+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
30 Май 2022, 12:41

Агросәнәгать кластеры әлеге тармакны үстерүдә ярдәм итәчәк

Ул санкцияләргә каршы торуда ярдәм итәчәк.

Агросәнәгать кластеры әлеге тармакны үстерүдә ярдәм итәчәкАгросәнәгать кластеры әлеге тармакны үстерүдә ярдәм итәчәк
Агросәнәгать кластеры әлеге тармакны үстерүдә ярдәм итәчәк

Уфада 26-27 майда Башкортстанның агросәнәгать кластеры каралды, анда вертикаль интеграцияләнгән чылбырны төзүче 10 авыл хуҗалыгы предприятиесе керә, бу «кырдан алып, киштәгә кадәр» барлык процессларны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Әлеге проектка якынча 9 миллиард сум кертү планлаштырыла.

Чара «Яңа шартларда предприятиеләр кооперациясе» Халыкара фәнни-гамәли конгрессы кысаларында узды.

- Бу - күп очракта уникаль проект. Русиянең төрле субъектларында матбугатта кайчакта "куркыныч" хәлләр турында язалар, имеш, азык-төлек төрергә кәгазь юк, эремчек өчен чимал җитешми... Нәкъ менә агросәнәгать өлкәсендәге кластерлар бу чакыруларга җавап бирә ала. Башкортстанда агросәнәгать кластеры - Русиядә объектив рәвештә беренче, һәм мин башка төбәкләрдән килгән коллегаларның аның ничек эшләвен, импортны алыштыруны таләп итә торган проектларны ачыклавын һәм моның өчен нинди финанс инструментларын куллануларын күрә алуларына бик шат, - диде Русия Федерациясе Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе директоры Андрей Шпиленко.

- Башкортстан агрокластерының бурычы - республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү, шулай ук инвестиция кейсларын формалаштыру һәм аларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү өчен безнең азык-төлек эшкәртү сәнәгате кирәк булган урыннарны яктырту һәм күрсәтү, - дип билгеләп үтте республиканың сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

Шулай ук ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, республиканың агросәнәгать кластерын булдыруның төп бурычы товар җитештерү чылбырында катнашучы барлык өлкәләрне берләштерү.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас