

"Русиядә Италия сырларын хәзер Башкортстан сыерларының сөтеннән ясаячаклар.
Яңавылда республикада төрдәше булмаган җитештерү объекты эшкә кушылды: «Победа» заводында кальят сырын җитештерә башладылар. Бу - ярымфабрикат, аннан соң йомшак сырлар – моцарелла, сулугуни, эретелгән сыр һәм башкаларны ясыйлар.
Көнгә 30 тонна майсыз сөт эшкәртү планлаштырыла. Башлангыч этапта тәүлегенә 1,5 тонна сәнәгать сыры җитештереләчәк, ә соңрак - 3 тонна. Әгәр эшләр уңышлы барса, проектка инвестицияләр артачак.
Шунысы кызык: яңа продукт җитештерү өчен җиһазлар да үзебездә сатып алынган. Безнең ярымфабрикатны Мәскәү, Санкт-Петербург, Смоленск һәм башка шәһәрләргә озатачаклар. Аңа ихтыяҗ бар, контрактларга кул куелган инде", - дигән бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.