Җир участокларын бүлү, арендага алу турында сораулар еш яңгырый. Үз хуҗалыгы белән яшәүче кешегә җирнең һәр метры кадерле. Кызганычка каршы, бу өлкәдә закон бозу очраклары да бик күп. Шул ук вакытта күп очракта гражданнар закон бозулары турында белми дә.
Җир участогын ни өчен тартып алырга, яки штраф салырга мөмкиннәр? Җир хуҗалары ешрак нинди хаталар белән очраша һәм аларны ничек булдырмаска?
Җир участоклары булганнарның билгеле бурычлары бар. Әгәр алар закон тарафыннан билгеләнгән бурычларны үтәмәсә, штрафка тарырга һәм хәтта участоктан мәхрүм калырга мөмкин. Без сезнең игътибарыгызны җир законнарын аеруча киң таралган бозу очракларына юнәлтәбез һәм аларны ничек булдырмаска кирәклеген аңлатабыз.
Хокук бозу төрләре, “Росреестр” мәгълүматлары буенча, җир законнарын бозуның иң киң таралган очраклары булып санала:
1. Җир участогын үз белдегең белән биләү (ягъни сиңа карамаган җирдән файдалану). Әгәр дә участок чикләре кадастр картасы мәгълүматлары белән туры килмәсә, хуҗага законсыз рә-вештә биләгән җирне азат итү турында күрсәтмә биреләчәк. Моннан тыш, Административ хокук бозулар турындагы кодексның 7.1 статьясы нигезендә, җир участокларының кадастр бәясе билгеләнмәгән очракта, гражданнарга — җир участогының кадастр бәясенең 1дән 1,5 процентына кадәр, әмма биш мең сумнан да ким булмаган күләмдә, вазыйфалы кешеләргә — җир участогының кадастр бәясенең 1,5 процентыннан 2 процентына кадәр, ә юридик берәмлекләргә — аның кадастр бәясенең 2дән 3 процентына кадәр, әмма йөз мең сумнан да ким булмаган очракта; гражданнарга — биш меңнән ун мең сумга кадәр, вазыйфалы ке-шеләргә — егерме меңнән илле мең сумга кадәр, юридик берәмлекләргә йөз меңнән ике йөз мең сумга кадәр каралган.
2. Җирләрдән максатка яраксыз файдалану — ул участок өчен билгеләнгән максатлы билгеләнешне һәм рөхсәт ителгән файдалану төрен үтәмәү. Мәсәлән, хуҗалык алып бару өчен бирелгән участокта кибет, яки автосервис ачу — закон бозу. Кайчагында җир участоклары милекчеләре яисә арендаторлары җирнең билгеле бер контроль астындагы һәм дәүләт саклавындагы табигый объект булуы фактына аерым әһәмият бирмиләр. Җир участокларыннан тиешле максатта файдаланмау фактлары “Росреестр”ның Русия Федерациясе төбәкләре буенча идарәләренең вазыйфалы кешеләре тарафыннан тик-шерү барышында ачыклана, шулай ук кызыксынган затларның мөрәҗәгатьләрен караганда. Җир участокларыннан тиешле максатта файдаланмау фактлары буенча теләсә кайсы физик яисә юридик берәмлек күчемсез милек объекты урнашу урыны буенча төбәктәге “Росреестр” идарәсенә гариза яисә шикаять бирергә мөмкин. Җир участогыннан максатсыз файдаланган өчен җаваплылык Административ хокук бозулар турында кодексның 8.8 статьясы нигезендә, җир участогыннан максатсыз файдаланган өчен, аның теге яки бу категориясенә каравы һәм (яки) рөхсәт ителгәнчә файдаланмаган өчен административ штраф салу каралган:
1) җир участогының кадастр бәясе билгеләнгән очракта: гражданнарга — җир участогының кадастр бәясенең 0,5 проценттан 1 процентына кадәр, әмма егерме мең сумнан да ким булмаган күләмдә; юридик берәмлекләргә — җир участогының кадастр бәясенең 1,5-2 процентыннан, тик йөз мең сумнан да ким булмаган күләмдә;
2) җир участогының кадастр бәясе билгеләнмәгән очракта: гражданнарга — ун меңнән егерме мең сумга кадәр, вазыйфалы кешеләргә — егерме меңнән илле мең сумга кадәр; юридик берәмлекләргә — йөз меңнән ике йөз мең сумга кадәр.
