Чарада катнашучыларның санына карап та семинарның әлеге чорда нинди зур әһәмияткә ия булуы хакында күзалларга мөмкин иде. “Сөт институты” җәмгыяте һәм Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган чарада хәтта чит ил спикерлары да катнашты.
Хәзер авыл хуҗалыгының әһәмияте тагы да артты. Илебезгә карата кертелгән чикләүләр аграр төбәкләргә зур өметләр баглануы турында искәртә. Шуңа күрә семинарда күтәрелгән мәсьәләләр бу көнне республиканың төрле муниципаль берәмлекләреннән килгән һәркем өчен актуаль булды.
— Ел саен сенаж һәм башка мал азыгы хәзерләү технологияләре үзгәреп тора. Кайчан үләнне чабарга, ничек үстерергә, ничек туфрак әзерләргә — боларның барысы да мөһим, — диде үзенең чыгышында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Әйе, сенажны дөрес хәзерләү сыерларның продуктлылыгын арттыруга да зур йогынты ясый. Бу хакта “Сөт институты” җәмгыятенең генеральный директоры Татьяна Нагаева да билгеләп үтте.
— Башкортстанда сөт җитештерүчеләр бик күп, төбәк лидерлар исәбендә. Мал азыгы сыйфатын яхшыртып, малларның продуктлылыгын тагын да арттырырга мөмкин. Ә моның өчен бездә шартлар җитәрлек, — диде ул.
Әйткәндәй, семинарның беренче өлеше гомумдәүләт проектлары чикләрендә төзелгән корылма эчендә узды. Тиздән бирегә бозауларны чыгарырга ниятлиләр. “Артемида” җәмгыяте киләчәктә маллар санын арттырырга планлаштыра, бу хакта сәламләү сүзендә хуҗалык җитәкчесе Евгений Пожидаев сөйләде.
Семинарның икенче өлешендә урындагы һәм Мәскәү шәһәре белгечләре сенаж хәзерләү: туфрак әзерләү, чәчү, чабу, аны силос траншеясында тыгызлау буенча осталык дәресләре үткәрде. Шулай ук семинарда катнашучылар мал азыгы хәзерләү өчен тәгаенләнгән заманча технологияләр, техника һәм корылмалар белән танышты.
Әлеге семинарда Илшат Фазрахманов үсемлекчелек сезонындагы мөһим этапка старт та бирде. Министр билгеләвенчә, яңгырлар туктау белән хуҗалыклар күпьеллык үләннәрне чабуга төшәчәк.
Ә агымдагы ел чәчүлекләре структурасында мал азыгы 650 мең гектар мәйданны били, шуларның 436 мең гектары — күпьеллык үләннәр.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.