+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
9 июнь 2022, 11:05

“Төбәкнең авыл хуҗалыгы куллануга караганда күбрәк җитештерә”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Интерфакс" агентлыгына интервьюда товарлар кытлыгын бер кулга гына сату белән көйләү, тыю яки чикләү белән хәл итеп булмаячагына ышаныч белдерде. Аның фикеренчә, ул базарны тутыру белән генә хәл ителә.

“Төбәкнең авыл хуҗалыгы куллануга караганда күбрәк җитештерә”“Төбәкнең авыл хуҗалыгы куллануга караганда күбрәк җитештерә”
“Төбәкнең авыл хуҗалыгы куллануга караганда күбрәк җитештерә”

"Карабодай ярмасы сатып алалар, димәк, сату нокталарына аны биш тапкыр күбрәк китерергә кирәк, шикәр сатып алалар - аны сабыр гына кайтарырга кирәк. Ыгы-зыгы чорында шикәр кытлыгы барлыкка килде. Җитештерүчеләр һәм ритейлерлар арасындагы вәзгыятьне тотрыкландыру өчен килешүгә ирешелде, республика сәүдә челтәрләренә товар турыдан-туры җитештерүчеләрдән китереләчәк. Без сәүдә челтәрләре белән компромисска килдек: республикада, Русия Федерациясенең башка субъектларындагы бәясе белән чагыштырганда, урындагы җитештерү шикәренә бәяләр түбәнрәк булачак», - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы ассызыклаганча, республикада үзебездә җитештерелгән шикәр җитештерү күләме җитәрлек. Хәтта корылыклы 2021 елда да, шикәр чөгендере уңмаган вакытта да, республиканың ике шикәр заводы - «Чишмә шикәр заводы» һәм «Раевсахар» җәмгыятьләре 142 мең тоннадан артык шикәр җитештергәннәр. Ә гомумән алганда, заводларның куәтләре, 2021 елда реконструкцияләнгәннән соң, сезонга 250-300 мең тонна шикәр җитештерү мөмкинлеге бирә.

«Әмма, ышанычлырак булсын өчен, без шикәр чөгендерен чәчү мәйданын 20 процентка, 43 мең гектарга кадәр арттырдык, ә традицион сезон алдыннан өстәмә рәвештә шикәр-чимал сатып алырбыз. Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукция кытлыгын һәм моның белән бәйле бәяләр үсешен булдырмас өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Әйткәнемчә, бүген төбәкнең авыл хуҗалыгы халык кулланганга караганда күбрәк җитештерә», - дип аңлатты Радий Хәбиров.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас