+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
31 Мая 2022, 12:29

Басуларда тургай җырын ул ишетә беренче!

Җәүдәт Вәлитов туган хуҗалыгы “Россия” токымчылык заводы-җәмгытендә өч дистә елдан артык хезмәт са­ла. Тырыш, уңган меха­низа­торның рәсеме Мактау тактасыннан төшкә­не юк, техниканы биш бармагы кебек ях­шы белә, тимер өеме­нә дә “җан өрергә” сәләтле ул, диләр аның хакында биредә.

Басуларда тургай җырын ул ишетә беренче!Басуларда тургай җырын ул ишетә беренче!
Басуларда тургай җырын ул ишетә беренче!

Быелгы чәчү кампаниясендә дә Җәүдәт Тәлгать улы сынатмаган, үзенә ышанып тапшырылган “МТЗ-1221” тракторы белән культивациядә беркемгә дә ал бирми эшләгән.
— Туфракта дым бар, чәчүне оптималь вакытта үткәрдек, мул уңышка йөз тотабыз, — ди тәҗрибәле игенче. — Туган хуҗалыгыбызда эш шартларына зарланырлык түгел: техниканың өр-яңасында гына йөрибез, лаеклы хезмәт хакы алабыз, иртәгәсе көнгә ышаныч бар.
Җәүдәт Тәлгать улы хуҗалыкта иң беренчеләрдән булып “Авыл йорты” программасында катнашкан, шуның нәтиҗәсе буларак, бүген Вәлитовларның өе, авыл урамын ямьләп, әллә каян балкып утыра. Тормыш юлдашы Гөлчәчәк Фидәрис кызы – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Тату гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Мал-туар, кош-кортны күпләп асрый, гөрләтеп дөнья көтә уңган гаилә.
— Авылда төпләнүемә беркайчан да үкенгәнем булмады, — ди Җәүдәт Тәлгать улы. — “Хезмәтенә күрә — хөрмәте”, диләр бит, бездә уңганнар җитеш тормышта яши.
— Җәүдәт кебек булдыклы эшчәннәребез — җәмгыятебезнең алтын нигезе, — ди хуҗалык җитәкчесе Рәфил Гомәров. — Аңа тапшырылган техника һәрчак сафта, ярдәмчел булуы белән хезмәттәшләренең ихтирамын казанган егет ул.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

Фото: М.Латыйпова

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас