

Башкортстан аграрийлары язгы кыр эшләре кысаларында 1,84 милион гектар мәйданнарны чәчкән, бу планның 84 процентын тәшкил итә. Бу хакта Республика белән идарә итү үзәгендә узган атналык оператив киңәшмәдә авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов сөйләде.
31 майга Башкортстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар – 1,2 миллион гектар, майлы культуралар – 377 мең гектар, ә шикәр чөгендере 41 мең гектар мәйданда чәчелгән.
- Республиканың 11 районында язгы кыр эшләренең 90 проценттан артыгы башкарылган. Шулардан биш муниципалитет чәчү кампаниясен ике көн эчендә тәмамларга тиеш. Бу - Әлшәй, Бакалы, Борай, Дәүләкән һәм Кырмыскалы районнары, – дип хәбәр итте Рамил Нуриәхмәтов. - Тоташ алганда, республика буенча язгы чәчүне бу атна ахырына кадәр төгәлләргә планлаштырабыз.
Моннан тыш, төбәк хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү өчен техника һәм җиһазлар әзерлиләр. 794 комбайнның һәм үзйөрешле чапкычларның өчтән бере техник тикгерү узган һәм эшкә рөхсәт алган инде.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, чәчү кампаниясе тәмамланганнан соң муниципалитетларда традицион сабантуйлар узачак.
Фото: rb7.ru