+23 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
20 Мая 2022, 05:13

Алар кешелекне ачлыктан саклый

Бүген – Бөтендөнья бал кортлары көне.

Алар кешелекне ачлыктан саклыйАлар кешелекне ачлыктан саклый
Алар кешелекне ачлыктан саклый
Бөтендөнья бал кортлары көне Берләшкән Милләт­ләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе карары буенча һәр елны 20 майда билгеләнә. Нәкъ шушы көннең сайлануы очраклы түгел: 1734 елның 20 маенда хәзерге умартачылык хуҗалыгына, аның эшчәнлеген кеше хезмәте ярдәмендә оештыруга нигез салган Алтон Янша туган. Узган гасырларда Словениядә данлыклы умартачылар династиясе вәкиле арытаба бөтен гомерен шушы шөгылен үстерүгә, умартачылык проблемаларын дөнья күләмендә күтәрүгә һәм аларны хәл итүгә багышлый.
Бөтенденья бал кортлары көнен планета масштабында билгеләү зур әһәмияткә ия. Чөнки, алар бүген кешеләрне азык-төлек белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Галимнәр билгеләвенчә, дөньяда 115 төрдәге авыл хуҗалыгы культураларының серкәләнүе бал кортлары һәм башка “төрдәш”ләренең хезмәтенә бәйле. Шулай ук, стратегик әһәмияттәге 87 культураның 13ен серкәләндерүдә бал кортлары төп рольне уйный. Экспертлар фикеренчә, 200 илдә азык-төлекнең 35 проценты серкәләндерүче җан ияләре ярдәмендә җитештерелә. Әгәр дә бал кортларының серкәләндерү ысулы белән дөньяда азык-төлек җитеш­терүгә керткән өлешен билге­ләсәк, галимнәр бу сумманың 153 миллиард еврога җитүен дәлилләгән. 50шәр миллиарды – яшелчәләргә һәм җимешләргә, 39 миллиард евро майлы культураларга туры килә.
Кызганычка каршы, соңгы елларда дөнья күләмендә бал кортлары санының күпләп кимүе күзәтелә. Күре­нүен­чә, аларның кимүе планета халкын азык-төлек бе­лән тәэмин итүгә дә, табигать дөньясына һәм экология­гә дә зур зыян салуы ихтимал. Менә ни өчен әлеге проб­ле­маларның глобаль булуын кешелек дөньясы тизрәк аңларга һәм бу хәлләргә юл куймас өчен ашыгыч чаралар күрергә тиеш. Чынлыкта “нәзек бил”ләр кешеләр ярдәмен кирәкле дәрәҗәдә тоямы соң?Ә без нечкәбилләрнең яшәешенә, эшчәнлегенә битарафлык күрсәтмибезме?



Кешелекнең яшәешендә бал кортларының мөһим урын тотуы бәхәссез. Кызганычка каршы, 2006 елдан башлап, дөнья күләмендә бал кортла­рының күпләп ки­мүе күзәтелә һәм бу хәл га­лимнәрне дә, аграр җитештерү зур урын тоткан илләр башлыкларын да бердәй борчуга сала. Соңгы 20 ел эчендә планетада “нәзек бил”ләр саны 50 процентка кадәр кимегән. Бал кортлары популяциясенә тискәре йогынты ясауда беренче чиратта шәһәрләрнең үсүе, нектар бирүче үсемлек­ләр төренең кимүе, шулай ук, аграр тармакта пестицидлар күп кулланылу төп сәбәпләр булып тора.
Соңгы унъеллыкта Русиядә бал кортларының беренче тапкыр күпләп үлүе 2019 елда күзәтелде. Әлеге табигать хә­зинәсе белән дан тоткан илнең 30 төбәгендә барлык “нәзек бил”ләрнең 60 процентына кадәре үлде. Галимнәр фике­ренчә, әгәр бу тенденция сакланса, 2035 елга хуҗалык­лар­да асралганы гына түгел, кыргый бал кортларының да тулысынча юкка чыгу куркынычы бар.

Юкка чыксалар, нәрсә булачак?
БМО экспертлары белде­рүенчә, бал кортларының үлеп бетүе дөньяда куркыныч азык-төлек кытлыгына китерәчәк. Яшелчә, җиләк-җимеш, шулай ук, майлы культуралардан – кокос, рапс, пальманың уңышы фәкать әлеге табигать “балалары” хезмәтенә бәйле. Билгеле, умартачылык биргән йөзләрчә төрдәге продукция җитештерү дә тукталачак. Тагын да хәвефлесе, бу хәл ит һәм сөт җитештерүне дә куркыныч астына куячак. Чөнки, мал азыгы сыйфатында фай­даланыл­ган люцерна һәм кле­верның серкәләнүе дә бал кортлары ярдәмендә генә башкарыла. Җиңел сәнәгатькә дә йогынтысы зур. “Нәзек бил”ләр хез­мәте булмаганда, мамык уңышы 62 процентка кимиячәк, ди белгечләр.
Гомумән, кешелек дөньясы өчен мондый югалту эзсез калмаячак. Планетаның табигый флора һәм фаунасының бер өлешен югалту да экологик бәла-казаларга китерәчәк.

