Бәрәңгене баздан чыгарганнан соң аларны яшелләндерү өчен таратып куярга онытмагыз. Гомумән, сары бәрәңгедән башкалары барысы да агулы үсем-лекләр төркеменә карый. Әгәр бүлбеләрне кояш караган урынга таратсагыз, аларда солонин дигән агулы матдә бүленеп чыгачак. Бу агу аларны туфрактагы һәртөрле корткычлардан саклый. Бәрәңгене утыртканчы аларны көн яктылыгында һава температурасы 12 градус җылылыктан ким булмаган ачык һавада 2-3 атна дәвамында кояш яктылыгында тоталар.
Яшел бәрәңгене утыртырга ярамый, дигән сүз дөрес түгел. Утыртканчы чәчү материалын җылылыгы 4 градустан артмаган урында сакларга киңәш ителә. Бүлбеләр шыта башлагач, тагын да җылырак урынга күчерергә кирәк. Шытым җибәргән бәрәңгене озак сакларга да, кулланырга да ярамый.
Шуны да онытмагыз: шытуга әзерләгәнче бәрәңгене берәмләп тикшерергә, чирлесен һәм чери башлаганын чүпләп алырга кирәк. Бүлбеләрне сортларга аерганда аларны яхшылап юыгыз. Аннары дезинфекция эшләнә. Аның иң җиңел ысулы — утыртыласы бүлбеләрне 15 минут дәвамында бор кислотасы катнашмасында тоту. Ул суга 5:10 исәбеннән салынып әзерләнә.
Бу эшне башкарганнан соң, бүлбеләрне яхшылап киптерергә һәм җылылыгы 25 градус чамасы булган урында өч көн тотарга киңәш ителә.
Бәрәңге шыттыруның берничә ысулы бар.
Бүлбеләрне дымлы агач чүбенә күмеп шыттыру яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен аларны тартмаларга бер рәт итеп тезеп, өстенә юеш агач чүбе (опилка) тараталар. Тартма бәләкәй, ә чәчү орлыгы күбрәк булса, бүлбеләрне ике кат итеп тә салырга була. Тартма тулганнан соң, өстенә калын итеп агач чүбе салына.
Тартмаларны аслы-өсле урнаштырганннан соң, өстен полиэтилен япма белән капларга кирәк. Яшь үсентеләр, гадәттә, 20 көннән соң шытып чыга башлый. Әмма аларның шытым дәвамлылыгы бер айдан артмаска тиеш. Шунысын да онытмагыз: агач чүбе һәрвакыт дымлы торсын.
Али Сәйфуллин әзерләде.