+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
10 июнь 2022, 16:25

Башкортстан делегацияссе Минскида агросәнәгать атнасында катнашты

Башкортостан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов җитәкчелегендәге делегация эш сәфәре белән Беларусь Республикасында булды.  

Башкортстан делегацияссе Минскида агросәнәгать атнасында катнаштыБашкортстан делегацияссе Минскида агросәнәгать атнасында катнашты
Башкортстан делегацияссе Минскида агросәнәгать атнасында катнашты

- Башкортстан Русия Федерациясе үзәгендә урнашкан. Безнең территория аша Европа һәм Азия чикләре уза. Уңайлы урнашу безгә Беларусь Республикасы белән уртак предприятиеләр булдырып, бергәләп базарларга бару мөмкинлеге бирә. Хезмәттәшлек өчен өлкә шактый киң, әмма бизнес өчен уңайлы шартлар булдыру бик мөһим. Алар уңайлырак булган саен, бизнес тизрәк үзенә юл табачак, - диде Илшат Фазрахманов. - Яңа шартларда машина төзелешендә Русия-Беларусь интеграциясе мөһим. Азык-төлек сәнәгате, эшкәртү буенча партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салу мөһим, уртак проектлар нәтиҗәле үсәргә һәм тышкы базарларга тизрәк чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
Чара «Башкортстан Республикасы Конгресс-бюросы» вәкиллеге ярдәме белән Беларусь Республикасында уздырылды.
- Беларусь Республикасы белән без инде 20 елдан артык хезмәттәшлек итәбез. Безнең уртак проектлар күп. Беларусь техникасы күп өлкәләрдә актив кулланыла. Шул ук вакытта билгеләп үтәм, перспектив юнәлешләр буенча эш күп. Рәсми берәмлекләргә һәм эшлекле даирәләргә ярдәм итү өчен Минскида республика вәкиле эшли. Ирешелгән килешүләр үз нәтиҗәләрен бирер дип ышанам, – диде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56314

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас