

Республика хуҗалыкларында язгы кыр эшләре катлаулы шартларда бара. Май аеның икенче яртысында башланган дәвамлы яңгырлар әлегә кадәр күпчелек аграр предприятиеләрдә чәчү, плантацияләрне химик эшкәртү һәм өстәмә тукландыру эшләренең сүлпәнәюенә китерде. Урал аръягында узган атна ахырында яуган бозлы карның зыян салу куркынычы зур иде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре фикеренчә, соңгы атналарда чәчү эшләре темпы берникадәр сүлпәнәйсә дә, дәвамлы яңгырлар чәчүлекләр өчен яхшы булды һәм мул уңышның нигезе ышанычлы булу фаразлана.
Стәрлебаш районында да быел югары уңыш үстереп алуга алшартлар яхшы. Чәчүгә яхшы әзерлек белән керделәр. Элекке еллар белән чагыштырганда, ашлама, техника күбрәк тупланды. Аграр хуҗалык хезмәткәрләренең басудагы хезмәт батырлыгы да нәкъ фронттагы кебек: яңгырдан соң җир өлгергәнен көтеп торган чәчү комплекслары һәр гектар өчен “көрәшә”.
Районда беренче агрегатлар 13 апрельдә үк дым каплата, тырмата башлаган иде. Ә 18 апрельдә “Урожай”, “Заря” җәмгыятьләре беренчеләрдән булып чәчүгә төште. Иртән яздан ук җирдә дымның аз булуы фаразланды һәм шуңа күрә чәчү эшләрен мөмкин кадәр кыска вакытта тәмамлау бурычы куелды.
– Республиканың аграр хуҗалыкларга язгы басу эшләрен оешканлык белән башкарып чыгуга юнәлтелгән ярдәме аграрийлар өчен зур этәргеч булды һәм дәрт өстәде, – ди район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Равил Тукбаев. – Быел, мәсәлән, 1 майга кадәр ел башыннан ташламалы шартларда 42 миллион сумлык яңа техника сатып алынды, шуның өчесе – чәчү агрегатлары. Быел басуга 275 берәмлек техника чыкты. Бу – бик зур көч. Хуҗалыкларда комплекслы чәчү агрегатлары гына да 26га җитте. Көннәр явымсыз торганда, майның беренче яртысында иртә культуралар чәчү күптән төгәлләнгән булыр иде. Безнең төбәктә яңгырлар 11 майда ява башлады. Ул көнгә без планлаштырылган мәйданның 75 процентында чәчкән идек инде.
Матросов исемендәге кооператив районда чәчүлек мәйданнары зурлыгы һәм икътисади тотрыклылыгы белән дә аерылып тора. Аграр предприятиенең соңгы еллардагы казанышларын “хуҗалык дилбегәсен” үз кулына алган Илвер Халитов белән бәйлиләр. Яңа җитәкченең беренче елда ук техника паркын ныгытуга зур игътибар юнәлтүе һәм игенчелектә яңа культуралар, технологияләргә өстенлек бирүе нәтиҗәсез калмаган. Биредә бөртеклеләр мәйданының өч мең гектарда игелүе дә шуны дәлилли.
Белешмә. Соңгы ике-өч елда кооператив 4 “Акрос” комбайны, 2 “Беларусь” һәм ДТ-75 тракторы, “Дон-680” мал азыгы уру комбайны сатып алган. “Росагролизинг” компаниясе аша ташламалы бәя белән яңа “Дон-651” чәчү комплексын сатып алу басу эшләрен сыйфатлырак һәм кыска вакытта башкарырга ярдәм итә.
Матросовлыларны да яңгырга бай болытлар урап узмаган. Узган атна ахырына басуда булган барлык техника туктап калган иде. Илвер Галим улы сүзләренә караганда, нибары 45 гектарда – көнбагыш һәм 40 гектарда бодай чәчәселәре калган. Әйткәндәй, быелгы басу эшләренең чын хезмәт геройларын без “Бүләк басуы” янәшәсендәге урман читендә очраттык.
– Булдыклы механизаторларыбыз Наил Шәймәрданов белән Ильяс Галиевка намуслы хезмәте өчен авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтергә телим, – ди өлкән бригадир Амур Халитов. – Һәр көн чәчү комплексы 100-110 гектар мәйданда эш башкарды. Берсе – чәчте, икенчесе орлык ташып торды. Чәчүлекләрдә башкарылган эшнең 60 проценты – алар өлеше. Барлык агротехник таләпләрне төгәл үтәделәр. Уңышның мул булачагына ышаныч зур.
Аграр хуҗалык игенчелеккә һәм терлекчелеккә махсуслашкан. Малларның ишле булуы да басучылыкка игътибарның җитди булырга тиешлеген күрсәтә. Әйтергә кирәк, шәхси хуҗалыкларда да мал санының артуы күзәтелә. Монысы, билгеле, кооперативның эчке сулышын, авыл ихаталарының ни дәрәҗәдә көчле булуын да күрсәтә.
Белешмә. Кооператив Әмир, Хәлекәй һәм бары тик пенсия яшендәге кешеләр генә гомер иткән Акчишмә авылларыннан тора. Тәүге ике авылдагы крестьян ихаталарында 270 баштан күбрәк эре сыер малы, 30дан артык ат асрала. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю оештырылган.
Илвер Галимов сүзләренә караганда, хуҗалыкта да мал күп һәм алар санын тагын да арттыру бурычы куела. Ике – сөтчелек һәм бер ат фермасы бар.
– Бездә ашлыкның уңуына, мал азыгы культураларының мул өлгерүенә авылда яшәүче һәркем бердәм тырышлык сала, – ди Илвер Галим улы. – 67 эшчебез, кырыктан артык пайчыбыз бар. Шуңа күрә, кооперативның тотрыклы эшләве һәр авыл ихатасының имин яшәешенә бәйле булуын аңлыйбыз. Фермада сыер маллары әлегә 570 баш, шуның 200е – савым сыерлары. Аларның санын арттырачакбыз. Сәүдә базарында иткә дә, сөткә дә сорау зур. Басучылык белән терлекчелекне бергә үстергәндә моңа ирешү авыр түгел. Гомумән, уртача уңыш һәр гектардан 30-32 центнердан артса – яңа техника сатып алу, төзелешләр турында уйлана башлыйбыз.
– Бездә 40тан артык пайчы исәпләнә. Ел ничек килүгә карамастан, һәр пайга 2шәр центнер күләмендә үзләре теләгән культура түләүсез бирелә. Һәркем 1,5 гектар печәнлек җиренә ия. Алар елына 100әр сум салым түләү белән генә чикләнә. Печәнен чабып, җыеп, ихатасына кадәр китереп бирәбез. Анысы, билгеле, түләүле, – ди Амур Халитов.
...Басуга кереп булмаган яңгырлы көнне дә кооператив башлыгы Илвер Халитов хуҗалык тарихына бәйле чара оештырган. 65 ел элек, 1957 елда ул чактагы колхозга Советлар Союзы Герое Александр Матросов исеме бирелгән. Берничә көн элек алар тарихи датаны мәңгеләштерү йөзеннән, ташландык мәйданчыкны тәртипкә китереп, 40 төп алмагач утыртканнар. Хәзер аны “Матросов бакчасы” дип йөртәләр. Үз тарихын онытмаган һәм үз җиренең кадерен белеп дөнья көткән матросовлыларга Җир-ана да үзенең игелеге белән җавап бирәчәгенә ышанасы килә.
Олег Төхвәтуллин.
Стәрлебаш районы.