3. Торак яки башка төзелеш, бакчачылык, яшелчәчелек өчен билгеләнгән җир-ләрдән файдаланмау. Ташландык участоклар чүплекләргә әйләнә, чүп үләннәре янгын хәвефе тудыра, бу күрше участокларның милекчеләре өчен тискәре нәтиҗәләргә китерә. Русия Җир кодексының 42 статьясында җир участокларын милекчеләре һәм милекчеләре булмаган затлар тарафыннан тиешенчә файдалану таләпләре билгеләнә. Әлеге норма нигезендә гражданнар һәм юридик берәмлекләр түбәндәгеләрне эшләргә бурычлы:
— җир участокларын максатлы тәгаенләнешләренә туры китереп, әйләнә-тирә мохиткә, шул исәптән табигый объект буларак, җиргә зыян китермәслек ысуллар белән файдаланырга;
— закон нигезендә урнаштырылган ызанлау, геодезия һәм башка махсус билгеләрне сакларга;
— җирләрне, урманнарны, су объектларын һәм башка табигый ресурсларны саклау буенча чараларны, шул исәптән янгын хәвефсезлеге чараларын тормышка ашырырга;
— җир участокларын үзләштерү сроклары шартнамәләр белән каралган очракларда, җир участокларыннан вакытында файдалануга керешергә;
— җир өчен түләүләрне вакытында башкарырга;
— җир участокларыннан файдаланганда шәһәр төзе-леше регламентлары, төзе-леш, экология, санитария-гигиена, янгынга каршы һәм башка кагыйдәләр, нормативлар таләпләрен үтәргә;
— җирләрне һәм туфракны пычратуга, бетерүгә, деградацияләүгә, бозуга, юк итүгә, җиргә һәм туфракка башка тискәре йогынты ясауга юл куймаска;
— Русия законнары, федераль законнарда каралган башка таләпләрне үтәргә.
Әлеге статьяның таләпләре бозылса, җир участогының тиешенчә файдаланылмавы, ягъни билгеләнгән нормаларны бозу турында әйтергә мөмкин. Русия Җир кодексыннан тыш, җир участогыннан тиешенчә файдаланмау төшенчәсе Русиянең Гражданлык Кодексында каралган. Аерым алганда, 284 статьясында. Әгәр дә башка вакыты закон белән билгеләнмәгән булса, җир участогы авыл хуҗалыгы җитештерүе, торак яисә башка төзелеш өчен билгеләнгән һәм тиешле максатта өч ел дәвамында файдаланылмаган очракларда милекчедән алынырга мөмкин, дип күрсәтелгән.
Торак яки башка төзелеш, бакчачылык, яшелчәчелек өчен билгеләнгән җир участогыннан файдаланмаган өчен җаваплылык билгеләнгән вакыт эчендә мондый җир участогыннан файдалану бурычы үтәлмәгән очракта Административ хокук бозулар турында кодексның 8.8 статьясы белән каралганча, һәм җир участогының кадастр бәясе билгеләнгән очракта, гражданнарга — җир участогының кадастр бәясенең 1-1,5 проценты, әмма егерме мең сумнан да ким булмаган күләмдә; вазыйфалы кешеләргә — җир участогының кадастр бәясенең 1,5-2 проценты, тик илле мең сумнан да ким булмаган күләмдә; юридик берәмлекләргә җир участогының кадастр бәясенең 3-5 проценты, әмма дүрт йөз мең сумнан да ким булмаган күләмдә, ә җир участогының кадастр бәясе билгеләнмәгән булса, гражданнарга — егерме меңнән илле мең сумга кадәр, вазыйфалы кешеләргә — илле мең сумнан йөз мең сумга кадәр, юридик берәмлекләргә дүрт йөз меңнән җиде йөз мең сумга кадәр штраф салу каралган.
Саклык чаралары
Җир законнарын бозган өчен штрафларны булдырмас өчен “Росреестр” түбәндәгеләрне киңәш итә:
1. Җир участогына хокук билгели торган документларның булуын тикшерегез, алар — сату-алу, бүләк итү, алмашу килешүләре. Әгәр дә участокка документлар юк икән, җир хокукын рәсмиләштерергә һәм “Росреестр”да теркәргә кирәк.
2. Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) җир участогына хокукның теркәлгән булуын тикшерегез.
3. Җир участогын билгеләнгән чикләрдә генә файдаланырга кирәк, алар турында белешмәләр Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертелгән.
4. Фактта кулланыла торган мәйданның хокук билгели торган документта күрсәтелгән мәйданнан артмавына инаныгыз;
5. Җир участогыннан максатлы билгеләнеше һәм рөхсәт ителгән куллану төре нигезендә файдаланыгыз. Алар турында мәгълүмат Бердәм дәүләт реестрында күрсәтелгән.
Җир — кешелек дөньясының иң зур байлыгы. Ул безне туендыра, шуңа да аңа хөр-мәт белән карарга тиешбез. Аннан дөрес файдалану безнең законнарны төгәл үтәвебезне генә түгел, намусыбызның чисталыгын да күрсәтә. Ата-бабаларыбыз аны гасырлар дәвамында дошманнан да саклаган, аның уңдырышлы булып калуына да зур көч салган. Киләчәк буынга аны шулай җиткерү — изге бурычыбыз.
Динар МӨГАЛЛИМОВ,
җирдән файдалану һәм саклау буенча дәүләт инспекторы.