Илдә балны
яраталармы?
Октябрь революциясенә кадәр Русия дөньяда иң күп бал җитештерүче илләр исә­бендә булган. Большевиклар властька килгәч, НЭП чорында умартачыларны берлеккә туп­лыйлар. Умарталар саны 10 миллион башка җитә.
Белешмә. 1990 елда Русиядә 4,5 миллион умарта гаиләсе теркәлә. 2019 елда ул 3,1 миллионга кала. Илнең төрле төбәк­ләрендәге югалтулар күр­сәткечне елдан-ел киме­тә. Узган елгы мәгълү­матлар буенча, Башкортстанда 300 мең баштан күбрәк бал корты гаиләсе исәпкә алынган. 2019 елда республикада бал кортла­рының күпләп үлүе аркасында, бары тик Урал аръягы районнарында гына да алар саны бер мең башка кимеде.
1929 елда СССРда тармакны реформалау башлана һәм, яңа законга ярашлы, шәхси хуҗалыкларда бал кортлары тоту тыела. Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсе буларак, илдә умарталар саны 2,5 миллион башка кала. Бу хәл 1990 еллар башына кадәр дәвам итте. Әйткәндәй, 1980нче елларда елына 320-330 мең тонна бал җитештергән Русиядә соңгы елларда күрсәткеч 100 мең тоннадан артмады.
Башкортстанда умартачылык тармагын үстерү һәм башкорт токымлы бал кортларын саклау һәм аларны үрчетү юнәлешендә җитди эш алып барыла. Әйткәндәй, соңгы ун елда Башкортстанда җитеш­терелгән бал һәм аның ниге­зендә ясалган продукция ил һәм дөнья күләмендә, халыка­ра күргәзмәләрдә 900гә якын төрле медаль яулады. Соңгы елларга кадәр башкорт балы дөньяның дистәдән артык иленә, шул исәптән, АКШ, Германия, Франция, Япония, Кувейтка һәм Казахстанга озатылды.
Бөтендөнья бал корты кө­нендә Башкортстан умартачылары глобаль проблемалар яссылыгында нинди эш башкара, тармактагы көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә нинди чаралар күрә, дип сорау куйганда, әлбәттә, умартачылык юнәлешенең республиканың аграр сәясәтендә мөһим урын тотуын һәм эшчәнлекнең Башкортстан Хөкүмәте контролен­дә булуын ассызыкларга кирәк. 1995 елда Русиядә беренче булып “Умартачылык турында” Башкортстан законы, 2004 елда аның яңартылган редакциясе кабул ителде. Аннары умартачылыкны үстерү кон­цеп­циясенә ия булдык. Болар һәммәсе дә тармактагы барлык проблемаларны да комплекслы хәл итәргә этәргеч бирде.
Янә дә шуны билгеләргә кирәк: башкорт токымлы бал кортын саклау, үрчетү өчен рес­публика гыйльми-тикшере­нү үзәгенең Иглин, Нуриман, Архангель, Күгәрчен, Гафури һәм Зианчура районнарында оештырылган фәнни-сынау станцияләре төбәктә зур эш башкарды. Саф токымлы ана бал кортлары чыгару юнәле­шендә селекция нәтиҗәләре дә тиздән куандырмакчы.
Белешмә. Рәсми мәгъ­­­­лүматларга караганда, соңгы биш елдагы исәп­­­ләүләр буенча, һәр русияле елына 0,44 килограмм бал ашаган. Герма­ниядә әлеге күрсәткеч – 1,3 килограмм, АКШта – 0,8, Төркиядә 1,3 килограмм тәшкил итә.

Ә сез беләсезме?
* Планетада бал кортларының 20 меңгә якын төре өйрәнелгән. Әмма шуларның 5 проценты гына бал җыя.
* Җәй яхшы килгәндә, бер умарта күче елына 150 килограммга кадәр бал бирергә сәләтле.
* Бер килограмм бал (нектар) җыю өчен “нәзек бил”ләргә 8 миллион данә чәчәккә кунарга кирәк.
* Кыш айларында алар бары тик умартага куелган бал белән генә туклана. Язга кадәр алар 30 килограммга кадәр бал ашый.
* Бал корты чәчәктәге нектар исен бер километр ераклыктан тоя.
* “Нәзек бил” үз авырлыгыннан якынча 30 тапкыр күбрәк күләмдә “йөк” күтәреп оча ала.
* “Эштән” кайтучы бал кортлары икенче бер умарта эченә үтеп керә алмый, аларга оя алдындагы сакчылар каршы төшәчәк.
* Ана бал корты көн саен 10 мең данәгә кадәр йомырка сала ала.
* Янгын вакытында бал кортлары күбрәк бал җыеп, запас туплау өчен тырышыбрак эшли башлый. Бу вакытта аларда үзләрен саклау инстинкты көчәя. Умартачыларның төтен куллану сере дә шуның белән аңлатыла. Әмма чаманы онытырга ярамый: аларның еш кына тузынып китү очраклары да була.
* Бал кортлары арасында альбинослар да очрый. Алар күзләренең ак булуы белән аерыла.
* Нектар “төягән” табигать баласы сәгатенә 65 километрга кадәр тизлек белән оча ала.
* Алар үзара төрле феромоннар һәм хәрәкәтләр ярдәмендә аралаша.
* Нектар җыю сезонында бал корты якынча Җирдән Айга кадәр булган ераклыктагы ара үтә.
* Бал кортының 5 күзе бар.

Олег Төхвәтуллин әзерләде.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас