+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
20 Май 2022, 08:11

Фән казанышларына таянып эшлиләр

Дүртөйле районының “Россия” токымчылык заводында лабораторияләр генә дә бишәү!Дүртөйле районының “Россия” токымчылык заводы-җәмгыяте – үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә югары нәтиҗәләргә ирешеп хезмәт салучы хуҗалык. Биредә аграр эшчәнлекне һәрдаим заманның иң соңгы казанышларына нигезләнеп алып баралар. Хуҗалык басуларында техниканың өр-яңасы гына эшли, сорт яңарту өлкәсендә дә россиялеләргә җитүчеләр аз.

Фән казанышларына таянып эшлиләрФән казанышларына таянып эшлиләр
Фән казанышларына таянып эшлиләр
Бу баруыбызда да “Рос­сия”дә күңел­ле яңалыклар, уңай үзгәрешләр көтеп то­ра иде. Чәчүгә хуҗалык уңганнары, ел­да­гыча, районда иң берен­челәрдән булып төшкән.
– Сөренте җирләребез 4584 гектар тәшкил итә, – дип уртаклашты токымчылык заводы җитәкчесе Рәфил Го­мә­ров. – 2580 гектарда бөртекле куль­тура­лар игәбез, шуның 630 гектарында уҗым­нар (500 гектарда – арыш, 130 гектарда – тритикале). Бодай һәм арпа 700әр гектарда чәчелде, 600 гектарны карабодайга бүлдек, 550 гектарда – силос өчен, 50 гектарда орлыкка кукуруз үстерәбез. 750 гектар мәйданны – күпьеллык үләннәр, 200 гектарын – соя, 100 гектарын люцерна били.
Рәфил Назыйф улы – бөтен гомерен авыл хуҗалыгына, туган ягына багышлаган шәхес, җирне ашламыйча, кадер­ләмичә, югары уңыш алып булмавын яхшы белү­че җитәкче. Нәкъ менә аның башлангычы, тырышлыгы белән “Россия” фәннең иң соңгы казанышларына таянып эшли. Монда лабораторияләр генә дә бишәү! Аларның дүртесе – үсем­лекчелек тармагын, берсе терлекчелекне хезмәт­ләндерә.
– Безнең һәр басуда метеодатчиклар утыра, алар туфракта күпме дым барлыгын, температурасын күрсәтә, чәчүгә төшәр алдыннан, әлбәттә, бу һәм башка күрсәткечләрне тикшерәбез, һәр басу өчен иң оптималь вакытны сайлыйбыз, – ди Рәфил Назыйф улы. – Ә ике ай элек кенә алган ике лабораториядә үсентеләргә һәм туфракка анализ эшлибез. Үсентеләргә нинди матдәләр җитми, туфракны нинди ашлама белән баетырга – лабора­торияләр шушы һәм башка сорауларга тиз арада җавап бирә. Әлеге анализлар буенча, һәр басуга тиешле тукландыру кертелә, бу, уңыш күләмен арттыру, үстерелгән игеннең сыйфатын тәэмин итү белән беррәттән, экономия ысулы да: һәр басуга кирәкле ашлама гына кертелә бит.
Хуҗалык җитәкчесенең эш бүлмә­сендәге компьютерларда җәм­гыять басуларының тулы картинасы чагыла: кайда, нинди техника, ничек эшләвен генә түгел, кырларның тарихын да (узган елларда кайсы басуда нинди культура үстерелгән, күпме уңыш биргән, нинди чүп үләннәренә каршы көрәш алып барылган һ.б.) күреп була.
“Россия”дә күптән инде рейска, эшкә чыгучы водительләр һәм механизаторларга көндәлек медицина тикшерүен фельдшер түгел, ә махсус компьютер үткәрә. “Бу җиһазны берничек тә алдап булмый: “ә” дигәнче кан басымын, тән температурасын, организмның башка күрсәткечләрен махсус талонга язып чыгарып та бирә”, – дип елмая хуҗалык эшчәннәре.
Без килгәндә, россиялеләр чәчүне тәмамлау алдында иде инде, мәкалә гәзитебездә басылганчы алар аны төгәлләп куйган. Басу батырларының кәефе яхшы, алар хезмәт дәрте белән чәмләнеп эшли иде. Рәфил Назыйф улы әйтүенчә, хуҗалыкта кадрларга кытлык күзәтелми, авылда төпләнеп калучылар да җитәрлек. Алыштыргысыз яшь кадрларның берсе – Альмира Гыйлемханова. Бөтен гомерен туган басуларына, иген үстерүгә багышлаган алдынгы механизатор Кәүсәр Гыйлем­хановның кызы ул. Башкорт дәүләт аграр университетын тәмам­лагач, уңга-сулга карамый, туп-туры туган хуҗа­лыгына эшкә кайткан. Бүген уңган кыз токымчылык заво­дының баш хисапчысы вазыйфасында җиң сызганып хезмәт сала. Саннар дөнья­сында гына түгел, игенчелек һәм терлечелек тармагында да гыйлеме җи­тәрлек аның, шуңа да, яшь булуына карамастан, коллективта лаеклы абруй казанган.
– Авылда калуыма һич үкенмим, – ди Альмира Кәүсәр кызы. – Хуҗалык идарәсе яхшы хезмәт хакы түли, өй салучыларга зур матди ярдәм дә күрсәтә.
Фотобъективыбызга яшь белгеч Альмираны 42 ел хезмәт стажы булган әтисе Кәүсәр Гыйкрам улы белән бергә эләктердек. Әйткәндәй, тәҗри­бәле механизатор Кәүсәр Гыйлемхановка өр-яңа, куәтле “К-742” тракторын һәм “Fiat” чәчү комлексын тапшырганнар. Ул, әлбәттә, сынатмаган: үзе кебек үк тырыш, тәҗрибәле механизатор Рәлиф Әхмә­дуллин белән (ул “Lemken” чәчү комплексы белән җиһазланган “К-739” тракторында) хуҗалыкның барлык басуларын чәчеп чыккан.
Радик Әхмәдуллин, Җәүдәт Вәлитов, Айдар Галләмов, әтиле-уллы Рәсим һәм Рәфил Мәрдәмшиннар, Азамат Зәкиев, Фидәис Зиннәтуллин да – җәмгыятьнең горурлыгы.
Матди-техник база “Рос­сия”дә ел саен миллионнарча сумга яңартыла. Мисал өчен, быелгы чәчү алдыннан гына да 21 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы кайтарылган. Ашлама җитәрлек күләмдә тупланган, 30 тонна элита сортлы карабодай орлыгы сатып алынган.
– Быел җир тигез җитеште, дым да яхшы, мул уңышка йөз тотып эшлибез, – ди “Россия” игенчеләре.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

Фото: М.Латыйпова

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас