+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 Май 2022, 17:00

“Республиканың орлык үзәге” дигән даны бар!

Илеш районы хуҗалыкларында быел да яңа уңышка ныклы нигез салынды.

“Республиканың орлык үзәге” дигән даны бар!
“Республиканың орлык үзәге” дигән даны бар!

Район икътисадының нигезен авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү тәшкил итә. Биредә һәр отышлы яңалыкны кулланышка алалар. Мәсәлән, хуҗалыклар соңгы елларда орлыкчылыкка өстенлек бирә. Бүген Илештә ихтыяҗ белән файдаланылучы, зур уңыш вәгъдә итүче бөртекле һәм мал азыгы культуралары игәләр. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 66 мең гектардан артык мәйданнарны били.

Бүгенге көнгә күпчелек мәйданнарда сабан ашлыгын чәчү тәмамланды. 16 майга “Мир” хуҗалыгы басуларында да чәчүне төгәлләделәр. Игенчеләр аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланды. Аеруча фидакарьлек күрсәткән намуслы игенчеләр Азамат Вәлиуллин, Салават Габдрахманов, Фикус Заһиров һәм башка бик күпләрнең тырыш хезмәте белән язгы чәчү оптималь срокларда башкарып чыгылды.
– Хуҗалык җирләребез 6200 гектардан күбрәк. Шуларның 1 мең гектардан күбрәгендә мал азыгы культуралары игелә, – ди “Мир” җәмгыяте директоры Раил Ганиев. – 1300дән артык баш эре мөгезле терлек асрыйбыз, кышлату чорына һәр терлеккә 45 центнердан да ким булмаган күләмдә азык хәзерләүне максат итеп куябыз.
Гомумән, узган елда, корылык аркасында күләм күпкә азрак булыр дип уйлаганнар, әмма, хуҗалыктагы барча техник куәтләрне үстерелгәннне югалтусыз җыеп алуга юнәлтеп, мул азык запасы туплауга ирешкәннәр. Мал азыгы күрше хуҗалыклар белән уртаклашырга да җиткән.
– Терлекчелек тармагындагы нәтиҗәлелек мул азык базасына, эшне дөрес оештыруга һәм компетентлы белгечләргә бәйле. Шулай ук уңышка ирешү өчен максатлы эш алып барырга, югары продуктлы таналар үстерү буенча ныклап эшләргә кирәк. Өстәвенә, һәркем үз җаваплылыгындагы участокта эшне даими контрольдә тотса гына гомум уңышка ирешеп була, – ди хуҗалык җитәкчесе.
Запас, дигәннән. “Мир” – орлыкчылыкка һәм токымчылыкка махсуслашкан хуҗалык. Аның әлеге вакытта да биредә байтак күләмдә сату өчен чәчү материалы бар.
Гомумән, соңгы елларда Илеш районында үсемлекчелек тармагы инфраструктурасын масштаблы модернизацияләү үткәрелде. Яңа орлык чистарту һәм киптерү комплекслары төзелде һәм булганнары тулысынча реконструкцияләнде. Хуҗалыкларда иң заманча агротехнологияләрне һәм заманча калибрлау линияләре куллану югары класслы орлык җитештерү мөмкинлеге бирә. Район Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтлары һәм Русиянең 7 субъектының сорт авторлары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Югары сыйфатлы орлык республика хуҗалыкларына һәм Русия Федерациясенең биш субъектына сатыла. Заманча, яңа ашлык саклагычлар төзү дә актив алып барыла. Илеш районын бүген хаклы рәвештә “республиканың орлык үзәге” дип атыйлар.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: