үрчетү — катлаулы процесс, ул зур финанс чыгымнары таләп итә, – дигән иде аграр университетның кафедра доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Игорь Кузнецов узган елда журналистлар белән очрашуда.
Яңа Иглин суганының алдагы язмышы ничек буласын Башкортстан, Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә аны сынау “түтәлләре” хәл итәчәк. Тамбов дәүләт сорт сынау участогындагы “имтихан” да яхшы бәя алыр дигән ышаныч бар. Башкортстан галимнәре яңа сортны теркәү һәм патент алу өчен Русиянең Дәүләт сорт сынау комиссиясенә заявка биргән.
Билгеле, сәүдә нокталарында чит илләрдән кертелгән суган, башка яшелчәләрнең кимүе дәүләт тарафыннан билгеләнгән ниндидер чикләүләргә генә бәйле түгел. Үзебездә җитештерелгәннең көндәшлек таләпләренә туры килүе, эчке базарда сатып алучылар тарафыннан ничегрәк кабул ителүенә дә бәйле. Әлбәттә, бәяләрнең дә чамалырак булуы мотлак. Бер сүз белән әйткәндә, “Иглинский-2” сортлы суганның язмышын да шушы таләпләр хәл итәчәк. Суган үстерәчәк хуҗалыкларның да күбрәк табыш алуы шуңа бәйле.
Олег Төхвәтуллин.
(Фотолар В. Хәйретдиновның шәхси архивыннан алынды).