

Башкортстанда алдагы кышка терлек азыгы хәзерләнә башлады. Гомумән алганда, республика аграрийларына терлек башына 27 центнер азык хәзерләргә кирәк.
- Быел төбәк хуҗалыкларында хәл яхшы, үткән яңгырлар мул үләнгә өметләнергә мөмкинлек бирә, - ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Ике еллык тупас һәм сусыл азык запасы хәзерләү күздә тотыла. Азык запасларын күбрәк хәзерләргә планлаштырабыз. 2021 елгы корылыктагы хәлне исәпкә алсак, быел моны эшләү кыенлык тудырмаска тиеш.
Быелгы чәчүлекләр структурасында мал азыгы культуралары 650 мең гектар мәйданны били, шуның 436 мең гектары - күпьеллык үләннәр. Башкортстан аграрийлары азык хәзерләүне күпьеллык үләннәрне чабудан башлады. Бу төр азыкны Кырмыскалы, Учалы, Краснокама һәм Мәләвез районнарында хәзерли башладылар.
Фото: triplunch.com