+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
7 июнь 2022, 06:20

Инвесторларга проект-смета документациясе чыгымнары каплатылачак

Башкортстанда проект-смета документациясен эшләүгә чыгымнар өлешен каплатуга агросәнәгать комплексында инвестиция эшчәнлеге субъектларына субсидияләр бирүне хупладылар. Тиешле карар Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган Башкортстан Хөкүмәте утырышында кабул ителде.

Инвесторларга проект-смета документациясе чыгымнары каплатылачакИнвесторларга проект-смета документациясе чыгымнары каплатылачак
Инвесторларга проект-смета документациясе чыгымнары каплатылачак


Документта каралганча, Башкортстан Республикасының өстенлекле проектлары исемлегенә кертелгән агросәнәгать өлкәсендәге инвестпроектларның проект-смета документациясен эшләүгә 90 процентка кадәр чыгымнар кайтарылачак.

- Республиканың агросәнәгать комплексы инвестицияләр җәлеп итү буенча һәрвакыт яхшы темплар күрсәтте. Бүген гамәлгә ашыру өчен планлаштырылган инвестицияләр күләме 190 миллиард сумга якын булган 115 проект тәкъдим ителде. Актив фазада 117 миллиард сумнан артык күләмдә 62 өстенлекле инвестиция проекты бар, - диде Андрей Назаров. - Ләкин санкцион чикләүләр белән бәйле катлаулы икътисади хәл төзелеш ресурсларына бәяләрне күтәрүгә китерде. Шул ук вакытта агросәнәгать комплексының озак вакытка акланырлык зур капитал салуларга мохтаҗ булуы күренеп тора, шуңа күрә кризиска каршы чаралар кысаларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен уңай шартлар тудырырга кирәк.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, агросәнәгать өлкәсендә әзер проектларның 90 процентка якыны гамәлгә ашырыла, дип билгеләп үтте Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас